Адәм баласы яшәү дәверендә ни эзләсә, шуны таба. Кукмара районы Күкшел авылында гомер итүче Миләүшә Әхмәдуллина да кечкенәдән матурлыкка омтыла. Һәм ул аны шигърияттә тапкан, өч җыентык чыгарган! Бала вакытта имгәнеп, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән булса да! Алтынчы дистәсен ваклаучы шагыйрә ханым күптән түгел авыл клубында иҗат кичәсе уздырды. Аңа ТР Язучылар берлегенә кабул ителү турында таныклык тапшырылды. Бу күркәм чарага, Миләүшә ханымны хөрмәт итеп, якташы шагыйрь Газинур Морат, Рифат Җамал һәм галим Фоат Галимуллин да кайткан иде.
Йөзеннән нур бөркелгән Миләүшә ханым колхозчы Роберт белән Фәүзия гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисенә өч бөртек — апасы Илсөяр, үзе һәм сеңлесе Ләйлә була. Әби-бабай, бабайның кияүгә чыкмаган сеңлесе, күкшелләрчә әйтсәк, Тәтә — барысы бергә дус-тату гомер кичерә алар. Тик, ни кызганыч, көннәрдән бер көнне ишекләрен кайгы шакый: Миләүшә апага җиде яшь вакытта, әтисе комбайн белән Апас районына басу урырга киткән җирдән юл һәлакәтенә очрый. Ятимлек ачысын татыганда, сеңлесенә җиде генә ай була әле. Әнисе, ире үлгәч тә, “Балаларым аталарының туганнары янында аның рухын тоеп, канатын сизеп үссен”, — дип, килен булып төшкән йорттан китәргә теләми, шунда яшәп кала, фермада эшләвен дәвам итә. Миләүшә апа сөйләвенчә, җил исми тормаса да, гаиләдә һәркем бер-берсен аңлап яши. Каенана килененә: “Улымның яраткан хатыны”, — дип хөрмәт күрсәтсә, килен каенанасын: “Балаларымның әбисе”, — дип кадерли. Әмма тормыш шулай ипләп кенә барганда, язмыш янә сынау әзерли: ике яшь ярымлык чагында, бик каты салкын тидереп имгәнеп калган Миләүшә,
9 яшендә аягын сындыргач, бөтенләй йөри алмаска әйләнә. Табибларның да ярдәме тими — кызга инвалид коляскасында гына йөрергә кала. Миләүшә апа чире турында сөйләргә яратмый.
Кечкенәдән иҗат кешесе булырга хыялланган кызчыкны төшенкелектән каләм коткара. Каләм аның сердәше дә, күңел юанычы да була.
— Әби-бабай намаз укыганда тавышланырга ярамый, уенга да чыга алмыйм. Шулай кулыма каләм алып яза башладым, — дип сөйли ул балачак еллары турында.
Ә иң мөһиме, авыруына карап, беркайчан да кимсенеп яшәми. Әнисе исә кызына таяныч та, юатучы да, көч бирүче дә була. “Балаң өйдә утырганда, ни йөрәгең түзеп йөрергә кирәк”, — дип күршеләргә дә керми башлый. Үзе эшкә киткәндә, Миләүшә янында әбисе кала. Олы яшьтә булуына карамастан, оныклары хакына ул да тау күчерергә әзер тора, хәтта кириллицаны өйрәнеп, газета укый башлый. Боларны күреп үскән Миләүшә үзе дә өйдәгеләрне артык борчырга теләмичә, ничек булдыра ала, үзен шулкадәр тыныч тотарга тырыша. Күркәм холык — җан зиннәте шул. Шуңадыр, күпләр аның хәлен аңлап, үзләре кызга тартыла. Җәйге кичләрдә аларның йорт каршына бала-чага, үсмерләр уенга җыела. Әлбәттә, Миләүшә дә алар янына чыга. Укытучылар өйгә килеп укытса да, сыйныфташлары да ташламый, ун сыйныфны тәмамлый ул.
— Дүртенче сыйныфта укыганда, Башкортстанда яшәүче, шулай ук коляскада утырган шагыйрә бүген инде мәрхүмә Кәүсәрия Шәфикова белән хат языша башладым. Иң беренче шигырьләремне аңа җибәрдем. Соңрак Гакыйль Сәгыйрев, Фәнис Яруллин белән хат алыштым. Ул чорда көнгә егерме хат язмасак, гомер бушка узган кебек була иде, — дип сөйли героем.
Иҗатын да беренчеләрдән Башкортстанда күтәреп алалар. Шигырьләрен җыеп, республика җитәкчелегенә хат юллыйлар, китап чыгаруны сорыйлар. Шулай итеп беренче китабы — “Язмыш ачы — яшәү бәхет” дөнья күрә. “Гомерем буе көтәрмен” һәм “Соңлама” дигән ике китабын якыннарының көче белән үзе чыгара. Хәзерге вакытта тагын бер китабы нәшриятта чират көтә.
Кеше сүзе кеше үтерә, ди халкыбыз. Шигырьләре радио-телевидение, матбугат чараларында чыга башлагач, Миләүшә ханымның иҗатын тәнкыйтьләүчеләр табыла. Кемнәргәдер коляскада утырган каләм иясенең матурлык, бәхет, мәхәббәт хакында язган юллары ошамый, янәсе, андый халәттә әлеге хисләр турында иҗат итеп булмый, диләр. Бу сүзләрне күтәрә алмыйча, шагыйрә ике меңенче елларда язудан бөтенләй туктый. Вакыт уздыру өчен, кул эшенә ябыша: картиналар ясый, баш киеме, бияләй, кофта, шәл бәйли. Гаиләдәгеләр яратып “Юдашкина” дип эндәшә башлый аңа. Әмма күңелне алдый алмыйсың шул, иҗат чишмә кебек барыбер бәреп чыга. Ундүрт ел узгач, героем янә кулына каләм ала. Социаль челтәрләрдәге мактау, рәхмәт сүзләре киселгән канатларны үсендереп җибәрә. Кайбер шигырьләрен көйгә дә салалар. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша берничә иҗат җимешен аудиога яздыра. Миләүшә ханым бүген дә шушы дулкында тирбәлә.
— Безнең нәселдә китапка мәхәббәт булса да, шигырь язучы юк, апам да, сеңлем дә — табибәләр. Апам Менделеевскида кырык елдан артык ашыгыч ярдәмдә фельдшер булып эшләде. Сеңлем утыз елдан артык күрше авылда халык сәламәтлеге сагында хезмәт куя. Алар гомер буе мине үзләреннән калдырмады, кая барсалар да, ияртәләр иде. Өч ел элек әни дөнья куйганнан бирле төп таянычым — шушы ике туганым. Кышын шәһәр җирендә уңайлы дип, апам үзенә алып китсә, җәен авылда сеңлем тәрбиясендә яшим. Йә аларга кайтам. Төп йортта тукталсам, көнгә биш-алты мәртәбә хәл белергә керә, кунарга килә. Апам белән сеңлемнең гаиләләренә, бигрәк тә ирләренә чиксез рәхмәтлемен, — ди Миләүшә ханым.
Хәзер инде аның куллары да бик тыңламый. Шуңа да карамастан, күңелен төшерми. Әле дә бала вакыттагы кебек матурлыкка гашыйк ул. Шушы сыйфаты аңа күркәм итеп яшәргә булыша. Ә инде зурлап иҗат кичәсе уздыру — профессиональме, үзешчәнме — теләсә кайсы шагыйрь өчен зур бәя. Миләүшә Әхмәдуллина да күрә белгәннәре өчен халкына, иҗатташларына, каләмдәшләренә, татар әдәбиятын яратучы һәркемгә рәхмәт укый. Мин исә аның кебек коляскада утырган килеш тә нык рухлы булып, үрләр яуларга ашкынган, сынмас кешеләр янәшәсендә башкаларга да яшәү җиңел дияр идем. Чөнки гыйбрәт алыр зат бар!
Гүзәл САБИРОВА.