Апас районы Багыш авылында яшәүче Фәһим ага Фәсхиев көндәлегенә әнә шулай язып куйган. Алла боерса, Бөек Ватан сугышы ветеранына көзгә 99 яшь тула. Фәһим абый янында булып, үткәне, бүгенгесе турында кызыксындым.
“1941 елның җәендә колхозда избач булып эшли башладым. Лозунглар, плакатлар яздым. Авыл советына урманнан чыбыклы телефон сузылган иде, шуның төзеклеген күзәтергә дә миңа куштылар. Иртә, кич барып, карап кайта идем.
1942 елда авылда ирләр калмады. Берәм-берәм минем яшьтәшләр дә китә башлады. Туу таныклыгына әни мине 1926 елгы дип яздырган, шуның өчен сугышка повестка 1943 елның көзендә генә килде. Әни белән сеңлем Буа районына кадәр озата барды, анда сбор булды. Әни елый, энем дә авырудан үлеп китте. Сеңлем белән икәү генә калалар. “Исән генә кайт”, — диде. “Ярар”, — дидем әнигә. Сүземдә тордым…”
“Матур язуымны күрделәр”
Фәһим абый төпчек улы Рашат, килене Кәүсәрия тәрбиясендә яши. Гомер иткән карчыгы дистә еллар элек вафат булган. Иң беренче шуңа игътибар иттем — йорт эчендә иҗадый рух сизелә: стенада картиналар, ишек өсләре, шкафлар агачтан челтәрләп ясалган. Барысы да Фәһим абыйның кул эшләре икән. Картиналарга күз төшергәнемне күргәч, ветеран көрсенеп әйтеп куйды:
— Хәзер рәсем ясамыйм инде…
Әйе, Фәһим абый картлыкка бирешеп үк бетмәсә дә, яшь үзенекен иткән: аяклары начар йөри.
— Ә менә балык тотарга барасы килә, — диде Фәһим абый. — Сигез яшемнән балык тоттым. Эшләгән вакытта балыкка бик йөреп булмады, ләкин лаеклы ялга чыккач, күлдән кайтып кермәдем. Күл якында гына безнең. Мәрхүмә карчыгым: “Тагын кармагын алган бу!” — дип әрли торган иде.
Фәһим абый хәрби хезмәткә 18 яшендә, 1943 елның ноябрендә чакырыла. Башта яшь солдатлар 6 ай эчендә Свердловск өлкәсендә хәрби күнекмәләр ала. Шуннан соң аларны Псков шәһәренә җибәрәләр. Фәһим Фәсхиев анда элемтәче булып хезмәт итә. Әле өйрәнүләр вакытында ук егетнең матур язуын күреп алалар. Шуның өчен дә соңрак Фәһимне полк штабының топографы итеп билгелиләр.
— Төрлесен күрдек, — ди өлкән яшьтәге ветеран. — Фронтның иң кайнар нокталарында йөрергә, дошман тылында булырга, бомба яңгыры астында калырга да туры килде. 1944 елның сентябрендә Псков шәһәре янында каты яраланып, госпитальгә эләктем. Аннан савыгып чыккач, Эстония чигендә снайпер булып хезмәт иттем. Янә яраландым…
Фәһим абый Җиңү көнен Рига шәһәрендәге госпитальләрнең берсендә каршылый. Ул көнне әле дә елмаеп искә ала: җыр-бию, кичке салют. Яралы солдатлар госпиталь тәрәзәсеннән бу манзараны елап күзәтә. “Бу көнне дә күрдек бит…” — диешәләр.
Өч ел эчендә Фәһим Фәсхиев шактый җәрәхәтләр ала: уң кул чугын пуля аркылыга тишеп чыга, аягында ядрә кыйпылчыклары, эчке әгъзаларына да зыян килә. Бәхеткә, туган авылының саф һавасы сугыш кичкән егетне дәвалый.
Талант югалмый ул!
Сугыштан кайткач, Фәһим абый кулына пычкы-балтасын ала. Кечкенәдән оста рәсем ясаган егет йорт кирәк-яраклары ясый башлый. Яралары төзәлеп беткәч, колхоз эшенә дә чакыралар. Әнә шул чакта авылдашы Асия белән җылы мөнәсәбәт урнаша. Сугышка кадәр комбайнда бергә эшләп йөргән кыз белән егетнең арасы көннән-көн якыная.
— Асия апага фронттан хатлар язмадыгызмы соң? — дим Фәһим абыйга.
— Юк, без бит сугышка кадәр дус кына булдык, ул ярдәмчем иде. Мине армиягә алгач, Асия комбайнга үзе утырган. Ут иде ул, картайгач та үткен булды. Минем холык тынычрак.
