2024 ел — Гаилә елы. Тормыш юлын пар канатың белән узу, балалар, оныклар рәхәтен тату — олы бәхет. Шул уңайдан “Без ничек таныштык” дигән яңа сәхифә башлыйбыз. Беренче парыбыз — Әлмәттә биш бала тәрбияләүче Рәдифә һәм Илнур Ногмановлар. Сездән дә хатлар, танышу-кавышу истәлекләре көтеп калабыз.
— Казаннан Әлмәткә күченеп кайткач, “Луч” телекомпаниясенә эшкә урнаштым һәм параллель рәвештә “Яшьләр заманы” дигән газетага эшкә алмаслармы, дигән өмет белән, редакциягә килеп-китеп, язмалар калдырып йөрдем. Сайлаулар алдыннан “Нефтьче” мәдәният йорты залында әлеге басманы таратырга тиешләр иде. Газета соңга калды, алып кайтырга машина юк. Мөхәррир миннән: “Син яшь кеше, машиналы егетләрең бардыр әле”, — дип, Чаллыдагы типографиядән газеталар алып кайтырга кеше табуымны сорады. Мин — кушкан эшне үти торган кеше. Булачак иремнең абыйсы белән таныш идем, ул минем апа белән Казанда укыды. Шул, өйләнмәгән энем бар, дип сөйләгән иде. Ярар, таныштырырсың әле, кинога барырга булса да ярап торыр, дип шаярткан идем. Ул егетнең машинасы барлыгын белә идем. Газеталарны алып кайттык. Шулай танышып, ярты ел очрашкач, 2001 елның 6 октябрендә (минем туган көндә) өйләнештек, — дип искә алды Рәдифә. — Иңне-иңгә куеп гомер итүебезгә быел 23 ел тула. Биш балабыз бар. Илнурның әти-әнисе дә безнең белән яши иде. Каенатам күптән түгел мәрхүм булды. Аларга бик рәхмәтлемен. Кая гына барсак та, балаларыбыз ышанычлы кулларда калды.
Рәдифә белән Казан дәүләт университетының журналистика факультетында бергә укыдык. Тулай торакта күршеләр булып яшәдек. Бик җитез, чая кыз иде. Бүген дә нәрсә белән генә шәгыльләнми. Камыр ризыклары да пешереп сата, заказга каз, үрдәк тә ыслый. 2018 елда гаиләсе белән каен себеркесе бәйләп сатып, беренче тапкыр Кырымга ял итәргә барганнар.
— Узган җәй 650 пар каен себеркесе бәйләп саттык. Үз клиентларыбыз бар. Өйдән дә килеп алалар, илтеп тә бирәбез, — дип сөйли хуҗабикә. — Балаларны эшкә өйрәтеп үстерәбез. Хезмәт белән тәрбияләнгән бала тәртипле була.
Рәдифә белән Илнурның олы уллары Исламга 20 яшь. Ул Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлегендә I курста укый. Аккордеонда уйный. Кызлары Камилә 16 яшьтә. Әлмәт музыка көллиятендә белем ала. Тагын бер уллары Ниязга — 15, кызлары Ясминәгә — 6, төпчекләре Әминәгә 4 яшь.
— Өч балам да музыка мәктәбенә йөрде. Фортепиано, скрипка, саксофон, аккордеон тавышы безнең йортта гел яңгырый, — ди, елмаеп, әни кеше.
Ничек биш бала табарга батырчылык иттең, дип сорыйм төркемдәшемнән.
— Үзем дә ишле гаиләдән, 5 бала үстек. Дүртенче баламны исән-сау тудырсам, бишенчесен дә табам, дигән идем. Сүземдә тордым, — дип җавап бирде ул. — Күп бала табуга ирем дә каршы түгел. Аллага шөкер, күңелле яшибез. Гаилә минем өчен — илһам чыганагы, көч ала торган урын, яшәү мәгънәсе, бердәмлек. Билгеле, тормышта төрле вакыт була, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен еллар дәвамында сыный. Бернигә карамастан, бергә тормыш итү җиңелрәк. Әти-әни тигез, тату булганда, балаларга да рәхәт. Шуңа күрә сабыр булып, юл куеп, кайчак хатын-кыз хәйләкәрлеген дә эшкә җигеп яшәргә кирәк. Без өйләнешкәндә әти-әни: “Үзең теләп кияүгә чыктың, безгә елап кайтасы түгел”, — диделәр. Бу сүз минем өчен мәдхия кебек яңгырады. Беркайчан да әти-әниемә иремнән зарланганым булмады. Үзем сайлаган язмыш!
Эльмира СӘЛАХОВА.