• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“ОЗЫН ЯЛЛАРНЫ АЛДАН ПЛАНЛАШТЫРЫРГА КИРӘК”

“ОЗЫН ЯЛЛАРНЫ АЛДАН ПЛАНЛАШТЫРЫРГА КИРӘК”

Тиздән Яңа ел. Ыгы-зыгы, вакыт җиткереп булмый. Күпләр башланган эшләрен бу елда төгәлләп калырга ашыга. Алдагы 10 көнгә сузылган ялларны ничек истәлекле итеп уздырырга дип баш вата. Яңа елга әзерлек, каникулны файдалы итеп үткәрү хакында психолог Гүзәл САФИНА белән сөйләштек.

— Яңа ел алдыннан тыз-быз чабабыз. Әйтерсең лә аннан соң көн юк, барысын да быел төгәлләп куясы килә, тик нәрсәгә тотынырга белмисең. Ничек барысына да өлгерергә?

— Яңа ел — күпләр өчен өметләр, яңа тормыш башлау чоры. Гадәттә, үтеп барган елның эшләрен төгәлләп калырга, начар гадәтләр белән хушлашырга тырышабыз, барысын да яңадан башлау хакында хыялланабыз. Психологлар яңа тормыш башлар алдыннан кирәкмәгән иске әйберләрдән котылырга киңәш итә. Гардеробтан башларга була. Киелмичә еллар буе эленеп торган кием-салымны, сирәк кулга алына торган нәрсәләрне ераккарак куярга мөмкин. Ниятләгән эшләрне, быел башкарып өлгерергә уйлаган гамәлләрегезне аерым бер кәгазь битенә языгыз. Аннары аларны җентекләп карагыз. Бәлки, кайберләре инде мөһим дә түгелдер, кайсыларын эшләр өчен вакыт та күп таләп ителмидер. Юк-барга вакытыгызны әрәм итмәгез, социаль челтәрләргә керү, сериаллар карауны чикләгез.

— Яңа елга, гадәттә, табынны мул итеп әзерлибез. Бәйрәмнәрдә өстәл яныннан китеп булмый…

— Таныш хәл. Чынлап та, кайбер кеше ялларын диван белән өстәл арасында уздыра. Ашый һәм телевизор карый, ята. Пассив ял да кирәк анысы, әмма чамасы булырга тиеш. Күпкә китсә, кешедә үз-үзеннән канәгатьсезлек, депрессия башланырга мөмкин. Яңа ел табынына кәнфит, баллы тәм-том, тортларны азрак куярга киңәш итәр идем. Табын янында утырганда барыбер күз ризыкка төшә, кул өстәлгә үрелә. Шуңа да табында яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк булса яхшырак. Гел телевизор карап, ашап кына утырмагыз, уен уйнап алырга, саф һавага чыгып керергә була. Биеп алыгыз. Яңа елга балаларга тәмле күчтәнәчләр бүләк итәләр. Баллыны күп ашау иммунитетны какшата, сәламәтлеккә файдалы түгел. Шуңа да балага кәнфитләрне аз-азлап кына бирегез.

— 10 көнлек яллар — вакытыңны гаилә белән бергә уздыру мөмкинлеге дә…

— Озын яллар гаиләне берләштерә. Күпләр кышкы каникулда бергәләп ял итә, күптән күрешмәгән туганнары белән очраша, сәяхәткә бара. Шул ук вакытта кемнәр өчендер озын яллар — сынау. Икәүдән-икәү калган парлар үзара сүзгә килергә, шул рәвешле ялларын бозарга мөмкиннәр. Талашулар килеп чыкмасын өчен, бер-берегезнең кәефен төшерә торган темаларны кузгатмагыз, элекке үпкәләрне искә алмагыз. Гаиләгә тынычлык, рәхәтлек бирә торган эшләр башкарыгыз. Күптән күмәк фотосессия турында хыяллансагыз, ялларда моны тормышка ашырырга була. Бергәләп фильм карау, паркка чыгу, шугалакка барыр өчен дә менә дигән җай.

— Озын яллар файдалы үтсен өчен, нинди киңәшләр бирер идегез?

— Иң мөһиме — кеше канәгать калырга тиеш. Моның өчен барысы да син теләгәнчә килеп чыгу мөһим. Димәк, алдан планлаштыру кирәк. Барысын да алдан язып кую башкарасы эшләрне тулырак күзалларга ярдәм итә. Шул ук вакытта чынга ашардай, эшли алырдай гамәлләрне генә планга кертегез. Чөнки барысын да башкарып чыга алмасаң, кәеф төшәчәк. Яңа ел барыбызга да иминлек, сәламәтлек алып килсен, озын яллар файдалы, күңелле үтсен.

