Танылган блогер, журналист Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВАның изге җирләрдәге сәфәрен күпләр күзәтеп барды, үзләренә күп файдалы мәгълүматлар алып, дога кылуын сорап, теләкләрен яздылар. Бер айга сузылган сәфәрдәге хис-кичерешләре, туган җиргә кайткач гадәти тормышка ияләшеп китүе хакында Рәфилә белән әңгәмә кордык.
“Ният һәм сабырлык бик тә мөһим”
— Рәфилә, изге җиргә аяк баскач нәрсә хис иттең? Моңа кадәр гомрә хаҗында булган идең.
— Әйе, без ел ярым элек беренче тапкыр ирем белән кече хаҗда — гомрә хаҗында булдык. Кайтканда изге җир белән саубуллашу бик авыр булган иде. Мәккәгә барганнан соң, ярты йөрәгең шунда кала, диләр. Быел “Әл-Хәрам” мәчетенә килүгә, аннан китеп тә тормаган кебек хис кичердек. Дөресен әйткәндә, әти-әниләр, балалар, якыннарны никадәр нык сагынсак та, бездә изге җирдән кайтасы килмәү хисе көчлерәк иде. Зур хаҗдан соң дөнья тормышына әйләнеп кайту авыррак икән. Әле һаман да күңел белән Мәккәдә йөрибез. Кәгъбәтуллаһ тирәли әйләнгәнне, намаз укырга урын эзләгәнне төштә күреп уянам.
— Синеңчә, хаҗның нәкъ менә хатын-кыз өчен аеруча җаваплылык таләп иткән ягы нәрсәдә икән?
— Гомрә хаҗына һәрвакытта да барырга мөмкин, әмма олы хаҗны беренче тапкырында ук тиешенчә үти алмасак, икенче мәртәбә үтим дип килсәк тә, ул фарыз түгел, ә сөннәт гамәл булып китәчәк. Шуңа да зур хаҗга аеруча җитди карарга кирәк. Олы хаҗга кеше дөнья турындагы бөтен уйларын, мәшәкатьләрен онытып, фәкать Аллаһы Тәгалә юлында булам, дип кенә барырга тиеш. Ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә олы хаҗ — зур җаваплылык, чөнки хаҗ ул — фарыз гамәл һәм әлеге фарыз гамәлне үз гомереңдә бер тапкыр үтәргә тиешсең.
Ният һәм сабырлык бик тә кирәк. Бигрәк тә кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә. Мина үзәнлегендәге палаткаларда ничә көн утызлап кеше яшәдек, Гарәфәттә торганда да кеше күп, тәһарәтханәләргә дә чират торып керәсе. Шуңа да биредә иң мөһиме — сабырлык, үзеңне генә уйламау, башкаларга да игътибарлы булу. Анда Аллаһтан зур сынаулар көтәбез, ә Ул безне күршебез белән сынарга мөмкин. Моны Аллаһы Тәгаләнең сынавы икәнен аңламый калуыбыз бар, күршебезгә ачуланып, аны рәнҗетергә мөмкинбез. Хаҗда юк кына әйберләр белән дә Раббыбыз безнең сабырлыкны сыный ала. Бу сәфәрнең мөһимлеген аңлап, ахыргача сынатмаска кирәк, чөнки аэропортка кайтып җиткәч тә, сыналырга мөмкинбез.
Хатын-кызларга килгәндә, шунысы бар: алар сөйләшеп, үзләре дә сизмәстән гайбәткә керергә, сабырсызланып, авыр шартларга ризасызлык белдереп алырга мөмкин. Шуңа да уйларыбызны, ниятләребезне, телебезне дөресләп, гел догада, зикердә булырга тырышу мөһим.
— Мәккәдәге кызулыкны бездәге эсселек белән чагыштырырлыкмы?
— Анда бөтенләй башка төрле эсселек. Мәсәлән, интернетта +45 оС дип күрсәтсә дә, чынлыкта +50 оС булгандыр, эссе, мунчада сыман. Ләкин ул чыдап булмаслык түгел, чөнки мәчеттә, кунакханәдә, автобуста да кондиционер эшләп тора. Бөтен уңайлыклар да бар. Кәгъбәтуллаһ тирәли тәваф кылганда, кешеләр бер-берләренә терәлеп үтсәләр дә, җил исеп куя һәм рәхәт булып китә. Аллаһы Тәгалә авырлыгын да күрсәтә, җиңеллеген дә бирә. Андый хикмәтләр бик күп.
— Нинди танышулар аеруча кызыклы булды?
— Дубайдан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән гарәп кешеләре белән аралаштык. Мәдинәдә Алжир мөселманнары белән бер катта тордык. “Россиядән”, — дигәч, шаккатып, үзара: “Алар, чыннан да, Россиядәнме?” — дип, сөйләшә башлыйлар. Күп гарәп кешеләре Россиядә мөселманнар, дин тотучылар юк, дип күз алдына китерә, ахры. Бездән: “Сез гарәпчә сөйләшә, Коръәнне дә гарәп телендә укый беләсезме?” — дип сорыйлар.
Намазда утырганда янәшәбездәге кешеләр белән дә сөйләшкәләп алырга туры килә. Анда да хикмәтле кешеләр очрый. Мәсәлән, Бангладештан олы яшьтәге бер апа белән таныштык, ул үзе укый-яза белми, оныгы алып килгән.
“Догаларың кабул була”, — дип яздылар”
— Дога кылуыңны сорап язучы кардәшләрдән хәбәрләр бармы? Күп очракта, кеше хаҗдан кайтып җитәргә өлгергәнче, аның кемдер өчен кылган догалары кабул да була.
— Әйе, әлхәмдүлилләһ, кайберәүләр: “Догаларың кабул була башлады”, — дип язды. Әмма моны: “Мин дога кылдым да аларның догалары чынга ашты”, — дип әйтә алмыйм. Бөтен нәрсә дә Аллаһ ихтыярында. Дога кылуны сорап язучыларның догасын кайсын “Әл-Хәрам” мәчетендә, кайсын Гарәфә көнендә кылдым. Барлыгы меңнән артык хат иде, соңгыларын Мәккәдән Мәдинәгә киткәндә укыдым. Ирем Нияз да булышты. Әлеге кешеләрнең догаларын укыганда: “Алар өчен хәерле икән, кабул булсын”, — дип тә теләдек, чөнки кеше кайбер теләкләрне үзенә хәерле дип уйларга, ә алар аңа хәерле булмаска мөмкин. Моны белә алмыйбыз, бары Аллаһы Тәгалә генә белә. Өстебездә әманәт булып калмасын дип, сораган һәркемнең догасын кылдык.
— Хаҗга бару нияте белән йөреп тә, әлегә тормышка ашырырга батырчылык итмәүчеләргә нинди киңәшләр бирер идең?
— Иң беренче чиратта дога кылу, ниятеңне дөресләү мөһим. Безнең ният — Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга теләү, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең эзләре буенча йөрү, ул йөргән җирләрне күрү, хаҗның фарыз гамәл икәнен аңлау. Әгәр безнең физик һәм матди яктан хаҗ сәфәрен кылырга мөмкинлегебез бар икән, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, юлга чыгарга тиешбез. Бу фарыз гамәл юктан гына билгеләнмәгән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәяхәт итәргә кушкан, ә хаҗ — аеруча мөһим сәфәр. Биредә тәнебез, җаныбыз, малыбыз белән гыйбадәт кылабыз, ягъни ул барлык гамәл-гыйбадәтләрне берләштерә. Шуңа әгәр мөселманга Аллаһы Тәгалә шундый мөмкинлек бирә икән, барырга омтылырга кирәк.
Күп хәзрәтләр: “Мөмкинлеге булып та, зур хаҗга бара алмаучылар бар, чөнки бирегә Аллаһы Тәгалә Үзе чакырырга тиеш”, — ди. Әлегә андый мөмкинлеге булмаучыларга догада булырга, моның өчен сәбәбен кылырга, әкренләп акча җыярга кирәк. Әгәр кеше акча җыя башлап та, хаҗ кыла алмыйча бакыйлыкка күчсә, Аллаһы Тәгалә каршында әйтер сүзе булачак. Димәк, бу аңа насыйп булмаган дип аңлыйбыз, ә инде насыйп гамәл икән, Аллаһ әлеге кешегә тиз генә акчасын җыярга ярдәм итә.
Безнең белән барган кешеләр арасында шундый матур бер гаилә бар иде, аларның эш урынында күп акча түләнми. Журналист буларак, алардан кызыксынып: “Күп еллар дәвамында акча җыйгансыздыр?” — дип сорадым. Алар: “Хаҗга баруны бик каты теләп, догалар кылдык һәм икебезгә дә бер кеше хаҗ гамәлен кылыр өчен акча бирде”, — диделәр. Шундый хәлләр дә була ала.
Хаҗга сау-сәламәт һәм яшь вакытта барырга кирәк, дип саныйм, чөнки өлкәннәргә барыбер авыррак, әмма Аллаһ Үзе җиңеллеген бирә. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да юлларын ачып, мөмкинлекләрен бирсә иде. Һәр мөселманга бу фарыз гамәлне үтәү насыйп булса иде.
Айсылу ЮЛДАШЕВА.