24 ноябрь — Әниләр көне. Баласына күкрәк сөтен имезеп үстереп, тәрбия, хәер-фатыйха биргән әниләребезгә без гомер буе бурычлы. Әниләребезне рәнҗетмәсәк, аларга кадер-хөрмәт күрсәтсәк иде. Кайчагында кыйммәтле бүләккә караганда бер җылы сүз, бер чынаяк тәмле чәй дә җитә бит…
Кадерле әниләр! Сау-сәламәт булып, тигезлектә, балаларыгызның хөрмәтен тоеп яшәгез!
Зөлфия ШАКИРОВА, Татарстанның халык артисты:
— Әти белән әни безне, биш баланы, хезмәт белән тәрбияләгәннәр. Моның өчен аларга чиксез рәхмәтлебез. Әнием Гөлмәрьям, миңа калса, дөньядагы иң сабыр әнидер. “Авызыңда кара кан булса да, төкермә, балам”, — дип өйрәтте. Әнием бакыйлыкка күчкәнгә дә 10 ел вакыт үтеп киткән. Туган ягым Башкортстанның Югары Аташ халкы әле дә: “Эх, Гөлмәрьям апаның пешергән ризыкларын тагын бер авыз итәргә иде”, — дип еш сагынып искә алалар. Әти белән әнине без үскәндә күрмәдек тә, алар гел эштә булды. Якын кешеләребезнең безне алларына утыртып үчтеки итәргә вакытлары юк иде. Әмма аларның яратуын тоеп яшәдек. Әти белән әни үзара да бик тыныч кына сөйләшәләр, үзебез якын кешеләрне күз карашыннан аңлый идек. Әни белән кышкы кичләрдә җырлый-җырлый шәл бәйләдек, җәйләрен каз саклаганыбыз истә калган. Әнием тумышы белән Татарстанның Актаныш районыннан. Еш кына “Актаныш таңнары” җырын суза иде. Әнинең моңы миңа да күчкән. “Чиста, уңган булыгыз, йоклап ятмагыз”, — ди иде мәрхүмәкәем.
Мин — балаларым дигәндә, утка да, суга да керергә әзер әни. Балаларымны бик яратам. Хәзер оныкларыбызны сөябез. Өч оныгым өчен үлеп торам. “Тормышта кайсы чагыгызны кайтарыр идегез?” — дисәләр, ике дә уйламыйча, сабый вакытымны, дип җавап бирер идем. Без үскәндә әле зәңгәр ягулык кермәгән. Иртәдән мичкә ягып, әни нинди генә ризыклар пешермәде, мәктәптән кайткач, шуны тәмләп ашый идек. Әти-әни булганда, без бик бәхетле икән!
“Әнием сагынып кайта торган булган”
Лилия МӘХМҮТОВА, Татарстанның халык артисты:
— Сигез айлык чагымда мине әнинең әнисенә авылга кайтарганнар. Ул вакытта әти-әнием күчмә театрда эшли иде. Ләкин әни ай саен минем янга боз яуса да, буран чыкса да, сагынып кайта торган булган. Беренче сыйныфка укырга кергәнче, пианино сораганмын. Ул вакытта артистның хезмәт хакы — 80 сум. 680 сумга пианино алып кайтканнар. Бу әти белән әнинең мине яратулары турында үзе үк сөйли түгелме?! Сеңлем Ләйсән тугач, әни күпмедер бәби ялында булды. Ул чагында әнине әзрәк күреп калдым. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетының дүртенче курсында белем алам. Әмма күңел сәхнәгә тартыла. Моны әнигә дә кайтып әйттем. Ул тыңлап торды-торды да: “Кызым, артыңнан йөрмим, үзең ирешсәң генә”, — диде. Илдар Хәйруллин мине икенче курска алды. Мәхмүтовлар кызы икәнемне бер айдан гына белделәр.
Улым Ришатны кечкенәдән үземнән калдырмаска тырыштым. Аңа 1 яшь тә 3 ай вакытта гастрольләргә алып чыгып йөри башладым. Улымның әти-әни назын күреп үсүен теләдем. Ришатка ноябрь ахырында 29 яшь тула. Һәр баланың анасы исән-сау булсын иде. Гаиләләр тату яшәсен, бала хәсрәте күрергә язмасын. Кемнең әти-әниләре исән, кадер-хөрмәттә яшәтсәгез иде.
