• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 12.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“ӨЙДӘ УТЫРУНЫ КҮЗ АЛДЫНА ДА КИТЕРӘ АЛМЫЙМ”

Журналист, язучы Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ өчен бу ел юбилейларга бай. Әңгәмәдәшебез 75 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Журналистика эшчәнлегенә — 50 ел! Риман абый озак еллар дәвамында “Ватаным Татарстан” газетасында эшли. Стиле аерылып тора. Рульгә утырып, ялгызы гына еракларга сәфәр чыгарга ярата. Һәрчак кызыклы кешеләрне, вакыйгаларны табып кына тора. Быел “Бәллүр каләм” XXVII республика бәйгесендә Гран-при иясе булып, Риман абый “Лада-Гранта” машинасы белән бүләкләнде.

— Аллаһы Тәгаләмә, бөтен кешегә рәхмәтлемен. Иҗатым һаман бара, — ди Риман абый. — Әтием шагыйрь иде, иҗатка мәхәббәт миңа шуннан күчкәндер. Аның бик матур шигырь китаплары бар. Әти 93 яшькә кадәр яшәде. Үләренә дүрт ай кала “Бәхет юллармын” дигән поэмасын язды. Минем өчен журналистика — яхшы “чир”.

“Инде кул селтәгән идем”

— Риман абый, машина отуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Бик лаеклы бүләкләү! Бу хакта ишеткәч, ышандыгызмы?

— Әллә ничә ел рәттән: “Бирергә мөмкиннәр”, “Син булырга тиеш”, — дип әйтәләр иде миңа. Ничектер, сәбәпләр чыгып, кичектерелеп килде. Инде кул селтәгән идем. Шуңа быел көтелмәгән булды. Баш мөхәрриребез Гөлнара Сабирова: “Матур костюмыңны киеп кил, Риман абый. Фәридә апаны да ал”, — диде. “Нәрсә була?” — дигәч, бәйрәм карарга килерсең, дип елмайды. Бәлки, берәр медаль бирерләр, дип уйладым. Шуңа кисәк өнсез калдым. Урыннан тора алмадым. Ул өнсез калу әле һаман чыгып бетми. Әллә картайдым, мин әйтәм, тамак төбенә төер утырды, елыйсы килә башлады. Бу — бик зур хөрмәт.

— “Бәллүр каләм” сынын моңа хәтле кайчан алган идегез?

— “Бәллүр каләм” беренче уздырылган елны ук “Мистер хрустальное перо” номинациясендә лауреат булдым. 1998 ел. “Татарстан яшьләре”ндә эшләгән чак. Сын һәм бүләккә картина бирделәр. Әле дә саклана. Башка катнашканым юк иде.

— Машина кайттымы соң әле?

— Документлары әзер түгел иде әле. Көтәбез. Машинаны яшәү рәвешем дип әйтергә була. Минем бөтен “бәхет” аяк сындыру бит. Бу күптән, 1978 елда Актанышка баргач башланган иде… Шуңа гел машина белән йөрим, ул — ярдәмчем. Командировкага да рульдә үзем чыгам. Юлда һәрвакыт җырлап йөрим.

— Бу ничәнче машинагыз була?

— Унынчы. Соңгы вакытта улым белән икебезгә бер машина иде. Хәзер аңа да, миңа да аерым була инде, Алла боерса.

— Риман абый, татар журналистикасына 50 ел хезмәт итәсез! Күпме юллар узылган, күпме сүзләр язылган…

— “Сеңлем, күп эшләдем инде. Китәрмен”, — дип Гөлнарага кергән идем. Ул — бик төгәл кеше, ык-мык итеп тормый. “Риман абый, китсәң, ялкаулыкка чыгасың, иманым камил. Көн саен килеп утыр, димибез. Язмаларыңны биреп барырсың”, — диде.

— Җибәрәселәре килми инде, Риман абый.

— Хәзер тагын китеп булмый менә. Машинаның әҗерен кайтарырга кирәк (көлә). Аннары, “Ватаным Татарстан” коллективына шулхәтле ияләшкәнмен, бер гаилә шикелле. Җай чыккан саен: “Мондагы хатын-кызларның бөтенесенә гашыйк мин”, — дим. Гөлнараны әйтеп тә тормыйм. Заманында “Татарстан яшьләре”нә килеп кергән чая, үткен, акыллы, тырыш кызның ул чагын да бүгенгедәй яхшы хәтерлим. Кызларымны калдырып китәсем килми. Өйдә утыруны күз алдына китерә алмыйм. Әле уйлар, язасы язмалар күп, Аллага шөкер.

 

“Коридорда йөрмә, әйдә, безгә кил”

Риман абый балачагында очучы булырга хыяллана. 43 метр биеклектән кер бауларын бәйләп “очып” төшкәннәрен сөйләп көлдерә. Имеш, башлары әйләнмиме икән, шуны тикшерүләре. Аннары геолог һөнәрен сайлый. “Дөнья күреп, җир астыннан байлык чыгарырга хыялланганмындыр”, — ди. Тик укырга керергә аз гына баллары җитми. Филология факультетында укый башлый. Ул бик матур җырлый, гармунда уйный, заманында бию түгәрәгенә йөри, конферансье булып та эшли.

— Хезмәт юлыгыз кайдан башланды, Риман абый?

— Университетны тәмамлагач, Азнакайның Зур Сукаеш мәктәбенә эшкә җибәрелдем. Үзебезнең авылга тракторсыз кайтып булмый иде. Асфальтлы юлларны күрәсе килгәнгә, ерактагы Азнакайны сайладым. Әмма күңелгә нидер җитмәде. Төп һөнәрем иҗат белән бәйле булырга тиеш икәнен белә идем. Бер ел мәктәптә эшләгәч, Казанга кайттым. 20 елга якын “Казан” телестудиясендә — “Идел” альманахы дип аталган атналык мәгълүмати программада, аннары балалар редакциясендә мөхәррир булып эшләдем. 43 яшь булгандыр, телевидениедән киттем.

— Ни өчен киттегез?

— Яшьлегем телевидениедә үтте, дияргә мөмкин. Китүемнең сәбәбе булды инде. Ул турыда кемгәдер үпкәләп, рәнҗеп искә алмыйм. Шулай кирәк булгандыр. Аннан соң ярым шаяртып, ярым җитди итеп: “Телеэкраннарда чыгарга инде картайдым”, — дип сөйләнеп йөрдем. “Татар-информ”ның оешкан гына вакыты иде. Шунда милли мәсьәләләр бүлеге мөдире итеп куйдылар.

— Ә “Татарстан яшьләре”нә килү ничек булды?

— “Татар-информ”нан “Шәһри Казан” газетасына чакырдылар. Анда озак эшләмәдем. “Татарстан яшьләре”нең ул чакта баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев иде, бер-ике язмамны күреп алган да үзләренә чакырды. Ул — сабакташым, татар хорында бергә җырлап йөргән егет, чыгышы белән Әтнәнеке, якташым дияргә дә була.

— Ул чакта “Татарстан яшьләре” газетасы бик популяр, тиражы 200 меңгә җиткән иде. Сезнең сәясәт турында кыю язмаларны, Дәүләт Советы утырышларыннан репортажларны, төрле районнарга юлъязмаларны яратып укый идек. 1990 елларда иҗат итү дә җиңелрәк булгандыр?

— Кайвакыт миңа кайбер язучылар: “Әйдә, “Ватаным Татарстан”да “Язучы сүзе” башлыйк”, — дип әйткәли. Аннары: “Сез барыбер бастырмыйсыз”, — дип куялар. Мин күрмәгән, укымаган әле, инде чыгармыйсыз, дип әйтәләр. Янәсе, кыю язасылары килә, без куркабыз. Үзен чын иҗатчы дип санаган, оста каләм тибрәткән кеше нинди генә еллар булса да, тарихта нинди генә вакыйгалар чыкса да, сүзен әйтергә мөмкинлек таба, дип уйлыйм. Турыдан-туры түгел икән, төрттереп булса да фикерне әйтә алабыз. Тарихта төрле чор булган: капитализм, социализм… Классик язучыларыбыз нәкъ менә совет чорында чыккан бит. Анда цензура каты булган, язарга ярамаган дип, совет чорын тәнкыйтьләгән булабыз. Ни өчен үлмәс әсәрләр туган икән совет чорында?! Кешенең күңелендә була икән, ул аны халыкка җиткерү юлларын табачак. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә цензура дигән нәрсә кирәктер дә. Ул һәр чорда булган. Төп цензура кешенең күңелендә булырга тиештер. Халыкка дөреслекне җиткерүнең юллары бик күп. Әлбәттә, җиңелрәк чаклар булды инде. Горбачев хакимлек иткән чорларда, Ельцин вакытында да күпмедер дәрәҗәдә цензура йомшарды кебек. Ләкин ул барыбер бетмәде.

— Соңрак үз газеталарыгызны да чыгардыгыз бит әле?

— “Татарстан яшьләре”ндә мөхәррир урынбасары идем. Өстәп, үземнең ике газетаны чыгара башладым: “Законлы газета” (аның әле русчасын да эшләдек) һәм “Яшел эшләпә”. Анысын язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин алып барды. Юридик сорауларга багышланган хатлар күп килә иде. Нишләп әле законнар турында да чыгармаска, дип уйладым ул чакта.

— Шәхси газеталарыгызны япкансыз. Табыш китермәдеме?

— Ул газеталарны ике ел чыгарып карадым. Реклама да, тираж да юк. Акча бетте, бурычка баттым. Яптым мин аларны. Чынлап торып тотынсам, берсен генә алып та бара алган булыр идем. Рәсми рәвештә редакциядә хезмәт куеп, тагын өч газета чыгарып… — алай мөмкин түгел. Үкенмим, үземне сынап карадым. Иҗат кешесе буларак, ирек ошый миңа. Иң яратмаганым — җитәкче, түрә булу. Кайбер кеше шуңа омтыла бит. Минем үз дөньям. Зур акчалар турында да уйлаганым булмады, беркайчан да. Кайбер кеше тиеннәрен саный, байлык куа. Алган әйбернең хакын да хәтерләмим. “Ватаным Татарстан” газетасының ул чактагы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров: “Коридорда йөрмә, Риман абый. Әйдә, безгә кил”, — дип чакырды. Бер редакциядән икенчесенә күчкән кебек кенә булдым.

— Әле яңа китабыгыз чыгарга тора икән?

— “Әйтеп кенә бактым” дигән сәхифәм бар. Ул “Хәзергә шулар” дигән китап булып чыга. Инде әзерләнеп бетә. Күңел кылын кузгаткан һәр нәрсә турында кыска хикәяләр урын алды, эссега тартым. “Риман” жанры инде, кыскасы.

— Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да бит әле сез!

— Язучылар берлегенә ничә яшьтә алдылар, диген… 70 яшьтә. Ул вакытта юньле кеше Язучылар берлегенә керми инде. Күпләр ул чорда язудан туктый…

— Татар журналистикасы, газеталар киләчәге турында ни диярсез?

— “Чит илдә бетми, бездә дә яхшы булыр”, — дим. Бездән 60-70 ел алда бара торган илләр бар. Аларда газеталар бетми бит. Бер төймәгә басуың җитә, интернетта бөтен электрон версияләр юкка чыга. Ә газета кала! Татарча газеталарга күбрәк язылсыннар иде. Бу бит — патриотизм, телебезгә хөрмәт күрсәтү.

— Үзегез интернет белән дусмы?

— Бу яктан мин бераз наданрак. Сайттагы язмаларны телефоннан кереп карап укый алам. Мәкаләләрне гел кулдан язам. Ручка белән яза торган бердәнбер кешедер мин монда. Шулай рәхәт. Һәр хәреф төрлечә языла, үземне рәсем ясаган кебек хис итәм. Почеркым матур түгел, әмма эштәге кызлар таный, компьютерда бер хатасыз диярлек җыялар.

“Хатынымның һаман яңа якларын ачам”

— Риман абый, сезнең өйләнү тарихы да кызык булган икән.

— Казанда Фәридә белән танышкач, кызык өчен дип, авылларын күрергә Елховойга (Әлмәт районы) кайтып киттем. Кем уйлаган бит… Капка төбенә утырдым. Бер әби ишекне ачты да кире кереп китте. Фәридәнең әтисенең әнисе Закирә әби булды ул. Шул арада эшне бик тиз хәл итеп тә куйды. “Бездә кыз авылына кайткан егет кул сорарга кайткан була. Өйләнергә тиешсең. Авыл җирлеге белән сөйләштем. Иртәгә язылышырсыз”, — димәсенме. Янымда акча да, бернәрсә дә юк. Тизрәк Казанга киттем. Таһир Якуповтан алтын балдакка дип бурычка акча алып тордым әле. Бар иде заманнар… Балдак алып, бер көннән өйләнергә Елховойга кайтып киттем. Әти-әни белми дә калды. Өйләндем дип, авылга хат яздым. Заманасы шундый иде инде. Елховой халкы бик кунакчыл. Атна буе, кияү дип, кунактан кунакка йөрттеләр. Соңгы курста идем. Өйләнгәч, Азнакайга укытырга киттем. Фәридә — Казанда. Бер-беребезне бик сагына идек. Шуннан бер ел эшләгәч, чемоданымны алып, кеше күрмәсен дип, су буйлап кына зур юлга чыктым да, Бөгелмә аэропортына киттем. Кайттым. Эш тә, торыр җир дә юк. Аннары тулай торакта урын булды. Утын ягып, керосин кулланып ашарга пешергән чаклар бар иде. Бәхетле булдык. Әкренләп бар да җайланды.

— Фәридә апа нихәл соң?

— Фәридә гомер буе ЗАГСта эшләде. Бергә 52 ел яшибез. Үземне гомер буе хатыныма бурычлы, дип саныйм. Ул шулай булырга тиеш тә. Язучыларның биографиясен шактый беләм. Һәрберсе диярлек иң ышанычлы тыл дип хатынын атаган. Киңәшчем булып, иҗат гомерен озайтуда аның да роле бар. Язгач, хатыныма укып күрсәтәм. Төзәтмәләр кертә. Аны үземчә исәпкә алган булам. Газета чыккач, тагын бер бәя бирә.

Фәридә хәзер өйдә генә. Лаеклы ялда да тик тормый. Кыш буе чаңгыда йөри. Юл аркылы гына Имәнлек урманы. Кеше яши-яши бер-берсеннән туярга да мөмкин. Ләкин без туя торган булмадык. Хатынымның әле дә моңарчы белмәгән якларын ачам. “Ярты гасыр буе кем икәнеңне белми яшәгәнмен икән”, — дип шаяртам. Фәридәнең филолог булуы да әйбәт булды. Без — фикердәшләр, кызыксынулар уртак.

— Улыгыз нинди юнәлешне сайлады?

— Булатның үз эше бар. Казан дәүләт икътисад университетын тәмамлаган иде. Әле тагын укырга керде. КФУда психология буенча укый. “Эшемдә кирәк, әти”, — ди. Мөстәкыйль итеп үстердек. Студент чакта Булат Америкага барды. Кырык көн эчендә бер “Жигули”лык акча эшләп кайтты. Җиһаз ташучы бер фирмага эшкә урнашкан, төннәрен савыт-саба юучы булып ресторанда эшләгән. Инглизчәне әйбәт белә иде. Бер бала булса да, иркә үсмәде. Татарча өйрәнсен дип, авылга кайтарып куя идек. Гаиләсе белән бездән аерым яшиләр. Оныгыбыз Кәрим үсеп килә.

— Сезне бик бакча җанлы дип беләбез.

— Бакчабыз Биектау ягында, 4 сутый инде. Бер якта елга, икенче ягында урман. Тыныч. Өебез кечкенә генә. Артыгы кирәкми дә. Зур йортларга кызыкканым юк. Күп эшен үзем эшләп чыктым. Чирәмне махсус калдырдым, ял урыны булсын, дидем. Бер теплица гына куйдык. Аз гына бәрәңге, берничә төп помидор утыртабыз. Мунча бар. Кошлар сайрый. Бакчада рәхәтләнеп язам да язам. “Берәр нәрсә кирәк түгелме?” — дигән булып, янымда хатыным йөри (көлә).

Риман абый Арча районының Субаш Аты авылында биш балалы гаиләдә туып-үсә. Кызганыч, бер энекәше араларында юк инде. 55 яше туларга дүрт көн кала үлә. Әтисе гомер буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, шагыйрь, әнисе тәрбияче вазыйфасын башкара. Әти-әнисе тигез гомер итеп, бакыйлыкка да бер-бер артлы диярлек китеп баралар. Әнисе бик юмор хисле, җор телле була. Риман абыйның да табигате шундый.

— Туган якта кемнәрегез бар?

— Кеше калмады шул анда… Йортыбыз 1961 елда салынган, авыша башлаган иде. Өй бетмәсен дип, анда бертуган апамның кызы ире белән былтыр ремонт башлады, нигезен яңарттылар. Җәйге ялда кайткалыйлар. Үзем дә кайтып йөрим. Әти-әни каберен күреп чыгам.

— Риман абый, быел 75 яшегез тулды бит әле!

— Үзем әллә ни план кормаган идем. Арчалылар оештырды, сәнгать мәктәбендә менә дигән итеп узды. Анда да баш мөхәрриребез Гөлнараның кулы уйнады инде. Хөрмәт итәләр, рәхмәт! Шулай булгач, ничек эштән китим дә, ничек өйдә утырыйм, ди…

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru