Тиз арада популярлык казанган яшь җырчы Марат Яруллинның әтисе Максут ага быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул бүген дә туган ягы Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылы мәдәният йортын җитәкли. Максут аганы без дә гомер бәйрәме белән котладык.
— Максут ага, сезнең хакта алыштыргысыз кеше диләр. Кайсы өлкәдә эшләсәгез дә, җыр-моң гомерлек юлдашыгыз бугай?
— Гаиләдә бер бала үстем. Әтием яшьли вафат булды. Миңа дүрт яшьләр тирәсендә аның гармунын төзәтеп китерделәр. Әнинең эштән кайтканын көтә-көтә, әбигә кушылып, “И туган тел” җырын уйнаганымны хәтерлим. Әтисез үсү җиңел булмады. Тулы гаиләдән булмагач, кайберәүләр кимсетеп карый иде. VII сыйныфта укыганда, юл төзелешендә эшләп, беренче гармунымны сатып алдым. Шуннан сәнгать өлкәсенә юл салынды инде. Мәктәптә укыганда район күләмендәге фестивальдә “Гөлмәрьям” җырын башкарып, беренче урын алдым. Армиядә урманга чыкканда кычкырып җырлап җибәрә идем. Район судында эшләгәндә дә сәхнә гел үзенә тартты. Иҗадый бәйгеләрдә актив катнаштым. Озак еллар Кызыл Октябрь районында мәдәният бүлеген җитәкләдем. Бер бәйрәм, туй миннән башка узмый иде. Ул чакта аппаратуралар да юк бит. Журналист Рифат Фәттахов — минем туганым. Ул якташыбыз Рәшит Ваһапов фестивален оештыруга зур көч куя. Бу эшне бергә башлаган идек. Рәшит Ваһаповның исемен мәңгеләштерү өчен музей да ачтык. Шөкер, хәзер фестиваль халыкара күләмдә уза. Лаеклы ялга чыккач та, халык соравы буенча, Актук авылы мәдәният йортын җитәклим. Һәр милли бәйрәмне тиешенчә оештырырга тырышабыз. Баянда уйныйм, җырлыйм. Бик күп дипломнарым, җиңүләрем, СССРның мәдәният отличнигы исемем дә бар. Иң кыйммәтлесе — тамашачының алкышлавы, үзеңнең кирәкле булуыңны тою.
— Хатыныгыз Рафия апа белән 45 елга якын тигез гомер кичерәсез. Тату яшәүнең сере нидә?
— Рафиягә 68 яшь, ул район мәктәбендә биология, география укыта. Шигырьләр дә яза. Улыбыз Марат башкара торган “Кемнәр сине шулай яратыр” җырын, мәсәлән, Рафия язды. Гаиләдә төрле хәлләр була. Иң мөһиме — бер-берең белән аңлашып яшәү. Мин — йомшак күңелле кеше. Бәхәс вакытында дәшми калырга тырышам. Вакытында сүз әйтмәү, туктап кала белү мөһим. Улым Ринатка да: “Яратып өйләнешкәнсез икән, гомерлеккә бергә яшәгез. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез”, — дим.
— Марат өйләнәм дип әйтмиме соң әле?
— Маратка быел 31 яшь тулды. Казанга концертына баргач та, сиңа өйләнергә вакыт, дип әйтеп кайттым. Иң мөһиме — үзен аңлый торган кеше тапсын. Матурлык туйда гына кирәк ул. Тормыш иткәндә акыл кирәк.
— Балаларыгыз, үзегез саф татар телендә сөйләшәсез. Ана телен ничек саклап кала алдыгыз?
— Элек-электән гаиләбездә татар моңы яңгырап торды. Күп нәрсә тәрбиягә бәйле. Гаиләдә үзгә җылылык, бердәмлек булырга тиеш, дип уйлыйм. Шөкер, безне районда беләләр, Яруллиннардан үрнәк алырга кирәк, диләр. Мактанып әйтүем түгел. Әти-әни баласы өчен өлге сыман. Безнең гаиләдә эчү, тарту, бер-береңне хурлау булмады. Балалар мине күз карашыннан аңлый иде. Хәзер, үзләре әти-әни булсалар да, буй җитсәләр дә шулай. Шөкер, оныкларыбыз да татарча сөйләшә, җырлый. Электән бергәләп концертлар кую гадәте бар. Мин: “Оланнар, чыгыш ясарга кирәк!” — диюгә, җыелып чыгып китә идек. Мәскәүгә күченү мөмкинлеге дә булды, тик авылны ташламадым.
— Кызыл Октябрь районында күп галимнәр, җырчылар Хәйдәр Бигичев (Чүмбәли авылы), Рәшит Ваһапов (Актук авылы) һәм баянчы Рамил Курамшин (Кочки-Пожарки авылы) туган. Мәктәпләрдә татар теле укытыламы?
— Кызыл Октябрьдә 9 меңгә якын кеше яши, татарлар сан буенча беренче урында тора. Район үзәге Уразовка авылы мәктәбендә татар теле төп фән буларак укытылмый. Атнасына бер-ике тапкыр аны өстәмә өйрәнәләр. Ә башка кайбер авылларда, әйтик, Рыбушкино, Семеновка мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты фән буларак атнасына 5 тапкыр укытыла. Укучылар еш кына Казанга ана теле буенча олимпиадаларга бара. Районда татар телендә чаралар уздырыла. Һәр ел гореф-гадәтләргә туры китереп, Сабан туен оештырабыз. Бездә туфрак уңдырышлы. Шуңа да авыл хуҗалыгы тармагында шөгыльләнүчеләр, фермерлар күп. Яшьләрнең шәһәргә китүе һәр төбәктә гадәти хәл инде. Бездә дә Мәскәүгә китеп төпләнәләр. Әмма һәр ял алар туган нигезенә кайта. Йортларын рәтлиләр, әти-әниләренә булышалар. Улыбыз Ринат та Актук авылында туган нигеземдә йорт салды. Алар күбрәк Мәскәүдә, Казанда булсалар да, бирегә кайтып йөриләр. Яшьләрнең татарча сөйләшүе дә сөендерә. Үзем дә авыл балаларына: “Татарча исәнләшмәсәгез, клуб янына килмәгез дә”, — дидем. Шөкер, мәчетебез бар. Мәдрәсәдә дин сабаклары укытыла. Актукта 300 гә якын кеше яши. Балалар 1 чакрым ераклыктагы Уразовка авылы мәктәбенә барып укый.
— Өч балагыз да сәхнә юлын сайлаган. Сез аларның иҗатыннан канәгатьме?
— Шөкер, балаларымнан канәгатьмен. Ринат белән Гөлнара Мәскәүдә беренчеләрдән булып бәйрәм чараларын рус һәм татар телендә алып бара башладылар. Икесе дә моңлы җырлый. Ринат оста баянчы да, күп фестивальләр лауреаты. Марат, гомумән, беренче тапкыр 2 яшь тә 7 айлык чагында чыгыш ясаган иде. Эшләргә тырыша, молодец. Яшьләргә яшьләрчә кирәк бит. Шуңа төрле алымнарны кулланып карый. Безнең өчен балаларның бу тормышта үз юлларын табуы, әти-әнидән кайтып акча сорамаулары зур шатлык инде. Шөкер, балаларыбыз үзләре безгә ярдәм итә.
— Иҗаттан тыш ниләр белән шөгыльләнәсез?
— Бүген без — кадерле дәү әти белән дәү әни, өч оныгыбыз үсеп килә. Элек мал-туар асрый идек. Хәзер тавык-чебешне дә бетердек. “Әйдә, хатын, үзебез өчен рәхәтләнеп яшик әле”, — дидем. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Төрле чаралар алып барабыз. Сәламәтлектән аермасын. Якыннарымның хөрмәтен тоеп яшәү — зур шатлык.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.