“Иң кадерле кешем”
Ленар ГЫЙЛӘҖЕВ, “Татар радиосы”нда тапшырулар продюсеры:
— Әнием Әминә Арча районы Штерә авылында әтием Фәнис белән матур гына гомер кичерә. Хәзер инде лаеклы ялда. Әни минем киләчәгем өчен бик тырышты дип әйтә алам. Бәлки, әнием балачактан ук җырларга йөртмәсә, музыкага мәхәббәт уятмаса, бу өлкәне сайламаган булыр идем. “Улым, син үзең дә бик яхшы булдырасың”, — дигән сүзе мине гел канатландыра иде. Әни миңа ышангач, үземне таулар күчерердәй хис итә идем. Аннары кирәк әйберләрне дә иң беренче әнидән сорый идем. Әни бит ул — иң кадерле кеше!
“Әнием кечкенәдән сәхнәдә уйнаган”
Илфат ГЫЙБАДУЛЛИН, Кариев театры артисты:
— Әнием Гөлсинә Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында тормыш иптәшенең йортында гомер кичерә. Озак еллар дәвамында авылда кибетче булып эшләде. Ул — бик тыйнак, сабыр кеше. Аллаһка шөкер, кечкенәдән әнигә, гаиләмә булышып үстем. Хәзер дә мөмкинлек булган саен авылга кайтып йөрим. Әби-бабай, әти-әни тәрбиясе алган балалар без. Бу — иң дөрес юл, дип саныйм. Һәр көнне иң якын кешеләремнән Аллаһы Тәгалә аера күрмәсен, дип сорыйм. Әнием кечкенәдән сәхнәдә уйнаган, бик матур җырлый, төрле чараларда актив катнаша.
“Әни онытылмый”
Гөлшат НУРИЕВА, Әлмәт, лаеклы ялда:
— Әни безне, биш баланы, тәрбияләп үстергән. Әни арабыздан киткәнгә дә 24 ел узган. Әмма кайбер мизгелләр һич кенә дә онытылмый. Әнием Бибинур сыер савучы булып эшләде. Апам белән аны ял иттерер өчен фермага сыер саварга бара идек. Әни үзенең куе озын чәчләрен миңа тараттырырга яратты. Агач тарак белән чәчен тараганда, ул бераз ял итә иде. Үземнең улым һәм кызым бар. Аларны сабыр холыклы булыгыз дип үстердем.
“Яхшылыгың икеләтә әйләнеп кайтачак”
Лилия ӘХМӘТҖАНОВА, Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлеген әйдәп баручы китапханәчесе:
— Әнием Роза Меньшикова Зәй районы Югары Баграж авылында яши. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Борчу-көенечләрем, шатлык-сөенечләрем булса да, иң беренче аңа әйтәм. Чөнки беләм, минем өчен чын күңелдән борчылучы да, чын йөрәктән сөенүче дә ул. Әниеңә барын-югын әйтеп, борчыма, диләр. Ләкин аның белән уртаклашсам гына күңелем тынычлана. Әнием гел: “Кешеләргә яхшылык кына эшләргә тырыш, юмарт бул, изгелек барыбер үзеңә икеләтә әйләнеп кайтачак”, — ди. Шушы сүзләре миңа тормыш өлгесе булып тора. Һәр ялны кайтабыз. Аллага шөкер, тәмле ашлар пешереп, якты йөз белән сагынып көтеп торучы әти-әниебез исән-саулар. Энем Ленар белән көчебездән килгәнчә һәрдаим ярдәм итәргә тырышабыз. Бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәрвакыт игътибар һәм ихтирам күрсәтәбез. Әниебез бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлады, районыбызда хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе. Укучылары аны онытмыйлар. Бәйрәмнәрдә хәлен белешеп, тәбрикләп торалар. Үзе дә аларның һәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши.
Үзем дә ике бала әнисе. Яшермим, балаларыма бик таләпчән әни мин. Балаларыбыз да бездән үрнәк алып, әти-әниебезгә күрсәткән хөрмәт, яратуны күреп, аңлап, үзләре дә чын кеше булып үссәләр иде, дип телим. Барлык әниләрне бәйрәм белән тәбриклим. Сәламәт булып, якыннарының күңел назларына төренеп яшәсеннәр!
Арыслан ГӘРӘЕВ әзерләде.