Ульяновскида яшәүче әниле-уллы Екатерина һәм Даниил ВАЛЬКОВлар ясаган кул эшләнмәләре ноябрьдә Казанда узган “Курчак балы”нда тәкъдим ителде. Сәйлән эшләнмәләрне күргән күпләр аларның тырышлыгын искәртте. Шунысы да бар: Екатерина Валькова — узган ел Ульяновск төбәге “Ел әнисе” конкурсының район этабында “Преодоление” номинациясе лауреаты да әле. Бу әңгәмәдә ул иҗат уңышлары хакында бәян итә.
— Екатерина Александровна, сез ике ир-егет әнисе бит?
— Әйе. Улларым Игорь һәм Даниил бар. Өлкән улым — сау-сәламәт, аның үз гаиләсе бар, балалары туды. Төпчек улым Даниил да 2004 елның апрелендә сау-сәламәт булып дөньяга килде. Балалар бакчасына китте, аннары күзләре начар күрә башлады. Без Сенгилеевский районының Тушна авылыннан. Ульяновск каласына күченергә, Даниилны сукыр һәм начар күрүче балалар өчен ачылган махсус интернат-мәктәпкә бирергә туры килде.
I сыйныфта ук Брайль шрифты ярдәмендә укыды, шигырьләрне яттан сөйли иде. Тик IV сыйныфта начаррак укый, шигырьләрне дә ятлый алмый башлады, эпилепсия өянәкләре дә өстәлде. 10 яшендә әле тукталышларга берүзе чыкты, чөнки шәүләләрне күз кырые белән чамалады. Хәзер Даниилга 20 яшь, улым дөм сукыр, таяк белән генә йөри. Аны дөньяны йөрәге аша “күрергә” өйрәтәм. Улым — башкалар өчен түземлек, рухый ныклык үрнәге дә. V сыйныфта укыганда, интернат-мәктәптә схема буенча сәйлән эшләнмә ясарга өйрәткәннәр иде. Мин дә эшләнмәләр ясарга интернеттан өйрәндем. Бер ханым шундый эшләнмә схемаларын уйлап таба, аннан сатып алабыз.
— Даниил сукырая барганда, күңел төшенкелегенә бирелгәндер. Бу халәттән ничек чыктыгыз?
— Ул бит акрынлап сукырайды, шуның өчен ничектер күңел төшенкелегенә бирелмәде. 72 яшьлек әбисе Анна да безгә бик булыша. Бергәләп кинотеатрга, күргәзмәләргә дә баргалыйлар. Даниилның төрле конкурсларда яуланган бер дистә медальләре бар.
— Даниил белән мәктәп укучыларына осталык дәресләре дә бирәсез.
— Осталык дәресләребез бушлай. Балаларга тиз ясала торган эшләнмәләрне өйрәтәбез. Ата-аналар улларына еш кына: “Сәйлән тезү — кызлар эше”, — ди. Ә мин шөгыльләрне алай бүлмәс идем. Кайбер ир балалар әлеге шөгыльгә бик теләп төшенә.
— Даниил тагын нәрсәләргә өйрәнергә тели?
— Шашка уйный, шашкалар сукырлар өчен махсус яраклаштырып ясалган. Шахматны да өйрәнәсе килә. Гитара чиртә. Моңа кадәр дә хорга йөрде. Флористика буенча осталык дәресенә, аш-су әзерләү курсына теләп йөрде.
— Даниил белән нинди чараларда катнашырга җитештегез?
— Төрле һөнәрчелек фестивальләрендә, “Краса Симбирска. Традиции народа” фестивалендә дә теләп катнаштык. “Лучший из лучших” фестиваль-бәйгесендә “Гамәли сәнгать” номинациясе буенча I дәрәҗә лауреат булды. Сәламәтлекләре чиклеләр өчен уздырылган “Абилимпикс” бәйгеләрендә биш ел буе көч сынашты. Анда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ярыша. Араларында күзләре күрә торган авырулар да бар. Бирем 4 сәгатькә исәпләнә. Даниил сәйлән әйберне матур, пөхтә итеп, әмма әкренрәк ясый. Аннары ярышта мин дә янәшәсендә утырып тора алмыйм. Үзе ясаганы бик яхшы раслана. Төбәкара чараларда да катнаштык һәм, ниһаять, эшләребез белән башка кала кешеләре дә, казанлылар да танышты. Күбесен сатып алдылар.
— Кечкенә сәйлән фигуралар ясауга өстенлек бирәсез икән.
— Башта чәчәкләр ясадык. Тик алар акрынрак сатыла. Күргәзмәләргә алып йөрергә дә авыр, чөнки чәчәкләр гипс салынган чүлмәккә беркетелә. Машинабыз юк… Аннары гади балыклар, бал кортлары иҗат иттек, соңрак төлке, куян, зебра, мамонт, динозавр, күләмле аждаһалар һ.б. өстәлде. Кечкенә уенчыкларның детальләрен дөрес итеп берләштерү осталык сорый. 2025 ел — Елан елы якынлаша. Ә без инде елан-брелоклар да, елан-сувенирлар да үрдек. Эшләнмәләрне ошатып сатып алсалар, куаныч, әлбәттә. Күргәзмәгә килүчеләр Даниилны мактап кына китсәләр дә, улымның күңеле тагын да үсеп китә!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.