Физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар белем ала алсын, үзләрен яшьтәшләре кебек хис итсен дип, дәүләт тә, әти-әниләр дә тырышалар тырышуын. Хәзер коррекция мәктәпләре эшли, гомуми белем бирү йортларында инклюзив класслар ачыла. Тик болар барысы да сүздә, кәгазьдә генә түгелме икән?
— Сәламәтлеге чикле балалар өчен булган уку йортларының материаль-техник базаларын яңарту максатында Татарстан 2019 елдан Мәгариф илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проектында катнаша. 4 елда 28 мәктәп махсус җайланмалар белән җиһазландырылган. Моның өчен федераль бюджеттан — 118 миллион, ә республикадан 27 миллион сум бүлеп бирелгән. 2024 елда тагын 11 мәктәпнең материаль техник базасын яңарту каралган. Моның өчен 82,6 миллион сум бүленгән, — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.
“Махсус мәктәпләр булуга сөенәбез”
Редакциябезгә берничә әни: “Коррекцион мәктәпләрдә укытучыларны кыскарталар, балаларны өйдә укырга мәҗбүр итәләр”, — дип мөрәҗәгать итте.
Татарстанда физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен 53 махсус мәктәп санала, шуның 9 ы Казанда урнашкан. Аларда барлыгы 8 меңгә якын бала белем ала. Әлеге белем бирү йортлары Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына карый.
Мондый мәктәпләрнең булуына күп әти-әни сөенә анысы. Яшел Үзән районыннан Гөлназның өч баласы коррекция мәктәбендә укый. Олысы да махсус мәктәпне тәмамлаган.
— Балаларыбыз Арча районы Яңа Кенәр авылы мәктәбендә белем ала. Тәрбиячеләр сабыр. Анда бик тыныч, чиста. Өйдәге кебек. Алты мәртәбә ашаталар. Табиблар һәрдаим балаларны тикшереп тора. Укытучылар балалар белән өстәмә дә шөгыльләнә. Төрле бәйгеләрдә катнашалар, концертлар куялар, кул эшләренә өйрәнәләр. Хәреф тә белмәгән балаларым, шөкер, шушы махсус мәктәптә укырга, язарга өйрәнде, “дүртле”-“бишле”гә укыйлар. Аңа кадәр Актаныш районының Такталачык мәктәбендә укып алдылар. Анда да шартлар начар түгел иде, бары контроль көчлерәк. Балаларга мөстәкыйльлек азрак бирелде димме? Ничек кенә булмасын, мондый мәктәпләр булуга бик сөенәбез, — ди Гөлназ.
Авыл җирендәге коррекция мәктәпләрендә кадрларга кытлык бик күзәтелми кебек әле. Ә Казанда хәл катлаулырак.
— Баламның телен аңлавы авыррак. Сәламәтлеге гомуми белем бирү мәктәбендә укырга мөмкинлек бирмәгәч, Казанның 142 нче коррекция мәктәбенә барырга туры килде. Бер сыйныфта 15 укучы. Укытучы аның кадәр баланы карап бетерә алмый, әлбәттә. Алар һәрберсе үзенчәлекле бит. Игътибар таләп итәләр. Бер сыйныфны икегә бүләргә кирәк дип тә йөрделәр. Тик укытучы юк. Өстәмә ставка каралмаган, диделәр. Кыскасы, без өйдә укуга күчтек. Хәзер педагог атнага өч тапкыр икешәр сәгатькә үзе килә. Безнеке кебек үзенчәлекле балалар белән эшләргә теләүчеләр юк, күрәсең. Тик әти-әнигә дә бала белән гел өйдә утыру авыр бит, — ди редакциябезгә мөрәҗәгать иткән бер әни.
Тәрбиячеләр җитми
Әгерҗе районындагы махсус мәктәптән өйдә укуга күчкән балалар шактый.
— Сәламәтлеге чикләнгәнлек аркасында укырга йөри алмаучылар медицина белешмәсе нигезендә өйдә белем алуга күчә. Бездә кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә күзәтелә. 129 баланың
31 е өйдә укый. 23 педагог белем бирә, тьюторлар (инглиз теленнән “остаз”, “репетитор” дип тәрҗемә ителә, укучының ихтыяҗларыннан чыгып, дәрес форматыннан тыш, төрле күнекмәләргә өйрәтә — Э.М.) юк. Балаларны әти-әниләре йөртә. Хезмәт хакы да аздыр инде, — ди Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен Әгерҗе мәктәп-интернатында укыту эшләре буенча директор урынбасары Ведиса Микишкина.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә махсус мәктәпләргә укытучылар җитми дигән фикер белән килешми.