“Бала карыйбыз, балыкка йөрибез”

Рәмзия МИФТАХЕТДИНОВА, Кама Тамагы районы:

— Яңа елны аеруча көтеп алам. Чөнки кыш көне балык тотарга йөрим. Әле кичә генә балыкта идем. Кызым, дүрт баласын калдырып, Алтайга ял итәргә китте. Иң кечкенә оныгыбызга дүрт яшь ярым. Яңа ел каникулы балалар белән узачак. Бәйрәмдә клубка чыгарбыз, чана шуарга барырбыз, дип торам. Яңа елны Кама Тамагы районы Кирильское авылындагы йортыбызда каршыларга җыенабыз. Өй каршында гына Мордовка елгасы ага. Анда алабуга (окунь) яхшы эләгә. Оныгым Латифа ашарга пешерергә ярата. Кодагыем — аш-су остасы Резидә Хөсәенова. Аның “Тәмле булсын” ресторанында Латифа осталык дәресләре төшерә. Башкаларны да аш-суга өйрәтә.

“Ялларда чаңгыда чыгабыз”

Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “Татарстан-Яңа гасыр” каналында алып баручы:

— 2024 ел миңа иҗадый яктан камилләшергә мөмкинлек бирде. Хезмәттәшем Радик Гыймаев белән “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Безнең республика — безнең гамәл” дигән ток-шоу алып бара башладык. Бу — минем өчен яңа юнәлеш. Шактый җитди тапшыру булса да, кызыклы. Биектау районының бер авылында йорт салган идек. Шунда эшләр дәвам итә. Яңа елга Чаллыга да кунакка чакырдылар. Тик хәзер күңел артык шау-шу теләми, үз өебездә тыныч кына утырасыбыз килә. Данил (Данил Гыйниятов — “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең башкарма директор урынбасары, “Ком сәгате” тапшыруын алып баручы — Э.М.) белән икәү каршылыйбыз, күршеләр кунакка керә. Икенче көнне улларыбыз да сыйланырга килә. Безгә 10 көн ял тәтеми инде. 5 гыйнварда эшкә чыгарга туры киләчәк. Ә буш көннәрдә чаңгы шуарбыз дип торам, авылга әти-әниләр янына кайтабыз.

“Өшесәң, кар белән ышкыма”

Чулпан ГАЯНОВА, педиатр:

— Яңа ел каникулы — балалар белән урамда кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен уңайлы чор. Ләкин салкын көннәрдә озак вакыт суыкта торсаң, өшү куркынычы бар. Шуңа да урамга чыгар алдыннан җылы итеп киенергә, яхшылап тукланырга киңәш ителә. Үзең белән термоста кайнар чәй алсаң да ярый. Бик нык туңганда, ябык бинага кереп җылынырга кирәк. Өшегән урынны кар белән ышкырга ярамый. Тире җәрәхәтләнеп, инфекция керүе бар. Таудан шуганда саклык чараларын онытмагыз. Шугалакка килгәнсез икән, тимераякларның төзеклеген тикшерегез, балаларны бозга үзләрен генә чыгармагыз.

“Су эчәргә кирәк”

Роза АЛИМОВА, республика медицина профилактикасы үзәге табибы:

— Гадәттә, 31 декабрьдә кеше көне буе ашамый, сәгать 12 не сукканны көтә. Аннары гына табынга утыра. Бу һич тә дөрес түгел. Режимны бозмыйча, иртәнге, төшке ашны да ашарга кирәк. Кич белән исә ашый башлаганчы 40 минут кала 1 стакан җылымса су эчеп кую файдалы. Төнлә ашау ашкайнату системасына авырлык китерә. Шуңа да артык туклыклы ризык ашамаска, җиңелчә салат, җиләк-җимеш кабып куярга була. Ысланган, майлы ризыкларны чикләргә тырышыгыз. Шикәрсез эчемлекләр куллансаң яхшырак. Спиртлы эчемлекләрне газлы су белән кушып эчәргә ярамый. Яңа елдан соң озын ялларда да туклануга игътибар бирергә кирәк. Рационда балык, сөтле, итле ризыклар булса яхшы. Бәйрәм табыныннан калган баллы ризыклар, салатларны озак вакыт сакларга ярамый. Куллану вакыты чыккан азыкларны ашамагыз.

Фото: © vikyza/123rf.com

 

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru