Бала ни сәбәпле тарта башлый? Кемнәндер күрмәкче, ди белгечләр. Әгәр әти-әнисе, якын туганнары, дуслары тарта һәм бу алар өчен гадәти күренеш икән, баланың тәмәке белән мавыга башлавы табигый хәл.
Дөрес, башка сәбәпләр дә булуы бар. Әйтик, кемгәдер (әйтик, әти-әнисенә) протест йөзеннән, үзенең зур үсүен, ягъни мөстәкыйльлеген, шәп егетлеген дәлилләү өчен дә тарта башларга мөмкин. Тормышының авыр мизгелләрендә стресстан арыну өчен дә тәмәкегә тартылучылар бар, дип саный психологлар.
Яшүсмер улым тәмәке тарта башлады. Минем алда, ачыктан-ачык түгел. Башта исеннән сизендем. Аннары кесәсеннән бер кап тәмәке килеп чыкты. Әтисенә әйтергә куркам, ул усалрак. Катырак ачуланыр, дим. Хәзер бит балаларга артык сүз әйтү дә куркыныч. Ә мин әйткәнне ир бала колагына да элмәс инде. Бүген көне буе, нәрсә дип әйтим, дип уйланып йөрдем. Сүзне нидән башлыйм икән?
Хәния.
Зөһрә:
— Әтисез булмас инде. Үзегез әйбәтләп кенә сөйләшә башлагыз. Сүз әйтмәделәр әле дип, башка начар әйберләр куллана башламас, дигән ышаныч юк бит.
Алмаз:
— Эшли башлагач тартырсың, безнең акчаны төтенгә әйләндерәсе булма, дип әйтегез. Хәзер тартмаса, үзе эшли башлагач тартмый ул.
Алия:
— Бездә дә булды мондый хәлләр. Улым яшүсмер вакытта тарта башлады. Җай чыккан саен ачуландым. Аңа карадымы икән, белмим, әмма институтка укырга кергәч, үзе уйлана башлады кебек. Бәлки, институтта дуслары да тартмагандыр. Кыскасы, тартуны, Аллага шөкер, ташлады. Бәйлелектән арыну өчен ниндидер китап ярдәм итте бугай. Һәрхәлдә, миңа шулай диде. Әтисенә дә алып кайтып бирде әле, укысаң, сиңа да тартуыңны ташларга ярдәм итәр, диде. Анысы укымады, билгеле.
Фәнилә:
— Мин тартудан проблема ясамас идем. Ир бала өчен нәрсәсе бар инде аның. Кызларга килешми, билгеле. Кызыма (минем улларым юк) гел әйтеп, кисәтеп торам.
Салих:
— Мин тартмыйм. Беркайчан тартканым булмады. Ә менә малай тәмәке белән мавыгып алды. Ташла дигәнгә карап кына ташлыймыни алар? Бераз хәйләгә барырга туры килде. Бертуган абыемның (тәүлегенә бер кап тәмәке тартучы!) безгә кунакка килергә җыенганын белгәч, аның белән килешеп куйдым. Ул бик табигый итеп, тәмәке тарткач, сәламәтлек начарайды, тын бетә хәзер, дип зарланды. Малайга аның сүзләре бик тәэсир итте. Мондый чакта хәйлә дә кирәк! Бала-чага күп вакыт чит кеше сүзенә күбрәк ышана ул.
Гөлназ:
— Бу ир-атларга гел шаккатам. 200 сумга тәмәке алып, көйрәтеп йөриләр бит. Шул акчага күпме тәмле ризык алып була. Үз гаилә бюджетларына зыян салалар. Мәгънәсезлек!

Баланың тартканын каян белергә?
Баланың тәмәке тарта башлавын гел көтмәгәндә сизенәбез. Сизенәбез, әмма шундук алай начар уйлыйсы килми бит әле! Баладан ниндидер кире кагу сүзе көтәсең башта. “Иптәш малайныкы ул, Кәрим, Сәлим тарта, ә мин кесәгә тыгып кына тордым” кебек ялган аклануларына да ышанасы килә.
Баланың, чыннан да, тарту белән мавыга башлаганын ничек аңларга соң? Беренче чиратта, әлбәттә, исеннән белергә була, ди белгечләр — ул киемгә, тәнгә, чәчләргә сеңә.
Икенче билге — бармак тиресенең (тәмәке тоткан бармаклар күздә тотыла) төсе үзгәрү игътибарны җәлеп итәргә мөмкин. Ул саргаеп китә икән.
Салкын тиюләр ешаю, туктаусыз ютәл дә тәмәке белән шаяру күрсәткече була ала. Белгечләр фикеренчә, сигарет төтенендәге матдәләр тын юлларын гел кытыклап тора һәм вирус, бактерияләр таралу өчен дә уңайлы җирлек тудыра.
Тагын бер билге — баланың үз-үзен тотышы үзгәрү. Ул кызып китүчән, тынгысызга әйләнергә мөмкин. Бер сәбәпсез кинәт киенеп урамга чыгып китү гадәте — шулай ук сигнал. Кесәсеннән тәмәкесен табу исә шикләнергә урын калдырмый торган билге инде.
Дусларына да игътибарлы булыгыз, дип киңәш бирә белгечләр — тарта торган малайлар-кызлар белән аралаша икән, димәк, аның үзенең дә тарту ихтималы бермә-бер зуррак.
Тәмәке белән дус баланың физик активлыгы да кими икән, әйтик, аның спорт белән кызыксынмый башлавы ихтимал.
Бала белән ничек сөйләшергә?
Бала тарта башлаган икән, аның белән тиз арада сөйләшергә кирәк, ди белгечләр. Сузарга, уңайлы вакытны көтеп йөрергә ярамый. Әмма бу сөйләшү кактырып-суктырып түгел, ачыктан-ачык булырга һәм тыныч тонда узарга тиеш. Гаепләү, рәнҗүләргә корылмасын! Максат — аның “кирәген бирү”, оялту түгел, бәлки, проблеманың барлыгын танып, аннан чыгу юлларын бергәләп эзләү булырга тиеш.
Кызып китмәгез, мондый вакытта сабырлык кирәк, дип киңәш бирә белгечләр. Бала белән икәүдән-икәү калып сөйләшегез. Дәлилләр китереп, тартуның зыянын аңлатыгыз.
Матди чыгымны да мисалга китерергә мөмкин — тәмәкегә сарыф иткән акчага күпме файдалы әйбер алып була бит. Теләсә нинди бәйлелек ул — гаилә бюджеты өчен чыгым. Организм бер күнеккәч, ташлауның кыенрак булачагын аңлатыгыз, ди белгечләр. Ярдәмгә әзер икәнегезне дә күрсәтегез.
Берничә киңәш
Тәмәке сатып алган саен бәясен язып, ай ахырында күпме акча сарыф итүен исәпләргә кушыгыз.
Тарту теләге туган икән, тәмәкене шундук кабыннан алмаска кирәк. Кулга тоткан килеш башка күңелле эш белән шөгыльләнергә була. Әйтик, телефон аша яраткан кешегез белән сөйләшергә. Кыскасы, вакытны мөмкин кадәр сузарга.
Бер көн тартмыйм, иртәгә тартмыйм, дип кыска вакытлы булса да максатлар куегыз.
Сәхифәне Ризидә ГАСЫЙМОВА әзерләде.