Фәрзәнә МӘХМҮТОВА — Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе һәм өлкәнең Яшьләр хөкүмәте әгъзасы. Башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген алып, хәзер Самара дәүләт социаль-педагогика университетының III курсында укый. Аның тормыш сынаулары да яшьлек елларына туры килгән: Фәрзәнә бер-бер артлы әти-әнисен югалтып, ике ир туганына опекун булып тора.
— Фәрзәнә, мондый сынаулардан соң дөньяга карата башка карашлар формалаша…
— Бу сынаулар, билгеле, тормышның чикле һәм үлемнең көтмәгәндә килергә мөмкин булуын кабул итәргә мәҗбүр итте. Әти-әниебез өлкәнең күп кешеләре өчен яхшы дуслар иде, үз эшләре өчен янып яшәделәр! Алар халыкны милли мәдәниятебез юлына этәрде, илһамландырды.
Мин — өлкән бала. 2019 елда 47 яшендә әти вафат булды, ә әнисез калганда миңа — 21, энем Саматка — 15, Таһирга 6 яшь кенә иде. Әни 2022 елда 43 яшендә яман чирдән сулды. Шуны аңлап яшим: иң якын кешеләрнең кадерен белергә кирәк. Аннары кеше сәламәтлегенә игътибарлы булырга, гаилә корганда үз милләте вәкилен сайларга тиеш дигән фикердә мин.
— Әти-әниегез хакында сөйләп үтегезче.
— Әтиебез Фәрхәт Сабирҗан улы талантлы, ачык, ярдәмчел зат иде! 2014 елдан — “Туган тел” татар җәмгыятенең, 2017 елдан Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең директоры, милли хәрәкәтне әйдәп баручыларның берсе иде. Йөрәк өянәгеннән китеп барды. Самара татарлары хакында даими рәвештә язмалар язды. 1996 елда әниебез белән танышкан. Әниебез Альбина Харис кызы иң яхшы педагогларның берсе иде. Алар оештырган чаралар татар яшьләрен берләштерде, кайбер егет- кызлар үзләренең гомерлек юлдашларын шул чараларда тапты, әти-әни аларның туй мәҗлесләрен дә алып барды.
— Татарстанда туганнарыгыз бармы?
— Әтием ягыннан бабам Сабирҗан һәм әбием Миңлегөл Аксубай районының Иске Ибрай авылында туып- үскәннәр. Алар соңрак Куйбышев өлкәсенә күченгән. Бабам 1 ел элек вафат булды, әбием, әлхәмдүлилләһ, исән-сау.
— Сезнең исемегез бик матур һәм борынгы!
— Исемем гарәпчә, “укымышлы, акыллы, зирәк” дигән мәгънәгә ия. Аны миңа Сабирҗан бабам кушкан. Яшүсмер чакта күнегеп бетә алмадым, ә хәзер үз исемемне бик ошатам.
— Сез татар яшьләре чараларында бик актив. Иҗтимагый тормышка күптән кушылдыгызмы?
— Әти-әни мине 3 яшьтән үзләренең мәдәни чараларына ала иде. Мин мәктәптә укыган чактан ук актив. Концертлар да алып барам. Татар яшьләре көннәрендә 2018 елдан башлап катнашам, 2022 елда узган XXXII Татар яшьләре көннәре барышында “Лидер” дәрәҗәсенә лаек булдым.
Өлкәбездәге актив татар яшьләрен үзем эзлим, исемлекләр төзим, берничә ел буе Татарстан, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе белән дә тыгыз хезмәттәшлектә. 2023 елда без, Самара татарлары, “Без бергә” дигән телеграм-каналга берләштек. Анда 900 татар теркәлде. Ифтар, Корбан бәйрәмен уздырабыз. Яшьләр татарча мультфильмнар, кинофильмнарны бергә карый. Сабантуйларда да катнашабыз.
— Кеше ана телен онытмасын өчен, нәрсәләр эшләргә тиеш?
— Минемчә, бала гаиләдә кечкенәдән ана телендә сөйләшсә, телен онытмаячак. Менә үзем, балалар бакчасына барганчы, бары тик татарча гына сөйләштем. Аннары, әйтик, исемемне кыскартмыйм, Фая дип дәштертмим.
— Сәхнәдә ничә яшьтән җырлыйсыз?
— 5 яшемнән сәхнәдә җырлыйм. Әнием вокал буенча педагог булгач, балалар бакчасында ук җырлый идем. Бу инде әни биргән тәрбиядән. Ул “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия татар халык ансамблен дә җитәкли иде.
Р.Яхин романсларын яратып башкарам. Гомумән, моңлы, күңелгә ята торган җырлар җырлыйм.
— Сез “Татар лидеры мәктәбе” оештырган очрашуда катнаштыгыз. Анда нәрсәләр тәкъдим иттегез?
— 2024 елда Самара яшьләре форумын үткәрү инициативасы белән чыктым. Очрашуда грант та бирелде: илле мең сумны Самараның бер активист кызына тапшырдылар. Ул өлкәдәге милләттәшләребез хакында видеотапшырулар төшерә, грант акчасына видеокамера алачак.
— Фәрзәнә, буш вакытыгызда нинди шөгыльләрегез бар?
— Сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаганга күрә, кайчак рәсемнәр дә ясыйм. Китаплар укырга яратам. Энем Таһирга нибары 7 яшь, аны йоклатыр алдыннан Абдулла Алиш әкиятләрен укыйм. Бу аңа ана телен тагы да яхшырак белергә булышлык итәчәк!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.