Фәһим абый белән Асия апа 1953 елда гына өйләнешә. Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Шөкер, ул-кызлары барысы да тәртипле, гаиләләре бар. Ике кызлары — Казанда, ә бер уллары Магнитогорскида яши икән.
Колагы начаррак ишеткәнгә, Фәһим абый кайвакыт сорауларны аңламый кала. Андый чакта ярдәмгә улы Рашат абый килде: әтисенә күп әйберне искә төшереп торды.
— Әти, кайларда, кем булып эшләдең әле? — диде ул.
Эш дигәч, Фәһим абый елмаеп җибәрде!
— Башкармаган эш калмады: колхоз умартачылыгы, клуб мөдире дә булдым. Ә иң яраткан хезмәт урыным мәктәп иде. 20 елга якын күрше Чирмешән урта мәктәбендә балаларга сызым, рәсем дәресләре укыттым. Укучылар мине бик хөрмәт итте. Мәктәп эшенә кирәкле бөтен плакатларны матур итеп язып бирә идем. Әле колхозга да гел заказ биреп тордылар.
— Боларның барысына да үзлектән өйрәндегезме? — дим.
— Әйе, үзлегемнән. Әйтәм бит, балачактан матур рәсемнәр ясадым, яздым. Андый эшләрне укытучылар гел миннән эшләтә иде. “Сиңа укырга Мәскәүгә барырга кирәк”, — дип әйтәләр иде. Әле сугыштан кайткач та уку хыялым бар иде. Аннары инде суындым. Гаилә корырга, тормыш алып барырга кирәк бит. Ярар, авылның үзешчән рәссамы булу да бик мактаулы. Мин ясаган тәрәзә яңаклары Багышта, күрше-тирә авылларда әле дә бар.
Әйе, авыл җирендә дә әллә нинди талантларга ия булган кешеләр очрый. Эх, махсус белем алып, сәләтләрен тагын да үстергән булса, атаклы кеше чыгар иде, дип уйлыйсың. Фәһим абый 4 сыйныф белем белән әллә нинди катлаулы сызымнарны укый белә, ә ясаган рәсемнәрен әйтеп тә тормыйм. Менә ул табигать биргән талант.
Тагын әле оста итеп гармунда уйный. Әйе, соңгы ике елда бабай кулына гармунын алмаган. Эш кораллары, карандаш та тик тора. Үзен үзе йөртү дә Фәһим абый өчен батырлык.
Көндәлектә ниләр бар?
Фәһим абый күңел сандыгында булган бик күп истәлекләрне гомере буе бер дәфтәргә теркәп барган. Анда балачагы, сугыш еллары, Багыш авылы тарихы — бөтенесе дә бар.
— Бу көндәлек — гаиләбезнең кадерле бер ядкәре, — диде Рашат абый. Ул әтисе язганнарның бер өлешен кычкырып укый башлады:
“2010 ел, октябрь. Ялгыз тормыш кичерәм, Асия вафат. Күңелсезләнмәс өчен рәсем ясыйм, балыкка, гөмбәгә йөрим. Әле дару үләннәре дә җыйдым. Балалар өчен күңелем тыныч. Хәзерге көндә 7 оныгым, 5 оныкчыгым бар. Оныкларым барысы да югары белемле, тәрбияле…”
— Әтиегез сезгә карата ничек булды? — дидем Рашат абыйга.
— Бик яхшы булды. Безгә бармак белән дә чиертмәде. Югыйсә шук идек. Әни белән әтигә аеруча рәхмәтле мин. Беренче хатыным — улым белән кызымның әнисе дистә еллар урын өстендә ятты. Балалар каникул саен авылда иде. Ул чактагы иң зур терәгем әти белән әни булды. Кәүсәрия белән дистә ел элек кенә кавыштык, авылдаш кыз ул. Аңа зур рәхмәт, әтине карый, юындыра. Балалар да кайтып йөри. Әти — бик яхшы күңелле кеше, берәүгә дә начар сүз әйткәне булмады. Исән-сау гына булсын, бергәләп йөз яшен дә каршы алырга язсын…
Мин дә шул теләктә калам. Исән бул, сау яшә, Фәһим абый.
…Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен сугыш ветераннары белән очрашам. Һәркайсы яныннан ниндидер бер фәлсәфә белән кайтам. Утны-суны кичкән бу буыннан бик күп нәрсәгә өйрәнергә була (беренче чиратта шөкер итәргә.) Тик ни аяныч, алар елдан-ел сирәгәя…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.