Әнием Нәҗибә 1926 елның 15 маенда Башкортстанның Бакалы районы Әхмәр авылында дөньяга аваз сала. Биш чишмәле авыл зур түгел. Ун чакрым ераклыкта урнашкан Иске Корыч авылыннан, мал асрарга урын җитмәү сәбәпле, берничә гаилә карурман эчендә яңа җирне үзләштерә. Әбием белән бабам да күченәләр. Авылга Әхмәр дип исем кушалар.
Бөек Ватан сугышы башланганда, әнием яшүсмер кыз була. Ил белән бергә бөтен авырлыкны кичерә. Карыны ач килеш колхозда төрле эшләр башкара.
Бер вакыйга истә калган. 15 яшьлек әнием ике ат җигеп, тәүге тапкыр берүзе 80 чакрым ераклыктан язын чәчүгә орлык алып кайтканда, урманнан бүреләр көтүе чыга. Атлар өркә. Әнием белән бүреләр башлыгы бер-берсенә карашып торганнан соң, бүре урманга юл ала, калганнары аңа иярә. Менә могҗиза! Әнием бу вакытта нәрсә кичергәнен, башыннан нинди уйлар үткәнен үзе генә беләдер. “Әнкәмнең догалары ярдәм итте, Аллаһ саклады”, — дип уйлый ул. Мондый афәтле көннәр аз булмаган сугыш барган елларда…
Авыл халкының мал-туар асрап кына авызы баллы-майлы булды. Терлек булгач, печән әзерләргә кирәк. Авылда әниемнең җылы кочагын тоеп үстем. Кечкенәдән печән әзерләүдә ярдәм иттем. Печәнгә төшәр алдыннан гаиләдә барлык сөйләшүләр чабу җире турында. Колхоз терлекләре өчен яшел азык әзерләнеп бетмичә, шәхси хуҗалыкка печән чабарга ярамады.
Менә печәнгә төшәргә рөхсәт бирелә. И, ул көннең хозурлыгы, ул мизгелнең күркәмлеге — моны сүз белән сөйләп, тел белән әйтеп бетерерлек түгел. Кырда пешкән ашларның тәмлелеге! Һавага яңа чабылган үлән исе тарала. Печәнне өйгә ташу һәм аны саклауга кую — үзе бер вакыйга. Моның өчен яраклы транспортны табарга кирәк. Авылда иң ышанычлы транспорт, әлбәттә, ат. Ул да һәркемдә юк.
Берсендә ат җигеп, әнием белән печән алып кайтырга юл тоттык. Печәнне төяп, йөк өстенә менеп утырдым да, табигатьнең матурлыгына сокланып кайтам. Сузылып ятып ял итәм, ә әнием җырлый. Авыл янындагы борылышта әнием атны кисәк борды да арба әйләнеп капланды. Әни йөк өстеннән сикерде, ә мин аста калдым. “Бала да, сәнәк тә аста калды”, — дип, әнием елый-елый арбаны әйләнеп йөргәндә, тарантаска утырган колхоз рәисе килеп туктаган. Мине икәүләп печән астыннан чыгардылар. Әнием мине кочагына алып иркәләде. Кулым ике урыннан сынган булып чыкты. IV сыйныфка укырга барганда, кулым яулык белән муенга асып куелган иде.
Әнием 59 яшендә гүр иясе булды. Искә алуым аңа дога булып барып ирешсен.
Вәҗиһә ЗАҺИДУЛЛИНА, Ижау.
Әнием пешергән чуен ашының тәме һаман онытылмый
Әнием Ганиева Рәсимә Рәхимҗан кызы 1940 елның 2 сентябрендә Мамадыш районы Югары Сөн авылында гаиләдә өченче бала булып туа. Бабай армиягә киткән була. Кызы туу хакында аңа хат язалар. Бик нык сөенсә дә, баласын кулына алып сөяргә туры килми. Ленинград өчен барган сугышларның берсендә бабай батырларча һәлак була.
Әнинең апасы Мөршидә — 1935, абыйсы Раиф 1937 елгы иде. Нәгыймә әби өч баланы авырлык белән үстерә. Ул авылда сарык көтә, ә олырак балалары аңа булыша. Көтү көткән өчен авыл халкы ашарга бирә, шуның хисабына яшиләр. “Черек бәрәңге дә, алабута да, кычыткан да ашадык, кабат ачлык күрергә язмасын”, — дип тели иде әнием.
Әнием гомер буе терлекчелектә эшләде: сыер сауды, дуңгыз, куян карады. Кайда гына эшләмәсен, эшен намус белән, җиренә җиткереп башкарды. 1961 елда әтиебез Шайкарам белән тормыш кора, ләкин парлы гомере озакка бармый. Әтиебез безне мәңгелеккә ташлап киткәндә, миңа алты яшь тә тулмаган, ә сеңлем яшь тә дүрт айлык иде. Әнигә утыз яшь тә юк иде. Ул безнең өчен әти дә, әни дә булды. Таләпчән, кырыс иде. Ятимлекне тоймасыннар диптер инде, авыр эшләрдә эшләде. Иртә китә, кич кайта иде. Мин мәктәпкә киткәндә, әни эштән кайтып җитмәгән була иде, укудан кайтуга, ул эшкә киткән була. Мич алдында чуен белән аш тора иде, шул чуен ашының тәме hаман да онытылмый.
Ул заманда бар эш тә кулдан башкарыла: кышкы суыкта сенаж алу, көянтә-чиләкләп барда ташу, ферма өенә өчәр чиләкләп сөт ташу, кул белән 20-25 сыер саву, җәен көндез малларны азык әзерләп ашату. Шул көндезге ашатуга басудан азык чөгендере төяп кайтканда, “Беларусь” тракторы арбасыннан да егылып төшкән иде, җаныкаем, ярый зыяны булмады.
Ел саен медицина тикшеренүе үтәргә баралар. Берсендә: “Чирең чыксын иде”, — дидем. Әнине бер дә күрмәгәч, авырса, бәлки, өйдә торыр, дип әйтелгән сүз булгандыр инде ул. Баласыннан андый сүз ишетү әнигә рәхәт булмагандыр (кичерә күрсен берүк).
Әнигә рәхмәтем чиксез, безне укытты, кеше итте. Мин укытучы һөнәрен сайладым, сеңлем фельдшер булып эшләде.
Үзем алтмыш яшь тулганда тол калдым. Балалар үскән, Аллаhка шөкер, тормыш бөтен. Әнинең безне ничек авырлык белән үстерүен уйлау, аның көчле рухлы булуы, сынмавы, сыгылмавы миңа да яшәргә көч өсти. Ә без кечкенә вакытта бик авыр заманнар иде бит: кул хезмәте, юлсызлык, газ плитәдә генә, ягарга утын, малларга печән әзерләргә кирәк. Суны көянтә-чиләк белән ташый идек. Әнинең әйткәнен үтәп, аны хөрмәт итеп үстек. Абыйсы Раиф абый безгә гел ярдәм итеп яшәде, техника кирәк булса, әни гел аңа бара иде. Печән өяргә дә булышалар иде (туганнарыбызның рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын).
Әнием җаваплы, намуслы, сабыр, үзсүзле иде. Матур җырлый, чигәргә, бәйләргә оста иде. Соңгы елларда авылда аны ашларга Коръән укырга дәшәләр иде, күп авылдашларга “Йәсин” дә чыкты, Аллаh кабул итсен. Кызганыч, быел ул безне мәңгелеккә калдырып китте. Авыл халкы бик хөрмәт итте, зурлап озатты әниемне. Бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсен, урыны оҗмахта, рухы шат булсын.
Ләйсирә ЯРУЛЛИНА (ГАНИЕВА), Мамадыш районы Кече Сөн авылы.