Кайсы яхшырак: авылда яшәүме, шәһәрдәме? Дөресрәге, мәхәббәт хакына яисә тормышны уңай якка үзгәртү хыялы белән авылга кайту үз-үзен аклыймы? Бу адымга барганда, без нәрсәләрне исәпкә алырга тиеш? Шул хакта сөйләшәбез.
Шәһәрдә туып-үстем. Күптән түгел димләп бер ир-ат белән таныштырдылар. Начар кешегә охшамаган, йөз-биткә дә чибәр. Ләкин шәһәрдән ерак урнашкан авылда үз йорты белән яши, авылдан китмим дип, танышканда ук әйтеп куйды. Югыйсә минем фатир да бар. Яшәп караргамы, әллә бер-беребезгә күнеккәнче араны өзәргәме? Авылга ияләшә алмам дип куркам…
Айсылу.
Шамил:
— Авылда да синең кебек кешеләр яши, тапкан парың юньле булсын.
Алмаз:
— Юләрме әллә син, рәхәтләнеп яшә берүзең!
Шәриф:
— Яшәп карагыз, анда бәйләп куймыйлар бит, шәһәрдә дә торгаларсыз.
Сәрия:
— Авылда рәхәт бит. Шәһәргә кунакка баргаларсыз. Җәен бакчага кайтырсыз.
Шамил:
— Синең үз башың үзеңдәдер бит, юләр сорау бирәсең. Рәхәтлектән туйсаң, барасың инде шул ир-атка. Ничә яшьтә соң син, яшьрәк булсаң, әле бер хәл.
Резида:
— Кит инде, авылга кияүгә чыгарга кирәкми!
Наилә:
— Кышын — шәһәрдә, җәен авылда яшәсеннәр. Ирнең дә өен ташлап, шәһәргә күченәсе килми инде.
Гөлфирә:
— Авылда яшәп була, хәзер андагы йортлар да шәһәрдәге кебек, тик барыбер иртә таңнан кичкә кадәр эшлисе. Шулай 43 ел яшибез инде, Аллага шөкер!
Зәмзәмия:
— Юк, ир дип авылга кайтырга кирәкмидер. Шәһәреңдә ят тынычлап. Гайбәт оясы ул авыл. Авылда яшәмим дә, кайтып кына йөрим. Тик кайткан саен үзем турында әллә ниләр ишетәм.
Кадрия:
— Авылда яшәү барыбер авыр инде. Иртә яздан башлана эш, кара көзгә хәтле. Ул кадәр яшелчәне хәзер ашамыйбыз да инде, барыбер утыртабыз. Бакчаны карарга кирәк. Бәрәңге утыртмыйча, печән чәчсәң дә, аны ямьсез итеп яткызасы килми, аз-маз мал асрый башлыйсың. Шәһәрдәге кебек яшәячәкмен, дип кайтучыларны беләм. 25-30 сутый бакча эшкәртә башлаганнарын сизми дә калдылар. Шәһәрдә туып-үскән киленнәр дә бар безнең авылда. Күнектеләр, бер дигән итеп яшиләр. Йорт-җирләре балкып тора. Мал-туар да асрыйлар. Үзләрен карарга да вакыт табалар. Иң мөһиме — теләк һәм мәхәббәт дип уйлыйм.
Фәния:
— Эштән курыкмасаң, булачак иреңне яратсаң, авылда яшәргә мөмкин.
Ашыкмагыз!
Өйләнергә җыенган ир-ат, кагыйдә буларак, ашыктырырга ярата, әмма сезгә яшәү урынын алыштырырга туры килә икән, карар кабул иткәнче, яхшылап уйларга туры киләчәк. Ашыкмагыз, дип киңәш бирә психологлар, кеше йогынтысына бирелмичә, вакытны үзегез билгеләгез.
Башта, билгеле, авылга кайтып, үзегез яшәячәк йорт-җирне карап килү урынлы булачак. Бу сезне байлык-муллык кызыксындыра дигән сүз түгел. Булачак ирегезнең хуҗалыкны ничек алып баруын күрү дә аның холык-фигылен аңларга мөмкинлек бирә бит.
Күрше-тирә, туган-тумача белән мөнәсәбәте шулай ук мөһим. Әгәр ул сезне берәү белән дә таныштырмый, монда кеше бик юньсез, бөтенесе гайбәтче дип ямьсез итеп тасвирлый икән, кеше белән уртак тел таба алмый дип, аның үзеннән шикләнергә була. Бәлки, сезнең ниндидер ярамаган сүз ишетүегездән куркадыр.
Ахыр чиктә ир буласы кешенең үзегезгә мөнәсәбәтен реаль бәяләү өчен дә вакыт һәм аралашу кирәк.
Шуны истә тотыгыз: тәкъдимне кабул итәргәме, юкмы дип өйдә уйланып утыруга караганда, кешене якыннанрак белү, аңларга тырышу яхшырак. Сезнең сорауга җавапны тормыш үзе табып бирергә мөмкин.
Инде авылга кайтырга тәвәккәллисез икән, озакка сузмыйча, эшкә урнашу ягын карагыз, ди белгечләр. Бу сезгә яңа җиргә тизрәк күнегергә ярдәм итәчәк. Һәм иң мөһиме — юк-бар уйларга бирелеп, үзегезне битәрләргә вакытыгыз калмаячак. Авыл кешеләре белән ихлас булырга тырышыгыз, алар ясалмалылык яратмый. Үзегезне өстен санап сөйләшмәгез. Ияләшү өчен ким дигәндә бер ел кирәк булачак, шуңа күрә авыл минем өчен түгел, дип ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Авылдагы гайбәтләрдән читтәрәк торыгыз. Яңа танышларыгызны шундук дуска санап, күңел серләрегезне сөйләмәгез.
Күңел эше
Пар сайлау, акылдан бигрәк, күңел эше. Акыл белән бик канәгать булганда да, күңелне тыңларга кирәк. Әгәр бу адымга күңелегез тартмый икән, ризалык бирергә ашыкмагыз, дип кисәтә белгечләр.
Ә күңел тарткан очракта юк-бар кимчелекләргә күз йомсаң да була. Иң мөһиме исә шул — бәхет барыбер дә бездән корбаннар сорый, ягъни ниндидер ташламаларга барырга (әйтик, шәһәр тормышын ташлап, авылга кайтырга, күнеккән эшеңнән китәргә), бер сүз белән әйткәндә, комфорттан чыгарга мәҗбүр итә.
Реалист булырга кирәк
Тормыш кору өчен авылга кайтырга җыенаcыз икән, сез, беренче чиратта, чынбарлыкка реаль күзлектән карарга тиеш, ди белгечләр. Авылга кайту тормыш рәвешен үзгәртәчәкме?
Табигатегез белән спектакль-концертлардан кайтып кермәүче кеше булсагыз, авылда бу активлыкны нәрсә белән алыштырырга мөмкин? Эш урыны турында да алдан ук кайгырту мәслихәт, табылыр әле, дип кул селтәп булмый. Каршылыклар, беренче мәлләрдә, әлбәттә, килеп чыгачак. Әмма болар бар да, дөресен әйткәндә, әле икенчел проблемалар. Иң элек сайлаган парыгызның чыннан да сезгә кирәкле кеше булуына инану кирәк.
Сәхифәне Ризидә ГАСЫЙМОВА әзерләде.