Туган авылда туган нигез каршы алу — нинди зур бәхет! Әле ул гади генә түгел, ә каралган, курчак өе кебек матурлап ясалган да булса! Чувашстанның Козловка районы Кармыш авылында гомер итүче Халидә апа һәм Ринат абый Мөхәмәтҗановлар гаиләсе туган йортны кадерләп саклый. Казаннан балалар, оныклар кайтканда, өй тагын да ямьләнеп китә.
Капка төбендә ат арбасы тәгәрмәче куелган эскәмия каршы ала. Димәк, җәйге рәхәт көннәрдә кич утыру йоласы сакланган. Чисталык бөркелеп торган бу хуҗалыкта бер артык әйбер дә юк. Сарай-мунчаларга такта-күрсәтмәләр дә элгән Ринат абый. Әйтик, “Коралханә”дә һәр корал үз урынында — кирәк әйберне эзләп аптырыйсы юк.
Бакчадагы һәр агач, һәр яшелчәнең үз “исеме” бар. Нигез хуҗасының бай фантазияле икәнен капка төбеннән үк аңлап алсам да, бакчадагы матурлыкны, тәртипне күреп, таң калдым. Җирнең бер генә почмагы да әрәм ятмый. Чын кое сакланган нигезләр күпме икән хәзер? Ринат абый белән Халидә апаның бакчалары уйландырырлык та, сокландырырлык та. Хәтта су бочкасы да матур рәсемнәр белән бизәлгән.
Ринат Хабирҗан улын якташлары укытучы, Кармыш мәктәбе директоры буларак та бик хөрмәт итә. Иҗадый шәхес хезмәт юлын туган авылының мәдәният йорты директоры буларак башлый. Ул бүген дә баянын кулыннан төшерми. Аннары мәктәпкә пионервожатый булып урнаша. Читтән торып, Казан дәүләт педагогика институтының филология-тарих бүлеген тәмамлый. Эшчәнлеген туган мәктәбендә татар теле укытучысы булып дәвам итә. Аннары ике дистә ел педагогик коллективны җитәкли. Хәзер тормыш иптәше Халидә Кыяметдин кызы белән икесе дә лаеклы ялда. Халидә апа да күп еллар мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйган. Матур гаилә ике бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары, әти-әнисенең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен үзләштергән, гаиләсе белән Казанда яши. Мәктәптә инглиз телен укыта. Кече кызлары Гөлүсә — почта хезмәткәре, ире белән кыз һәм ул үстерәләр.
Баланың баласы балдан татлы, диләр. Ринат абый белән Халидә апа дүрт оныгын аеруча сагынып көтеп ала. Ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыгы, атынгычлар бар. Бабалары булдырган музейны аеруча яраталар икән. Ләкин анда болай гына кереп булмый. Ишек төбендә касса урынына чиләге булган кассирга кадәр тора. Эш сәгате һәм музейда үзеңне тоту кагыйдәләре язылган элмә такта да бар. Ә музейда нәрсә генә юк — элек әби-бабайлар кулланган җиһазлар, борынгы эш кораллары, савыт-сабалар, уенчыклар.
— Балалар, оныклар тарихны белеп үссен дип тырыштык. Бу әйберләр кайсы кайда аунап ята, югалып бара иде. Хәзер һәркайсы игътибар үзәгендә, — ди музей хуҗасы Ринат абый.
Татарстаннан еракта — чит төбәктә яшәвенә карамастан, туган теленә, гомумән, нәселенә тугры калган Ринат абый хәзерге көндә оныкларын менә шундый чаралар ярдәмендә тәрбияли. Күпме иске әйбер яңа сулыш алып, тәрбия ролен башкара.
Әйләнә-тирәсендәге һәр нәрсәне, һәр кешене яраткан Ринат абыйның күңеле иҗат белән тулы. Аның тамырлары нык. Дәвамчылары да бу кыйммәтләрнең кадерен онытмас!
Динара ӘХМӘТ, Казан.