Татарстан авылларында 12 ел элек кертелгән үзара салым программасы ярдәмендә шактый күп эшләр башкарылды. Авылларда теркәлеп яшәгән кеше башыннан ничәшәр сум кушыласы референдумда хәл ителә. Гадәттә, халык җыеннары көзен уза. Һәр 1 сумга дәүләттән 4 сум өстәлеп кайта. Җыелган сумманы ут, су, юл, чишмәләрне, зиратларны карау… — төрле проблеманы хәл итүгә тоталар.
ТР муниципаль берәмлекләр советыннан алынган мәгълүматлар буенча, быел 876 җирлектә җыен булып узган. Халыктан 351 млн. 26 мең сум акча җыелган. Республика бюджетыннан 1 млрд. 108 млн. сум бүлеп бирелгән. 2024 елда иң күбе (52,9 %) юлларны төзекләндерү, шул исәптән күперләрне ремонтлауга тотылган. Җирлек территориясендә уңайлыклар булдыру өчен — 13 %, су эшләре — 11,3 %, зиратларны карау — 6,3 %, калганнары балалар мәйданчыклары, транспорт чарасы алу, янгын куркынычсызлыгы һәм башка чаралар өчен бүленгән.
Республикада барлыгы 3078 авыл исәпләнә. Быелның 1 гыйнварына алынган исәпләүләр буенча, авыл җирлекләрендә 933,85 мең кеше яши.
Сезнең якларда референдум булдымы? Ничәшәр сум кушылышасыз? Үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылды? Гомумән, авылыгыз ничек яшәп ята?
Илһам ЗАКИРОВ, Балтач районы Нөнәгәр авылы:
— Безнең җирлеккә дүрт авыл керә, барлыгы 450 хуҗалык исәпләнә. 2024 елда Нөнәгәрдән — 650, Чутай һәм Комаров-Заводтан 1000 әр сум акча җыелды. Нөнәгәрдә Мәктәп урамына 125 м га асфальт юл түшәлде, Ленин урамында 400 м юл ремонтланды. Чутайда су агу каналына ремонт ясалды. Балалар һәм спорт мәйданчыгы өчен брусчатка сатып алынды. Комаров-Заводта авыл эчендә күпер, юл ремонтланды. Авылга китерелгән чишмәнең торбасын яңарту өчен торба сатып алынды.
2025 елга шул ук суммада акча җыярга дигән карар чыгарылды. Җыелышка актив йөриләр. Җирлектә үзара салым акчасына күп эшләр башкарыла. Халык белән аңлашып эшлибез, акча җыйганда кыенлыклар юк. Соңгы вакытта: “Күбрәк җыярга”, — дигән тәкъдим дә килә. Ләкин, ни кызганыч, бу сумма, узган еллар белән чагыштырганда, дәүләттән бераз кимрәк кайтты. Әлеге программа бетмәсен иде, дигән теләктә калабыз.
Авылларның картаюы, яшьләрнең китүе, туучылар саны аз булу безнең җирлектә дә борчыган сораулар. 2024 елда бездә 14 кеше үлде, 6 бала туды. Яшьләрне авылда калдыру, яшәү шартларын яхшырту буенча эшләр бара.
Хәйдәр СИБГАТУЛЛИН, Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы:
— Беренче елларда 500 сумнан җыя идек, хәзер — кеше башына 1000 әр сум. Бер елны, Бәчектә юл салганда, 1500 әр сум кушылыштык. Былтыр башня сатып алган идек, быел Түбән Урысбагага шуны куйдырдык. Кече Ачасырга юл салдык. Бәчектә авыл башына стелла куябыз, язга төгәлләнәчәк. Җыеннарга килүчеләр аз. Халык саны да кими бара: бездә теркәлгәннәрдән 4 кеше быел бакыйлыкка күчте, ә туучылар юк… Программаның асылын күпләр аңлый, акча бирәләр. Тик аңларга теләмәүчеләр дә бар. “Хөкүмәт бу эшләрне болай да эшләтергә тиеш. Салым түлибез”, — диләр. Ярый әле шушы программа бар. Бер эшне дә башкара алмас идек.
Евдокия ТОЛСТОВА, Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы:
— Безнең авыл Казаклар Чаллысы җирлегенә карый, барысы алты авыл керә. Үзара салым түләү буенча җыеннар булды. “Чиста су” программасы буенча төзелгән суүткәргеч, авылларга гидрантлар кую, урамнарга таш юл салу, балалар мәйданчыгы булдыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Үзара салым акчасын I төркем инвалидлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән кала, 18 яше тулган һәр эшләүчедән 500 сум күләмендә җыярга, дип килешенде.
Бездә халык саны аз. Җирлек буенча алганда, 11 кеше үлгән, 2 бала туган. Ике авылга (Бирдебәк һәм Үри) якынча 100 кеше салым түли. Арада түләмәүчеләр дә бар. Шул ук вакытта үзара салым акчасы җыюга читтә яшәүче авылдашларыбыз да бик теләп кушыла. Зур рәхмәт аларга! Шул рәвешле тиешле сумманы җыеп тапшыра алабыз. Кышын юлларыбыз һәрчак һәм вакытында үзара салым акчасы хисабына чистартылып тора.
Рәмзия МУСИНА, Яңа Чишмә районы Чертуш авылы:
— Без Шахмай авыл җирлегенә карыйбыз. 2024 ел өчен 500 әр сумнан җыйган идек. 2025 ел өчен Чертуш авылы — 700 сум, Шахмай белән Чаллы Башы 1000 әр сумнан җыярга дип килештек. Авыллар өчен бик кирәкле программа бу. Чишмәбез ремонтланды. Авылга яңа, көчле басымлы су моторы алып куйдылар. Зиратлар өстен чабу, тирә-якны чистарту, кышын юлларны кардан чистартуга бүләләр. Соңгысына да шактый акча кирәк, былтыргы бураннарда авыл урамнарыннан көч-хәл белән чыктык. Авыл җирлеге башлыкларына да Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. Матди як бер дә җиңел түгел. Бу үзара салым акчасы авылларны яшәтүгә бер стимул булып тора. Авылыбыз кечкенә. Быел бездә 1 бала туды. 3 кеше бакыйлыкка күчте.
Дилүс ЗАКИРОВ, Саба районы Югары Симет авылы:
— Үзара салым акчасы узган ел 500 иде, быел 700 сумнан җыела. Файдасын бик күрәбез. Соңгы елларда авылның бөтен урамнарына таш юл салдык, чишмәләр ремонтланды, күпер ясалды. Халык үзенең бу эшкә ничек өлеш керткәнен, җыелган акчаның нәрсәгә җиткәнен дә яхшы аңлый. Авылда яңа зират булдырыла. Быелгы акчага, Алла боерса, зират территориясен эшләргә — коймасын тотарга, җиһазлар куя торган бүлмә ясарга, дип план кордык. Аңа шәһәр халкы да кушыла. Авылдагы тормышыбыз Аллага шөкер. Бик күп булмаса да, ел саен бер-ике яшь гаилә төпләнеп кала. Район хакимияте ярдәме белән, яшь белгечләргә һәр авылда диярлек бер-ике арендалы йорт җитештереп бирелә. Аның бәясе — айга 3-5 мең сум. Анда беренче кирәкле җиһазлар, мунчасына хәтле бар, капка-коймалар тотылган. Безнең авылда ел саен уртача өч-дүрт бала дөньяга килә. Унберьеллык мәктәбебез тулы көченә эшли. Клуб та бик әйбәт. Зарланырлык нәрсә юк. Кайт та эшлә генә. Иң мөһиме — дөньялар тыныч булсын да, сәламәтлектән аермасын.
Люция НӘҮМӘТОВА, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы:
— Авылда җыен булып узды. Акча күләме шул килеш, 1 мең сум калды. Бу программа бик яхшы, дәвамлы гына булсын. Акчасын да вакытында һәм бик теләп бирәбез. Авыл урамнарына чиратлап вак таш җәяләр. Безнең Тукай урамына да салдылар. Бик канәгатьбез. Хәзер пычрак вакытларда да йөреп була.
Авыл җирлеге үзебездә, бик уңайлы. Мәктәбебез зур, ләкин укучылар саны бик аз. Балалар бакчасы да шунда урнашкан. Кибетләр, медпункт та бар. Клуб эшли. Бәйрәмнәрдә төрле чаралар уздырырга тырышалар. Мәчетебез бик матур, һәрчак азан тавышы яңгырап тора. Тик яшьләр авылда калмый. Төгәл санын белмим, әмма, ни кызганыч, бездә дә үлүчеләр күп, туучы балалар гына юк…
Руслан НУРГАЛИЕВ, Әлмәт районы Тайсуган авылы:
— Авылда үзара салым күләме — 500 сум. Шушы җыелган акчага суларны карыйлар, каптажларын эшлиләр, юлларны төзекләндерәләр. Авылда гел асфальт юл, урамнар һәрчак яктыртылган. Бу программадан без канәгать.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.