Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп уза. Кызганыч, 9 майда парад-бәйрәмнәрнең күрке булган ветераннар рәте генә елдан-ел кими. Исәннәре дә унынчы дистәне ваклый шул инде. Җиңү көнен форсат итеп, аларның кайберләре белән дәһшәтле сугыш еллары турында сөйләштек. Шулай ук балачагы әлеге авыр чорга туры килгән кешеләрнең хәтер сандыгына күз салдык.
“Украина чикләрен сакладык”
Зариф ХӘЙРУЛЛИН, Бөек Ватан сугышы ветераны, Буа районы Кырык-Садак авылы:
— 1926 елның 25 февралендә дөньяга килгәнмен. 1943 елда сугышка алдылар, 1949 елга кадәр хезмәт иттем. Башта безне яман даны таралган Суслонгер лагерена алып киттеләр, янәсе, өйрәнүләргә. Бик әшәке урын булып чыкты ул. Яңа солдатларның бияләй, йон оекбашларын килүгә талап алалар. Минекен дә алдылар. Андагы егетләр ач, ялангач, күпләр үлде. Атарга да өйрәтмиләр, окоп та казытмыйлар, бары тик тезеп бастыралар гына. Хәзер уйлыйм да, анда шултикле сатлыкҗаннар эшләгән, дим. Ач солдатларның атлап барырга хәле юк, ә үзләре сугышка китә! Ике айдан безне дә чик сакларга Украина җирләренә озаттылар. Сугышка кадәр мәктәптә укыгач, русча да белгәч, үземне бик тиз күрсәтә алдым. Әрсезлегем дә бар иде. Командир итеп билгеләделәр. Җиңү көнен дә чиктә каршыладым. Сөенечле хәбәрне ишетүгә, заставада 20-25 кеше иде, шундук мунча ягарга боердым. Булган ризыктан табын әзерләдек. Үзебезчә матур гына бәйрәм иттек. Сугыштан соң өйгә кайтасы килсә дә, җибәрмәделәр, ял гына бирделәр.
Тыныч тормышта укуымны дәвам итеп, укытучы һөнәрен үзләштердем, мәктәптә укыттым, директор булдым. 1974 елга кадәр эшләдем. Хатыным да укытучы иде. Аны ике ел элек җирләдем. 70 ел тигез гомер итеп, дүрт бала үстердек. Һәммәсе дә исән-саулар. Биш онык, унөч оныкчыгым бар.
Яшем йөзгә якынлашып килсә дә, тик торырга яратмыйм, көн дә йөреп кайтам. Яныбызда гына урман, шунда барам. Телевизор карыйм, газета укыйм, дөнья хәлләре белән танышып торам.
“Курсантлар арасында муса Җәлил дә бар иде”
Мидхәт МӘҮЛИЕВ, Бөек Ватан сугышы ветераны, Чаллы:
— 98 яшемне тутырдым. Сугыш башланыр алдыннан Минзәләдәге укытучылар әзерли торган көллиятне тәмамладым. 1941 елда шунда Курск өлкәсеннән политработниклар әзерләүче курслар килеп урнашты. Курсантлар арасында данлыклы шагыйрь Муса Җәлил дә бар иде. 1943 елда үземне дә сугышка алдылар. Япония чигендә чик сакчыларына ярдәм итә торган батальонда пулеметчы булып хезмәт иттем. Берсендә шулай дошман бик хәтәр ата башлагач, сазлыкка кереп ятарга боердылар. Муеннан сазда төнне уздырдык, салкын сөяккә генә түгел, үзәккә үтте. Иртән чиста кием алып килделәр. Өстәге сазны сыпырып кына төшердек тә коры кием киеп җылындык. Ничек исән калганбыздыр?
Яраланып, 1946 елда туган ягыма кайттым. Яра зәһәр булып чыкты, тора-бара бер аякны кистерергә туры килде. Шул хәлдә дә укуымны дәвам иттем, югары белем алдым. Мәктәптә география һәм физика фәннәрен укыттым, 18 ел директор урынбасары вазыйфасын башкардым. 30 елдан артык инде Чаллыда яшим. Хатыным да укытучы иде. Ул үлгәнгә 25 ел. Хәзер балалар тәрбиясендә көн итәм. Газетасыз тора алмыйм. Дөрес, күз начаррак күрә, шуңа да күбрәк балалар кычкырып укый.
