Һәр фасылның үз эше, үз мәшәкате. Көннәр суыта башлагач, каз-үрдәкләрне йолкып, туңдыргычка тутыра авыл кешесе. Инде декабрьгә кергәч, олы мал чала. Элек көннәр суытканны көтә идек, хәзер исә һәр йортта диярлек туңдыргыч бар. Һава торышына бәйлелек бетте. Ләкин барыбер өйрәнелгән гадәт буенча, халык бу эшне Яңа елга кадәр башкарырга тырыша.
Әле авылларда мал асрыйлармы? Итнең килосы ничә сум? Мал суйган көнне элекке кебек зурлап өмә ясыйлармы? Авылда яшәүче кешеләр белән аралашып, шул сорауларга җавап эзләдек.
“Тавык та чалганым юк!”
Айдар РӘХМӘТУЛЛИН, Яшел Үзән районы Ореховка бистәсе:
— Кырыктан уздым, мал түгел, тавык та чалганым юк. Моннан соң да бу эшкә кулым бармас дип уйлыйм. Югыйсә мин — авыл малае, Апас районы Олы Бакырчы авылында туып-үстем. Әти гомер буе авылда мал суеп йөрде. Ә менә минем кул бармый. Авылда яшәүче туганнан туган абыем бар, ул да тавык та чалмый.
Рәмис ШӘЙДУЛЛИН, Яңа Чишмә районы Акбүре авылы:
— Әле менә мал суеп кайтып кердем. Без — бу өлкәдә профессионаллар. (Көлә.) Авылның өч ир-аты ел әйләнәсе мал суеп йөрибез. Сезон вакытында, ягъни кышын көненә алтышар мал чалына. Җәен, әлбәттә, аның кадәр булмый. 20 яшемнән мал суям. Бу шөгыльгә әтидән өйрәндем. “Кулың тәмле”, — дип, аны бөтен авыл чакыра иде. Миңа да шулай диләр. Бер мал чалдырган кеше аннан соң гел чакыра инде.
Бригадада күп вакыт өч кеше эшлибез. Заказлар күп булганда, ярдәмгә тагын кеше алабыз. Гадәттә, бер терлекне 1 сәгать тә 15 минутта эшкәртәбез.
Мал суюның иң төп сере — хайванны куркытмаска кирәк. Янына кергәндә, тыныч кына, аркасыннан сыйпап, арканлап аласың да алып чыгасың. Әлбәттә инде, пычак үткен булырга тиеш. Малны газапламыйча, тиз генә чалырга кирәк. Әнә шуларны үтәсәң, терлекнең ите тәмле була.
Бәягә килгәндә, авылдашларга хайваннарын 3 мең сумга суеп бирәбез. Ә чит районнарга барганда (якын-тирә районнарга да йөрибез) 3500 сум алабыз. Юл хакы да бар бит.
Бездә ит бәясе артты. Әле бүген генә тай суйганда сорадым: “Ат итен 530 сумнан сатам”, — диде хуҗа кеше. Үгез ите 480 сумнан 500 сумга кадәр йөри. Мал үстерү — бик зур хезмәт. Авыл кешесе ашлыгын, печәнен сатып ала. Сыер асрамаучылар бозавын да сатып ала әле. Бозаулар да 15 мең сум йөри. Шуның өчен шәһәр халкы ит бәясен күпсенмәсен. Безгә дә яшәргә, тормышны алып барырга кирәк.
“Акча биреп мал суйдырабыз”
Васыйл ЮНЫСОВ, Тәтеш районы Олы Әтрәч авылы:
— Олы мал суйганым юк, хәтта карап та тормыйм. Күңелемә авыр алам. Элек мал чалганда авылдашлар, туганнар килә иде. Табын корып, чын бәйрәм ясый идек. Хәзер исә андый гадәт бетеп бара. Соңгы елларда акча биреп мал суйдырабыз. Авылда ике ир-ат бар, алар шулай һәр йортка килеп эшли. Быел 4 мең сум алалар. Без елга дүрт-биш тапкыр мал чалабыз. Бер ботын үзебезгә калдырып, калганын сатабыз. Ул акчага тагын бер айлык бозау алабыз, елдан артык үстереп суябыз. Авылда итнең килосы — 460-480 сум. Ат итен килосын 500 сумнан саталар. Итне урнаштыру буенча проблема юк, даими сатып алучыларыбыз бар. Алдан ук әйтеп куялар.
“Үзем үстергәнен чалырга кул бармый”
Дамир ЮСУПОВ, Балтач районы Комаров-Завод авылы:
— Безнең якта малны бик күпләп асрыйлар. Үзебездә дә мөгезле эре терлек саны уннан артык. Авыл кешесе мал асрап көн күрә бит. Хәзер терлекне ел әйләнәсе суябыз. Шулай да кышка дип атап барыбер бер үгезме, танамы калдырабыз. Элегрәк эре хайванны үзебез чалдык, абыйлар белән эшли идек. Үзем дә бу эшне бик оста башкарам. Бердәнбер мәсьәлә — үзем үстергән малны чалырга кул бармый, шуның өчен дә кешегә әйтеп чалдырабыз. Соңгы елларда мал суярга күрше Нөнәгәр авылы егетләрен чакырабыз. Алар бригада булып, шулай күрше-тирә авылларга да йөри. Әле аларга чират, алдан язылырга кирәк.
Балтач районында итнең бәясе арзанрак йөри. Мал асраучы күп булгангамы икән, әйтә алмыйм. Хәзерге көндә тана итенең арткы боты — 450 сум, алгысы 430 сум йөри. Үгезнеке бер ун сумга артыграк. Ат итенең арт саны — 480 сум, алгысы 460 сум тора.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА әзерләде.