— Укытучылар бар. Ә менә тьюторлар, тәрбиячеләр чынлап та җитми. Аларның ставкалары аз, хезмәт хакы әллә ни зур түгел, үзенчәлекле баланы каравы авыр. Шуңа да бу эшкә килергә атлыгып торучы юк, — дип аңлаттылар министрлыкта. Әмма тәрбиячеләр җитмәү аркасында балаларны дистанцион укуга күчергән мәктәпләр дә юк.
— Баланы өйгә укырга күчерүне без хәл итмибез. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы 273 санлы федераль законның 44 нче маддәсе нигезендә, балигъ булмаган балаларның әти-әниләренең йә законлы вәкилләренең белем алу формасын (мәктәптәме, өйдәме) сайларга хокуклары бар. Бу очракта алар баланың фикеренә, шулай ук психологик-педагогик-медицина комиссиясе тәкъдименә таяналар. Гадәттә, физик яктан мөмкинлеге чикле, сәламәтлеге аркасында мәктәпкә йөри алмаган балаларны индивидуаль укыту программасына күчерәләр. Моның өчен медицина оешмасы биргән белешмә (тору урыны буенча) һәм әти-әнинең йә законлы вәкиленең директор исеменә язмача гаризасы кирәк, — диделәр министрлыкта.
Кайбер махсус мәктәпләр каршында мәктәпкәчә әзерлек бүлекләре дә эшли. Тик, кызганыч, аларның күбесе хакында әти-әниләр белми.
— СанПин таләпләре буенча, безнең мәктәпкәчә әзерлек бүлегенә 6-8 бала йөрергә тиеш. Тик бездә аның кадәр җыелмый. Чөнки күпләр мондый бүлек барлыгын белми. Гадәттә, үзләре бездә укып чыккан әти-әниләр балаларын китерә. Бала саны булмагач, төркемнәрне ябалар, дәүләттән финанслау юк, — ди Казандагы бер коррекцион мәктәпнең мәктәпкәчә бүлегендә эшләүче укытучы.
Кыскасы, бүре кәҗәне, кәҗә кәбестәне ашый. Бала саны булмагач, финанслау юк. Акча аз булган җиргә тәрбиячеләрнең киләсе килми. Мәктәпләрдә баланы караучы тьюторлар җитми. Физик яктан мөмкинлекләре чикле баласына белем бирү, аны мәктәпкә озатып кую, алып кайту, өйдә сабый белән мөстәкыйль шөгыльләнү әлеге дә баягы тагын шул әти-әни өстендә. Бу мәсьәләне Мәгариф һәм фән министрлыгы үз контроленә алыр, коррекция мәктәпләренә күбрәк игътибар бирелер дип ышаныйк.
Алия ШАТСКИХ, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары:
— Бездә 102 бала укый, 42 укытучы исәпләнә. Өйдәге укуга берәү дә күчми, чөнки бездә укучылар интернатта яши. Безгә бөтен республикадан килеп белем алалар. Ә менә Казандагы коррекция мәктәпләрендә мондый проблема бар дип ишеткән идем.
Кадрларга килгәндә, тьютор табу авыррак, тик бу мәсьәләне хәл итә алдык. Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфта 5 ел укыйлар. Яңа таләпләр буенча, быелдан 12 сыйныф булачак.
Зөлфия ГАБИДУЛЛИНА, Казандагы 4 нче интернат-мәктәп:
— Бездә 207 укучы белем ала. Психолог, тәрбияче, педагогларны исәпкә алып, барлыгы 46 укытучы укыта. Араларында 40-50 ел эшләүчеләр дә бар. Коллектив тотрыклы. Кадрлар җитмәү мәсьәләсе юк. Махсус мәктәпләрне тьютор, ассистентлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хөкүмәттә гел күтәрәләр. Әлегә бездә андый штат юк. Тьютор югары белемле булырга тиеш. Ул укытучыга авыр хәлдәге балалар белән эшләгәндә ярдәм итүче кебек. Ә ассистент бала белән эшли, аны күтәрергә, йөртергә дә тиеш. Бездә терәк аппаратына зыян килгән балалар. Күбесе йөри алмый. Мондый балаларны гел күтәреп йөртү авыр. Шуңа да әлеге вазыйфага килергә атлыгып тормыйлар. Бу эшне күбесенчә әти-әни башкара. Бездә 57 әти-әни баласын мәктәпкә озатып куя, алып китә. Авыру баласын караучы ата-аналарга закон нигезендә ярты ставкага эшкә урнашырга рөхсәт итәргә җыеналар. Бәлки, шуннан соң әти-әниләр арасында тьютор, ассистентлар булып урнашучылар артыр.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.