“Әти ветераннарны зурлаганнарны күрмәде”
Рабига ТӨХВӘТУЛЛИНА, Аксубай районы Яңа Дума авылы:
— Әтием Хизбулла Миңнегулов 1905 елгы иде. Дошман бәреп кергәндә, ул фин сугышында була. Шуннан аны туры Бөек Ватан сугышына алалар, Ленинград фронтында хезмәт итә. Бу вакытта әниебез Бибиҗан дүрт бала белән кала. Сугыштан соң мине таба. Ризыгы өзелмәгәч, әти исән-сау әйләнеп кайта. Ә менә өч туганы яу кырында башларын сала. Әти сугыш турында сөйләргә яратмады. Хезмәттәшләре килсә дә, пышылдап кына сөйләшәләр иде. “Пуля чебен кебек оча” дип әйткәннәре генә колакка кереп калган. Тагын шуны беләм: яу кырында район кешеләре, татарлар берләшергә, бергәрәк булырга тырышкан.
Сугыштан соң безнең өйдә Җиңү бәйрәме гадәти көн иде. Әти 1966 елда үлде, ветераннарны зурлаганнарны ул күрмәде, аларга игътибар бөтенләй эләкмәде. Әйе, медальләре бар иде, алар белән без уйнап үстек.
Әти белән әнинең тормышын күз яшьләрсез сөйли алмыйм. Әнинең гаиләсен Урал ягына сөргенгә җибәргәч, авылда балалары белән үзе генә кала, колхозда эшли. Көннәрдән бер көнне бөтен нәрсәсе яна. Әле ярый абый кул тегермәнен уттан алып чыгып өлгерә, шуның белән җан асрыйлар. Шундый авыр чакта, колхоздан бер уч арыш алып кайткан өчен, әнине төрмәгә утырталар. Колхоз сәркатибе — әтинең дусты, “ходатайство” язып, авылдашлары кул куеп кына, әни өч айдан балалары янына кайта. Әтине сугыштан басуда каршы ала. Халык: “Сугыштан кайталар!” — дигән тавышка борылып караса, улларын ияртеп әти килә икән… Шунда инде яңа тыныч тормыш башлана! Миңа 5 яшь булганда, кечкенә генә яңа йорт салып керделәр. Әни әтине бик тәрбияләде, чөнки сугыш сәламәтлеген какшаткан иде.
“Үткәнгә борылып карарга куркам”
Гөлсимә ШӘЙХЕТДИНОВА, Балтач районы Көшкәтбаш авылы:
— 1935 елның 3 июнендә туганмын. Әтием Сәләхине сугышка озаткан бүгенгедәй хәтердә. Җигүле ат арбасының ике ягына өчәр кеше утырып, бер-берсен кочаклап: “Исән булсак, бер кайтырбыз, сау булыгыз, туганнар”, — дип җырлап, басу капкасыннан чыгып киттеләр. Аңа кадәр капка төбендә әнигә: “Мәйсәрә, балаларның берсен дә чәчмә. Дошманнарны тар-мар итеп, көзгә кайтып җитәрбез”, — диде. Бу сүз колакта гел тора. Әти генә һаман да юк: 1942 елда “хәбәрсез югалды” дигән хаты килде. Кайда җирләнгәнен дә белмибез. Әни хатны кат-кат укыды да: “Шушында торсын, берегез дә алмагыз”, — дип матча астына кыстырып куйды. Искә төшкән саен алып укый иде. Әтине үзе үлгәнче — 1962 елга кадәр көтте. Икесе дә 1901 елгы иде.
Әтидән без алты бала калдык, әнисе — әби дә исән иде. Ачка үлмәс өчен, җир өстендә адәм ашый торган нәрсә бар, шуны җыйдык. Эчәргә чәй, сызарга шырпы, яндырырга керосин, тоз, он — берсе дә юк бит! Бакчадагы бәрәңге фронтка китә. Авылда берәрсе үлсә, кабер казырга карт-коры, бала-чага бара. Мәетне зиратка кышын — чанага, җәен арбага салып илтәләр. Яз җитте исә янә шул карт-коры, бала-чага басуга сукага чыга. Муенга чиләк асып, ашлык чәчкән бүгенгедәй истә. Илне аякка бастыруда өлешебез керде. Тик ул елларны телгә дә аласым килми, үткәннәргә борылып карарга куркам.
Гүзәл САБИРОВА әзерләде.