• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ХАТИРӘЛӘРЕ

“Матрос киемен әле дә саклыйм”

Хәсәнҗан ГАТАУЛЛИН, Бөек Ватан сугышы ветераны, Минзәлә районы Аю авылы:

— Тумышым белән Мөслим районыннан, мулла-абыстай гаиләсеннән мин. Бала тапканнан соң, әнием каты авырып китә дә мине Минзәлә районы Куян авылындагы туганнарыбыз алып үстерә. 1924 елда тусам да, документлар буенча 1926 елгы булып йөрим.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Минзәлә педагогика көллиятендә укый идем. Шул елның көзендә Урыс авылы мәктәбенә директор итеп җибәрделәр. 1943 елда хәрби хезмәткә чакыру килде. Иң элек Одессада Кара диңгез флотының элемтәчеләр мәктәбендә укыдым. Хәрби элемтәче-радиотелеграфист белгечлеге алгач, Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш районына СЗМОРга 36 нчы бригада берләшмәсенә радист итеп юлладылар. Дошман миналарын зарарсызландыруда катнаштым. 1948 елга кадәр хезмәт иттем.

Аннары бәхет эзләп, Пермьга киттем, шахтада эшләдем. 1954 елда Аю авылына кайтып төпләндем. Мәктәптә тарих укыттым, директор да булдым.

Хатыным белән 70 ел матур гомер кичердек. Дүрт балабыз туды. Кызганыч, хатыным һәм бер кызым юк инде. Кызым Рәсимә тәрбиясендә гомер итәм. Ел да Җиңү көнен зур дулкынлану белән көтәм. 1943 елның ноябрендә биргән матрос киемемне дә, ул еллар хатирәсе итеп, әле дә саклыйм.

 

“Ике көн кала үлә…”

Арча районының Казанбаш авылында яшәүче шагыйрә Гөлара Шәрипова:

— Әни әтисен белми дә. Әти-әнисе сугыш алдыннан өйләнешәләр. Әтисе Фазылҗан сугышка китеп бара. Яраланып, авылга ялга кайтып китә. Шул вакыт әби авырга узып кала. 9 айдан әни туа. Фазылҗан бабай сугыш бетәргә ике көн кала үлә. Хәбәрсез югалган дигән хат килгәч, әби исәндер дип өметләнә. Әни дә көтә… Соңрак Чехиядә үлгәне билгеле була…

“Сугыштан күчтәнәчкә бер букча сохарый алып кайта”

Дөлфә ХӘЙРУЛЛИНА, Актаныш районы Куян авылы:

— Әтием Гөбайдулла Абзаев 1903 елгы, сугышка 1941 елда алына. Ленинград фронтында хезмәт итеп, 1946 елда кайта. Яраланган, сынган аяк-куллары урынында, әмма гарип иде. Кечкенә генә буйлы, бик җитез, алтын куллы карт булып күз алдымда тора. Авылыбызда тимер, агач эшен белүче бердәнбер кеше. “Заготконтора”да эшләде, агачтан, калайдан мичкәләр, чиләкләр ясый, сәгатьләр төзәтә иде. Сугышны сирәк искә алды. Аны озатканда, әнием Миңнехәят алты бала белән кала. Ашарга булмый, балаларын үтермәс өчен, үзе авызына валчык та азык капмыйча күбенә. Күршеләре ферма сөте белән исән калдыра. Әти сугыштан күчтәнәчкә бер букча сохарый алып кайта. Әни шуны гел сөйли иде. 1986 елның мартында әнине, ун айдан әтине җирләдек. Җиңү бәйрәме алар өчен иң кадерле көннәрнең берсе булды.

“Ул көнне авылыбыз янды”

Идвар ГӘРӘФЕТДИНОВ, Оренбург өлкәсе, Кызыл Гвардия районы Ибрай авылы:

— Сугыш башланганда, миңа 6 яшь иде. Ул көнне авылыбыз янды. Малай-шалай тәмәке пыскыткан, диделәр. Мизгел эчендә 13-14 өй кара күмергә әйләнде. Җитмәсә, ирләр күрше авылга бодай илтергә киткәннәр иде. Шунда бер абый: “Әй, авылдашлар, бу кайгы түгел. Илгә кайгы килгән — Герман сугыш башлаган”, — диде. Икенче көнне үк әтиебез Идмазны фронтка алдылар. Без өч малай, абыйга — 10, энекәшкә 3 яшь, аны озатып калдык. Шул ук елны әбине, аннары әнине җирләдек. Безне балалар йортына җибәрергә җыенганнар иде, туксаннан узган бабабыз бирмәде. Ашарга да, өскә кияргә дә юк. Урамга уйнарга да чиратлашып чыгабыз. Мәктәпкә дә йөри алмадык. Бабайның: “Сыерны ничек тә саклап калыйк, юкса ачтан үләсез”, — дигәне истә. Язын тездән саз ярып, басуга черек бәрәңге җыярга барабыз. Шуны фуражкага салып алып кайтканда, юлда ук ашап та бетергән чаклар була иде. Кырда эш башлангач, су ташый идек. Шунда казанда пешкән ризыктан безгә дә өлеш чыга. Шулай исән калдык. Бабай 1951 елда үлде. Без инде ул чакта бераз исәеп, кул арасына кереп эшли башладык. Әти хәбәрсез югалды…

Гүзәл САБИРОВА әзерләде.

 

 

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru