• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ҺӘР БАЛЫК МАТУР ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ”

Мамадыш районыннан Регина һәм Руслан Гәрәевлар аквариум балыклары үрчетү белән шөгыльләнә. Моннан дүрт ел элек алты балыктан башлаган булганнар, хәзер аларның саны меңнән арткан.

— Бу эшкә уйламаганда тотындык. Ирем: “Әйдә, аквариум, балыклар алыйк әле”, — диде. Беренче аквариум 15 литрлы иде. Аны үзебезчә бизәп, иң гади саналган гуппи, пецилия һәм кылыч балыклар җибәрдек, — дип искә ала Регина.

 Белгечлеге буенча ул аш-су остасы, ире — трактор йөртүче. Балыклар үрчетеп карамаган гаиләгә бу эш башта катлаулырак тоела. Күп нәрсәне интернеттан карап өйрәнәләр.

— Берсендә аквариумда бер балык маймыч чыгара башлады. Ярый интернет бар. Ирем барысын да укыды, шуннан соң балык үрчетү белән кызыксына башлады, — ди Регина.

Алар бик күп балык төрләрен сынап караганнан соң, үзләренә ошаган, чыдамлыларына тукталганнар. Хәзер 40 ка якын аквариумнары бар. Кайсы — 70, ә кайберләре 500 литрлы. 45 төргә якын балык тоталар, 20 төрен үрчетәләр.

— Балыклар белән кызыксынучылар күп. Бу өлкәдә аларга белгәннәребезне өйрәтә алуыбызга сөенәбез. Балыкларны сатабыз. Әмма бу кәсеп түгел, аның акчасы да бик юк, балык үрчетү — беренче чиратта күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль. Аквариумда йөзгән балыкларга озак карап торсаң, тынычланасың. Балыкларны балаларыбыз да күзәтергә бик ярата, — ди Гәрәевлар.

Балык үрчетә башларга теләгән кешеләргә артык тәрбия таләп итми торган гади төрләрдән башларга киңәш итәләр. Гуппи — иң билгеле, тиз үрчи торган аквариум балыгы. Аның койрыклары һәм канатлары матур төстә. Кылыч балык (меч-рыба) тыныч булуы белән аерылып тора. Алар бөтен нәрсәне ашый. Теләсә кайсы балык белән дуслаша. Коридорасның авызы астарак урнашкан. Бу аңа суның төбеннән ризыкны ашарга ярдәм итә. Гурамилар зәңгәрсу, сары төстә, таплы булалар. Алар яктылык ярата. Кардиналлар да матур, ачык төстә. Су температурасындагы кискен үзгәрешләрне җиңел кичерәләр.

— Һәр балык матур һәм үзенчәлекле. Теләге булган кеше үзенә ошаган төрне сайлый ала, — ди Регина.

Балыкларны дөрес тәрбияләү дә мөһим.

— Төп кагыйдә: аквариумда су чиста булырга тиеш. Аны вакытында алыштырып торырга кирәк. Суның кислород белән тәэмин ителүе, фильтрлаштырылган булуы мөһим. Балыкларга сыйфатлы азык кына ашатабыз. Махсус ризыкларыннан тыш күбәләк (мотыль), циклоп, артемия сыман кабырчык төрләре һәм башка тәмле азыклар белән сыйлыйбыз, — ди Регина.

Аквариум балыклары ике төрле юл белән үрчи икән.

— Гуппи кебек балыклар маймыч чыгара, ә барбус, тернеция, анциструс, гурами, кардинал, коридорас  уылдык чәчә. Иң катлаулысы — уылдык чәчү чоры. Нәселне саклап калу өчен бу процессны җентекләп күзәтергә, игътибарлы булырга кирәк, — ди Регина.

Балыктан тыш Гәрәевлар әкәм-төкәм, әрләннәр дә үрчетә. Киләчәктә кенәри, тутый кошлар алырга уйлыйлар.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru