Әлки районының Бибай Чаллысы авылында яшәүче ирле-хатынлы Җәләловларның парлы тормышына 70 ел. Габбас абыйга 92 яшь, Рамилә апа быел 89 ын тутырган.
65 еллыкларын — тимер туйны — алар зурлап үткәргәннәр. Яшь парлар кебек шарлар, балдаклар, ленталар белән бизәлгән машинада районның ЗАГС бүлегенә килгәннәр. Анда аларны котлаганнар, “Мактаулы кунаклар китабы”на кулларын куйганнар, аннары бәйрәм мул табын янында дәвам иткән. 70 еллыкка кунаклар Җәләловларның төп йортына җыелган.
Гаиләдә биш бала — 2 кыз, 3 малай үскән. Кызлар тормыш иптәшләрен авылда таба, әти-әни белән аралашып, шунда гомер итә. Малайлар шәһәрдә урнаша, гаиләле була. Инде оныклар үз балаларын үстерәләр. Бу гаиләдә хәтта бишенче буын — оныкның кызының кызы туган инде.
— Киленнәрем, кызларым бар эшне эшлиләр. Бу көнне күрермен дип уйламаган идем, — ди Рамилә апа шатлыгы белән уртаклашып.
Татар эстрадасы җырчысы Нияз Җәләлов — гаиләдә төпчек малай. Сәләт аңа әнисеннән күчкән. Рамилә апа да җырларга ярата икән.
— Кечкенәдән җырладым. Әни эшләгәндә, түргә утырам да, ул кулына нәрсә алса, шул сүздән җыр чыгарам. Таба тотты икән, шул сүздән, чүмеч алса, шуннан җырлап китәм, — ди Нияз.
Җырчының күчтәнәчкә алынган кило ярым перәннек турындагы җырын да искә алдык.
— Гомеремдә дә перәннек алып кайтканым юк, тәмлерәк әйберләр сатып алырга тырышам, — ди җырчы, көлеп.
Габбас абый да, Рамилә апа да Бибай Чаллысында туып-үскән. Тормышка чыкканда кызга 18 дә тулмаган була әле. Озак очрашып йөрмиләр, күңелдә хисләр ялкынланып янган чагында өйләнешәләр дә. Дөресрәге, Габбас абый Рамилә апаны урлап ала.
— Ул вакытта яшьләр урам уеннарына чыга иде. Җырлап, биеп, күңелле аралаша идек. Ул вакытта кызларны урлаш иде бит. Билгеле, кызның ризалыгы белән. Ул шундый тәкъдим ясагач, мин дә каршы килмәдем, — ди, көлеп, Рамилә апа.
Төп йортта каенана-каената, әле кияүгә чыкмаган кыз, тумыштан сукыр булган малай янында гаилә тормышы башлана. Әмма 6 айдан 3 ел ярымга аерылышырга туры килә. Чөнки егеткә армия хезмәтен үтәргә повестка килеп төшә. Югыйсә ул: “Мин солдат булмыйм инде, яшем узды бит”, — дип, кызны ышандырган була. Бик тә яратырга өлгергән Рамиләне югалтасы килми аның, шулай хәйлә юлына баса.
Габбас абыйның хәрби хезмәткә соңрак алынуының хикмәте бар. Ул туган елларда әти-әниләр балаларын йә кечерәйтеп, йә олыгайтып яздырган. 1932 елгы Габбас абыйга әти-әнисе 1935 елда гына таныклык алган. Шуңа егеткә чакыру кәгазе дә соңрак килә. Шулай итеп, авырлы хатынга ирен армиягә озатырга туры килә.
— Базарлы Матакка барып, иремне елый-елый озатып кайттым. Ул вакытта зур мич башлары иде, анда сукыр лампа да бар. Шунда календарьны тотып, менеп утырдым. Күземнән яшь ага, үзем: “Шуны өч тапкыр үтәргә кирәк бит”, — дим. Минем өйдә икәнлегемне белмәгән каенатам шунда әнигә: “Малай нәрсә дип әйтте?” — ди. “Яхшы торыгыз, хатыныма авыр сүз әйтмәгез, диде”, — дип, җавап бирде әни. Ялгыш та үпкәләтмәделәр, ирем кайтуын сабыр гына көттем, кызыбыз туды… — дип искә ала Рамилә апа яшьлек елларын.
Рамилә апа 35 ел дуңгыз фермасында хезмәт куя. Габбас абый тракторчы да була, комбайнда ашлык та игә. Кулы бар эшкә ята. Кирәк икән, тимерне дә эретеп ябыштыра, кулына балта алып, агачын да юна. Төп нигездә күтәргән яңа йортны да ул туганы белән икәүдән-икәү салып чыга. Ишегалдындагы абзарны да ялгызы торгыза.
— Әти көчле булды, әле 89 яшендә дә бер трактор арбасы утынны ярып өйде. Безнең кайтканны көтми, — ди Нияз Җәләлов әтисе турында.
Рамилә апа исә бүген дә эшсез тора алмый. Узган ел да 60 лап бройлер чебеше, 30 лап үрдәк алып үстергән. Көннәр генә җылынсын, быел да кош-корт алырга ниятли ул. “Нигә шулай азапланасыз?” — дигәнгә, “Балалары күп бит, безне ашатырга кирәк”, — дип шаярта әбинең ул-кызлары.
— Әни гомер буе уңган, җитез булды. Эштән өзелмәде, безне дә тик тотмады. Әти каты бәрелмәде, әни исә кирәксә, утлы табада биетә иде, — ди җырчы, көлеп.
Әңгәмәдәшләрем, бәхет белән хезмәт бергә атлый, дип саный. 70 ел — Рәхмәтле туй дип атала. Ягъни бу көндә бергә озын гомер үткән ир белән хатын бер-берсенә рәхмәт әйтә. Яраткан кешеңә, чыннан да, рәхмәт әйтми мөмкин түгелдер.
Алсу ЗАКИРОВА.