• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 12.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“ЯРАЛЫ ЕГЕТЛӘРНЕҢ БАРЫСЫ ДА ЯШЬ ИДЕ…”

Казанда озак еллар укытучы булып эшләгән Фәридә Эртевциан әнисе Энҗе Вакыйф кызы Зыя хакында: “Әниебез инде вафат. Әмма аның игелекле гамәлләрен бүген дә искә алучылар бихисап”, — ди. Энҗе ханым сугышка кадәр Казан дәүләт медицина институтына укырга кергән. Бөек Ватан сугышы башлангач, аларны, институтның соңгы курсын Мәскәүдә тәмамлатып, тиз арада фронтка җибәргәннәр. Укыганда ук, ул Подольск каласы госпиталенә йөреп, операцияләр ясарга өйрәнгән, тәҗрибә туплаган. 1942 елдан II Украина фронтының хәрби госпиталендә хезмәт иткән. Ул медицина хезмәте өлкән лейтенанты булган, сугыштагы каһарманлыгы өчен төрле медальләр, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

— Фәридә ханым, әниегез Бөек Ватан сугышы михнәтләре хакында сүз кузгата идеме?

— Әниебез 1920 елда хәзерге Яшел Үзән районының Зур Шырдан авылында туган. Әтисе, Вакыйф Зыя, заманында “Мөхәммәдия”не тәмамлаган, ә инде совет власте урнашкач, яңа мәгариф системасын төзергә үзеннән зур өлеш керткән, тирән гыйлемле укытучы иде. Директор булып та эшләде. Әнинең әнисе Галия, дүрт баласын ятим итеп, кырыкка да җитмичә вафат булган… Аларның ике улы сугыш кырында ятып кала, әнием һәм аның абыйсы Тәлгать кенә сугыштан кайта. Аннары Тәлгать абый да табиблыкка укыды.

Әни сугыш хакында еш сөйли иде. Ул хирург буларак хезмәт юлын Венгриядәге госпитальнең “Аяклардагы анаэроб инфекция” бүлегендә башлаган. Ул вакытта аңа нибары 22 яшь була. Операцияләр вакытында сугышчыларның кул-аякларын кисәргә туры килгән. Ул бу авыр елларны аяксыз сугышчылар белән төшкән фотосурәтләргә карап та искә ала иде. “Егетләрнең барысы да яшь иде. Бик жәлли, елый идек…” — ди иде әни. Аңа сугыш вакытында дусты белән очрашырга да насыйп булган. Әни фамилиясе буенча күрше госпитальдә Мөнәвәрә Вәлиева эшләвен аңлап алган, алар бик тә шатланышып күрешкәннәр.

1946 елда демобилизацияләнеп кайткан әниебез шул елны ук 25 яшендә Буа районының Килдураз авылы хастаханәсе мөдире вазыйфасын үтәргә керешкән. (Ул елларда баш табиб вазыйфасы шулай дип аталган). Әни шул авылда туып-үсеп, сугыштан исән кайткан әтиебез Тәлгать Галәветдинов белән танышкан. Гаиләдә без ике кыз үстек.

— Сезгә — Фәридә, сеңлегезгә Наилә дигән матур исемнәр кушканнар.

— Әнинең институтта бергә укыган Рабыйгә һәм Мөнәвәрә исемле дус кызлары булган. Сугышка китәр алдыннан алар сүз куешканнар: “Әгәр сугыштан исән-сау кайтсак, беренче туган кыз балаларыбызга Фәридә дип исем куярбыз”. Әлхәмдүлилләһ, алар сугыштан исән кайта. Әни белән  Рабыйга апа кызларына — Фәридә, ә Мөнәвәрә апа улына Фәрит дип исем куша.

Әтинең дә, әнинең дә бабалары революциягә кадәр мөәзин булган. Дини гаиләләрдә тәрбияләнгән әти-әни балалары без. Илдәге фаҗигаләр безнең нәселне дә кырган: әтиебезнең әтисен 1942 елда атып үтергәннәр… Әтием якыннарының язмышы хакында еш уйлана иде. Әти Килдураз урта мәктәбендә укытучы булып эшләде.

— Районнардагы медицина хезмәткәрләренең эше сугыштан соң да авыр булган бит…

— Килдураз ул чакта зур авыл була, участокка берничә авыл карый, халык күп. Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең шактые — ачлыкта яшәүчеләр, аларны тиф, бизгәк, скарлатина, трахома һәм башка авырулардан дәваларга туры килгән, дару да җитмәгән чаклар булган… Ләкин әни югалып калмаган, шуңа да 18 ел эшләү дәверендә зур уңышларга иреште. Анда чакта хәтта гинекология бүлегенә кадәр ачты.

Аның практикасыннан тагы бер вакыйга истә калган: әнине гомере кыл өстендә торучы кечкенә кыз бала янына алып килгәннәр. Ул шул чакта курыкмыйча, балага көчле дару бирергә җөрьәт иткән. Инде күп еллар узган… Казанның 41 нче урта мәктәбендә укытканда, анда эшләүче шәфкать туташы: “Сезнең әниегез Энҗе Вакыйфовнамы?” — дип сорады һәм үзенең шул чакта исән калган кыз икәне хакында әйтте, әнигә шул көнне үк аның олуг рәхмәтләрен җиткердем.

1959 елда аны, коммунистлар партиясе сафында булмаса да, ТАССРның халык депутаты итеп сайладылар. Шул елларда әни фикердәшләре белән Килдуразда поезд станциясен ачу өчен рөхсәт алу бәхетенә иреште. Аның гади халыкның тормышын җиңеләйтү өчен кылган игелекләре байтак. Әни 2012 елның көзендә 92 яшендә вафат булды, Иске Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

 

 

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru