• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

СОЛДАТТА БУЛГАН, ДИЛӘР…

1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Россия буенча 150 мең, Татарстанда яшәүче 3500 гә якын гаиләгә кагыла бу. Аңлашыла, илдә барган вакыйгалар баласы солдат яшендә булган ата-аналарның төн йокыларын качырды… Язгы чакырылышта нәкъ шуның кадәр егетләребез хәрби хезмәткә китәчәк. Аларны частьларга җибәрү 15 апрельдән соң башланды. Бу өлкәдә нинди яңалыклар бар? Армиядә булган ир-атлар солдат шулпасын сагынамы? Әллә киресенчәме? Бүген шул хакта сөйләшәбез…

“Көн дә догада…”

Алсу ХӘЙРЕТДИНОВА, Кайбыч районы Кошман авылы:

— Икенче улыбыз Илмас Түбән Новгород өлкәсендә хезмәт итә. Узган елның 20 октябрендә озаткан идек. Алты ай әзерлек уздылар. Хәзер исә Осетиягә җибәрәләр. Яткач та, уянгач та бер теләк: исән-сау йөрсен, дөньялар тынычлансын.

Гаиләдә өч ир бала. Олы улыбызга 27 яшь, өйләнде инде. Ул да хәрби хезмәттә булды. Аны озатканда да елаштык, тик Илмас киткәндә, аеруча борчылдык. Дөньясы тыныч түгел бит.

Илмасны хәрби хезмәткә бик матурлап озаттык. Кайбычта кафеда мәҗлес уздырдык. Казаннан бергә укыган егетләре дә кайткан иде. Дүрт ел Казан нефтехимия көллиятендә белем алды.

Улыбыз зарланмый, туйганчы ашыйбыз, ди. Частьның шәфкать туташы солдатларның хәлен белә. Кирәк икән, дәвалый. Илмасны кече командир итеп билгеләгәннәр. Җаваплы ул, шалтыраткач та: “Әни, эшем бик күп”, — ди. Атнага бер тапкыр шалтырата. Без шуңа бик риза инде. Элекке кебек хат язышу юк, дүрт күзләп телефон шалтыраганын көтәбез. Әтиләре малайларны, ир-ат солдатта булырга тиеш, дип тәрбияли. Мин инде каршы килмим. Елап та алам, көн дә догада. Өлкән яшьтәге әниләребез дә Илмас өчен көн дә дога кыла.

“Дедовщина” юк”

Радик ГАФИЯТУЛЛИН, Тәтеш районы Кече Әтрәч авылы:

— Хәрби хезмәттән бер ел элек кайттым. Казанда Росгвардиядә хезмәт иттем. Минем өчен зур тормыш мәктәбе булды ул. Әлбәттә, ата-ана улын армиягә озатканда борчыла. Тик аларны тынычландырасым килә: бүген хәрби хезмәттә элекке кебек “дедовщина” юк. Мәсәлән, безнең янда төнгә дә офицер кала иде, ул һәр солдатны күзәтеп, барлап торды. Башка частьларда да контроль көчле дип беләм. Ашауга килгәндә, әлбәттә, әнинең ашы белән бәлеше юк, тик тамак туя.

Хезмәттәшләрем арасында контракт төзеп калучылар булмады. Ләкин андый егетләр дә бар. Яшермим, хәрби хезмәткә килгәч, контракт турында әйтәләр, әлбәттә, тик мәҗбүриләү юк.

Солдатка озату йолалары

Питрәч, Мамадыш районнарында армиягә китүче егет (гомумән, юлчы, шулай ук кияүгә китүче кыз) артыннан мич алдына бер кочак утын кертеп салу гадәте бар. Моны юлга чыгучының юлы киселмәсен, гомере озын булсын дип эшлиләр.

Хезмәткә алынучы егетнең дус-ишләре, авылдашлары белән урам әйләнү гадәте әле дә саклана.

Авыл буйлап йөргәндә, егетләр ярымтүгәрәк, түгәрәк ясап, бер-берсенең иңнәренә кулларын куеп, басып тора. Бу очракта түгәрәк — зур көчкә ия саклау элементы, энергия алу объекты санала. Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылучы егет авылны чыгып, юлын елга кичкәнчегә кадәр өйдә савыт-саба шалтыратмый, идән себерми торалар.

Бөек Ватан сугышына киткәндә, әбиләребез ирләре, улларының куен кесәсенә бер уч туфрак салган янчык тыккан. Бу туган туфрак тартып торыр, әйләнеп кайтыр дигән ышану белән башкарылган.

Аксубайда армиягә китүче өйдән өйгә кереп, саубуллашып, авылдашларыннан фатыйха алырга тиеш. Һәр йортта кулъяулык бирү гадәте дә бар. Егет аларны бәйләп, муенына чорный бара. Авылдан чыгып киткәндә, кулъяулыкларны ул юл буйлап ташлап барырга, ә соңгысын басу капкасына яисә агачка бәйләргә тиеш. Егет кайтканчы кулъяулыкның өзелмәве — аның исән-имин әйләнеп кайтачагына бер ишарә.

“ВКонтакте”дагы tatar_yadkarlare аккаунтыннан

Татарстан хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей ДЕНЬКИН:

— 1 гыйнвардан “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә, армиягә чакыру яше 27 дән 30 яшькә кадәр күтәрелде. Ә 1 гыйнварга хәтле 27 яше тулган егетләр, хәрби исәптән алынып, запаска күчерелде.

Армиягә китүчеләр махсус хәрби операциядә катнашмаячак. Алар Россиядәге хәрби частьларга җибәреләчәк. Егетләр яңа төбәкләрдә — Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә дә хезмәт итмәячәк. Хәрби хезмәтен үтәгәннән соң, өйләренә әйләнеп кайтачак.

Хәзерге вакытта Татарстан хәрби комиссариаты 57 хәрби часть белән 66 шефлык килешүе төзегән. Балалы, әти-әнисе авыру яки өлкән яшьтә булган егетләр үзләренең яшәү урыны тирәсендәге хәрби частьларга җибәрелә.

“Улыбыз янына барырга җыенабыз”

Харис ХӨСНЕТДИНОВ, Тинчурин театры артисты:

— Улыбыз Айнур Севастопольдә хезмәт итә, моряк. Алты ай булды инде. Аллага шөкер, бар да яхшы. Чечнядан килгән ике егет белән ай буе ураза тоттылар. Хәләл ризык кына ашагач, аларга дип махсус колбаса, казылыклар җибәрәбез. Чечен егетләре белән бик дуслар.

Җәйгә улыбыз янына барырга җыенабыз, тик Айнур, килмәгез, ди. Болай үзе бер дә зарланмый. Рамазан аенда командирлары аларны эшкә дә чыгармаган, күбрәк йоклаганнар. Мин хәрби хезмәттә булмадым. Олы улыбыз Арслан да бармады. Хәзер менә Айнурга карыйм да горурлык хисе туа: ир-ат өчен армия кирәк икән ул. Исән генә йөрсен.

“Чын ир-атлар үстерик!”

Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:

— Төпчек улыбыз Ильяс узган ел көзен армиягә китте. Башта Оренбургта булды, аннан соң аларны Санкт-Петербургка җибәрделәр. Хәзер менә Калугага китә. Улыбыз ай буе ураза тотты. Көн саен сәхәргә торгач, безгә сәлам юллый иде. Дөресен әйтим, Ильясның хезмәт итүе — минем өчен зур горурлык. Минем үземә хезмәт итәргә туры килмәде. Олы улыбыз “кояшлы” бала. Уртанчы улыбыз астма белән авырганга бармады. Ильяс 5 яшеннән тхэквондо белән шөгыльләнде. Мәктәптә укыганда да бик актив булды. Спортта, иҗат ягыннан да сынатмады. Армиядә дә югалып калмады, Аллага шөкер. Балаларны иркәләп үстермәдек. Сораган саен әйбер алу да юк, шуның өчен безнең балалар бик тәртипле, чын ир-егет булып җитештеләр. Ильяс армиягә киткәндә, иртәнге сәгать биштә үзе генә өйдән чыгып китте. Әнисе торып ашатып, эчертте, әлбәттә. Ә мин кулын кысып калдым: “Улым, беләсең: сине бик яратабыз. Ярдәм кирәк булса, очып киләм, онытма. Тик мин ышанам: син сынатмаячаксың”, — дидем. Алайса, ата-ана хәрби комиссариат ишек төбендә көннәр буе елап, туңып торалар. Аның нигә кирәге бар? Әти-әниләргә бер теләк: балаларны иркәләмик, чын ир-атлар үстерик. Шул очракта гына ул-кызларыбыз ихтирамлы, игътибарлы булыр.

 

Россия Оборона министрлыгының рәсми сайтындагы “Призывникам” бүлегендә армиягә чакыру турында күп кенә файдалы мәгълүмат белән танышырга була. Монда резюме да калдырырга мөмкин.

Ә “Контакты” бүлегендә (“Для граждан” бүлекчәсе) егетләргә һәм аларның әти-әниләренә хәрби округлар гаскәрләре, теге яки бу төр гаскәрләр командующийларының электрон кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш Татарстан Республикасының рәсми интернет-порталында “Военный комиссариат Республики Татарстан” дигән мәгълүмат бүлеге булдырылган. Биредә 1 апрельдән 15 июльгә кадәр кайнар линия эшләячәк. Татарстан буенча 8 (843) 221-43-43 номеры буенча шалтыратырга була. Сайтта шулай ук районнардагы хәрби комиссариатларның телефоннары күрсәтелгән.

Штрафлар артты

2024 елда хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен штрафлар күләме шактый артты.

Чакыру кәгазе килеп тә, хәрби комиссариатка бармаган өчен, 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Элек бу сумма 500 сумнан 3 меңгә хәтле иде.

Әгәр ир-ат хәрби комиссариатка гаилә хәле, эш яки уку урыны, шулай ук яңа яшәү урынына күченү турында хәбәр итмәсә, 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Россиядән ярты елдан артык вакытка китүе турында хәбәр итмәгән гражданнарга да 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный.

Чакырылыш кампаниясе вакытында хәрби хезмәткә чакырылучы өч айдан артык вакытка яшәү урыныннан китсә, 10 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф көтә.

Хәрби исәп-хисап документын югалту яки бозу да 3 меңнән 5 мең сумга төшәчәк.

Медицина тикшерү комиссиясеннән качкан өчен җәзаны көчәйттеләр: элек кисәтү генә булса, яңа закон егетләрне 15 меңнән 25 мең сумга кадәр штрафка тартырга рөхсәт итә.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА әзерләде.

 

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru