• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 30.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“ЙӨЗҮГӘ ӘТИ-ӘНИ ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН КИЛГӘН ИДЕМ”

Балтач кызы Иркә Хәйретдинова балачактан йөзү белән шөгыльләнә. Йөгерү, бадминтонда да актив катнашырга тырыша. Шулай да спортта аны күбрәк йөзү буенча яхшы таныйлар. Республика районнарында гына түгел, кайбер чит төбәкләрдә дә ярышларда катнаша Иркә. Йөзүгә үз теләге белән килми ул, әмма бик тиз ияләшеп китә. Спортчы кызның хәзер күп вакыты бассейнда, тренировкаларда уза.

— Йөзү — ул спорт кына түгел, ә яшәү рәвеше! — ди Иркә.

Хәзер ул тормышын йөзүдән башка күз алдына китерә алмый.

Иркәгә 13 яшь. Хәйретдиновлар гаиләсенең беренче сабыйлары булып дөньяга килә. Өйгә — шатлык, бәхет китереп, ә әтисе өчен икеләтә зур бүләк булып, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көнендә туа.

— Балтачта яшибез. Әтием Ринат Хәйретдинов Нөнәгәр авылыннан. Ул — татарча көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы. Әти спорт мәктәбендә татарча көрәш буенча тренер булып эшли. Әнием Ләйлә чыгышы белән Казаннан. Әлегә ул кечкенә энем белән бәби ялында. Аңа хәтле Балтач районының 5 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, — дип якыннары белән таныштыра Иркә.

— Энекәшләргә бай икән син, Иркә!

— Өч энекәшем бар: Ирек, Сәет һәм Сәмир. Ирек III сыйныфта укый, көрәш һәм футбол белән шөгыльләнә. Сәет балалар бакчасына йөри. Көрәш белән кызыксына. Сәмир әлегә мүкәйли генә.

— Үзең кечкенә чакта нинди кыз идең?

— Шук, шаян, шул ук вакытта оялчан да булганмын.

— Мәктәп тормышың турында да сөйлә әле.

— Балтач гимназиясенең VIII сыйныфында белем алам. Уку, билгеле, җиңел эш түгел. Биология һәм җәмгыять белеме башкаларына караганда күбрәк ошый. Мәктәпне тәмамлагач, кайсы юнәлеш буенча китәсемне әлегә төгәл әйтә алмыйм, аерым бер һөнәр сайламадым.

— Йөзү белән кайчаннан шөгыльләнәсең?

— 6 яшьтән мавыга башладым. Башта әти-әни теләге белән килгән булсам, йөзәргә өйрәнгәч, бу спорт төренең минеке икәнен аңладым. Беренче тренерым — Дилүс Мәгъсум улы Гатиятуллин. Хәзер Андрей Валентинович Степанов кул астында шөгыльләнәм.

— Ярышларда еш катнашасыңмы?

— Татарстан буенча уздырылганда, йөзү ярышларына күп йөрибез. Өч ел элек I урыннарны еш алган булсам, хәзер анысы сирәгәя төште. Шулай да призлы урыннардан төшмәскә тырышам. Күптән түгел Чистайда узган ярышта 200 м аркада йөзеп, III урын яуладым. Ә 100 м аркада йөзеп, IV урынга гына калдым. Сирәк булса да, Татарстаннан читтәге турнирларга да чыккалыйбыз. Соңгы тапкыр Ижауда булдык.

— Сер булмаса, йөзүдә нинди бүләкләр бирәләр?

— Күбрәк медаль, диплом тапшыралар һәм бик сирәк төрле сертификатлар эләгә.

— Йөзүчеләрдән сиңа аеруча кем ошый?

— Россия йөзүчесе, дөнья рекордчысы, кыска арага йөзү буенча Европа чемпионы Евгения Чикунова миңа үрнәк булып тора.

— Җиңелгәндә үзеңне ничек тынычландырасың?

— Гел җиңүләр генә булып тормый шул… Кызганыч, башка спорттагы кебек, йөзүдә дә гаделсез моментлар булгалый. Әмма җиңелгән очракта да төшенкелеккә бирелмибез. Ясаган хаталарымны тренер белән карап, икенче ярышка кабат максатлар куеп, тагын да тырышыбрак әзерләнә башлыйбыз.

— Өч энекәш апасы буларак, Иркәгә буш вакыт бик эләкмидер дә? Спорттан тыш, тагын ниләр белән кызыксынасың?

— Буш вакыт бик сирәк эләгә. Мәктәп, тренировка… Иртүк чыгып китеп, өйгә соң гына арып-талып кайтып керәм. Буш вакытны гаилә, энеләрем белән үткәрергә тырышам. Китап укырга яратам. Соңгы укыган китабым — Элинор Портерның “Поллианна” романы.

— Йөзүгә килергә теләгән нәниләргә нинди киңәшләр бирер идең?

— Беренче адымнарын ясаучы йөзүчеләргә, дисциплина бозмаска, тренировкаларны калдырмаска, тренер әйткәнне тыңларга, ул куйган таләпләрне үтәргә, авырлыкларга бирешмичә, яраткан шөгыльне ташламаска кирәк, дип әйтер идем. Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә. Һәм һәркем сәламәт яшәү рәвеше алып барсын иде.

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru