Җәй-көз айлары — туй- никахлар чоры. Борынгыдан килгән гадәт буенча, бакчада, кырда мул уңыш өлгергәч, яшьләргә муллык теләп, никах мәҗлесләре, туйлар үткәргәннәр. Хәзер дә күпләр кавышу көнен шушы мул вакытка туры китерергә тырыша. Әмма никах-туйларның узу рәвеше элеккедән бик аерыла. “Гадел” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВ белән гаилә кыйммәтләре турында сөйләштек.
— Рөстәм хәзрәт, никахның асылы нәрсә?
— Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Никахлашып яшәгез”, — ди. “Никах” ул — Раббыбыз каршында бер-беребезнең хакларын үтәп, матур итеп, тыныч кына яшәргә ризалык бирүне аңлата. “Рум” сүрәсенең 21 нче аятендә: “Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды…” — диелә. Моны, никахлашып бергә яшәү һәм бер-беребездә тынычлык табу өчен, безнең хатыннар үзебездән үк яратылган дип аңларга кирәк.
— Төп шартлары нинди?
— Никах укуның беренче шарты — ике якның да иманлы булуы. Бу Аллаһы Тәгаләгә, Пәйгамбәребезгә ышанып, Раббыбыз кушканнарны үтәп, Ул тыйганнардан тыелып, матур, күркәм итеп яшәү дигән сүз. Икенчесе — әти-әнинең хәер-фатыйхасын алу. Өченчесе — шаһитлар. Алар иң кимендә ике мөселман ир-аты яки бер ир һәм ике мөэминә ханым була ала. “Ниса” (“Хатыннар”) сүрәсенең 22-24 нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә кем белән кемгә гаилә корырга мөмкин икәне турында әйтә. Ир кешегә, әйтик, әнисе, апасы, бертуган сеңлесе һ.б. белән никахлашырга ярамый. Шаһитлар бу хакта хәбәрдар булырга, егет белән кызны яхшы белергә тиеш. Дүртенчесе — мәһәр. Хатын-кызларның хакын бирү турында “Ниса” сүрәсенең 25 нче аятендә искәртелә. Бишенче шарт — ризалык. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны көчләп яки үз теләгеннән башка кияүгә бирүдән тыя. Никах уку өчен ике якның да ризалыгы кирәк. Менә шушы шартлар үтәлсә, билгеләнгән көнгә никах мәҗлесенә җыелабыз, хәзрәтне чакырабыз. Никах укылгач, егет белән кыз бер-берсенә хәләл санала.
— Хәзер никах белән туй кушылды, хәтта никах туе диләр, җырлап-биеп уза. Бу шәригатькә туры киләме?
— Бу уңайдан фикерләр төрле. Алып баручылар булу, музыка уйнатуны кайбер галимнәр өнәми, икенчеләре монда зыян күрми. Әлбәттә, никах ул — сөенечле вакыйга. Шатланганда бәйрәмне күркәм, матур итеп үткәрергә мөмкин. Татарстан җирлегендә никахлар шул рәвешле уза да. Әгәр кем дә кем никахның тамадасыз, җырсыз булуын тели икән, рәхим итсен! Анысы да бик күркәм.
— Бурычка батып, кредит алып уздырылган никах дөресме?
— Динебездә кредит-мазар тыелган. Әти-әнигә, килгән кунакларга чәй эчертү өчен кредит алырга кирәкми. Никах ул — яшьләрнең бәйрәме. Аларны бурычка батырсак, нинди бәйрәм инде?!
Шуны да әйтергә телим: өйләнешер алдыннан мәчеткә барып хәзрәт белән киңәшләшү, никахның шартларын алдан белеп тору зыян итмәс. Аларны төптән аңласак иде. Иманлы булу дигән сүз бик тирән мәгънәгә ия һәм аның асылын гомерең буе эзләргә дә мөмкин. “Рум” сүрәсенең 21 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “…сөю һәм мәрхәмәтле булу…”, — ди. Никахлашканда үзеңдә менә шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышырга кирәк. Өйләнешкәнче шулай ук бер-береңне мөмкин кадәр күбрәк белү мөһим. Бүген күрештең, иртәгә килештең, өченче көнгә никах укыттың булмасын иде. Гаиләне төпле фикер белән корып, Аллаһы Тәгаләнең бүләге — Туган балаларны мәхәббәт җылысында, җәмгыятькә файдалы итеп тәрбияли алсак иде.
— Нинди никах бәхетле, озын гомерле һәм бәрәкәтле була?
— Беренчедән, гаилә ялганнан башланмаска тиеш. Еш кына өйләнешкәч, киленнең — теле, кияүнең күзе ачыла. Баштан ук бөтенесен килешеп куярга кирәк.
Икенчедән, никахтан соң да бер-берегез белән сөйләшеп һәм бер-берегезне ишетеп яшәргә тырышыгыз. Уртак фикер — бәхетнең бер сере. Рәсүлебез: “Сез — бер-берегезгә көзге”, — ди. Өченчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә күп урында йөрәк турында әйтә. Гаилә кору да йөрәк, хис белән бәйле. Аллаһы Тәгаләне, бөтен җан ияләрен, адәм балаларын яратыйк. Шул чагында Раббыбыз да безне яратыр. Ул яраттымы, бөтен фәрештәләр яратыр. Фәрештәләр яратса, барлык адәм балалары да хөрмәт итәр. Иң ышанычлы һәм җиңел юл — яратып яшәүдә.
“Ий Раббыбыз! Үзең безне һидәяткә күндергәнеңнән соң, йөрәкләребезне тайпылдырма һәм безгә Үзеңнән рәхмәт бир, чөнки Син — чиксез рәхмәт бирүче!” (“Гыймран” сүрәсе) — дип дога кылырга да онытмыйк. Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә иминлек, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә тазалык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят, иман байлыгы биреп, һәркайсыбызга хәерле, бәрәкәтле, имин тормышлар насыйп итсен!
“Бабайларның туй көне иде”
Наилә ХАРИСОВА, Сарман, Җәлил:
— Бер мәктәптә укысак та, аралашкан булмады, интернет аша таныштык. Беребез — хоккей, икенчебез волейбол белән шөгыльләнгәч, ярышларда да күрешә идек югыйсә. Казанда укыганда өч еллап дус булып йөрдек. Декабрьдә Эмиль тәкъдим ясады. 15 июньдә — Эмильнең әби-бабасының алтын туйлары көнне Җәлилдә никах укыттык, шунда ук язылыштык. Җитмешләп кунак килде. Алдан ук кафе, алып баручы һ.б. сөйләшеп куйдык. Оештыру эшләрендә әти-әниләр бик булышты. Күлмәк алырга кибеткә баргач, ошаган беренчесен кидем дә, башка салырга теләмәдем. Шундук бизәнү әйберләре дә сайладык. Мәһәргә мультистайлер сорадым. Туйда Эмильнең әти-әнисе безгә җыр бүләк итте һәм бу безнең өчен көтелмәгән бүләк булды. Шушы көннәрдә Мисырга очабыз. Туй сәяхәте — Эмильнең туган апасыннан бүләк.
Никах туеннан соң, йорт арендалап, бөтен дуслар — 35 ләп кеше рәхәтләнеп ял иттек. Туйга киткән чыгымнар бүләккә бирелгән акча белән капланды.
“Гореф-гадәтләрне саклыйбыз”
Гөлфия МИНСӘЕТОВНА, алып баручы, Чувашстан:
— Бездә туйларга күбрәк Казан алып баручыларын чакыралар. Күптән түгел Пенза өлкәсендә булып кайттык. Анда халык бай яшәсә дә, тыйнаклык саклый. Туйда 100, 200 әр мең сум акча салучылар булды, берәү дә масаймый, яшьләрнең тормышы өчен тырышканнары күренә. Бездә дә уңган, хезмәт сөючән халык яши. Туйлар да купшы уза, бирнәләр арта бара, мәһәр кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә. Өйләнү-кияүгә чыгу бәясе миллионнан арта. Кемнеңдер әти-әнисе, кешедән калмыйм дип, кредит алып булса да, шулай зурлап уздыра. Үземнең дә ике улым өйләнде. Никахта гына кунаклар 160 тан артты. Туйларда инде кунаклар 200 дән дә ким булмый.
Шунысы куандыра: бездә гореф-гадәтләр саклана, туй-никахлар татар телендә алып барыла. Мәҗлесләр хәләл, исерткеч эчемлексез уза. Егет ягы кыз йортына кул сорарга килгәндә үк мулдан әзерләнеп каршы алалар. Аннары никах, берәр атнадан зурлап туй уза. Никах укылгач, сәдакалар тараткач, ике кодагыйның ике матур чәйнектә тәмле итеп хуш исле чәй пешерү гадәте бар. Алар теләкләр телиләр, бер-берсенә яулык бәйлиләр. Аннары кунакларны чәй белән сыйлыйлар. Табынга кияү балы, каз, савым күмәчләре чыга. Кунаклар, тәмле сыйдан авыз итеп, туганлашып таралыша.
“Кайчак көнгә 50-60 парны терки идек”
Гөлнара ХАФИЗОВА, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
— Унҗиде еллап Казанның үзәк ЗАГСында эшләдем. Иң беренче теркәгән парны хәтерләмим, әмма ул көнне йөрәгемнең ничек типкәнен үз күзем белән күрдем. Сөйлисе сүзне атналар буе ятласам да, әллә ничә мәртәбә кабатласам да, бик дулкынланганым истә. Регистратор эше читтән караганда гына җиңел, чынлыкта бик авыр, җаваплы хезмәт. Чөнки кәефең юк, проблемаларың бармы, анысы мөһим түгел, син парларны елмаеп каршы алып, никахны теркәп, матур итеп котлап, уңай энергетика белән озатырга бурычлы. Миңа театр училищесында актерлык осталыгына уку ярдәм итте. Көнгә 50-60 парны теркәгән чаклар да булды.
Берсендә гади генә киенгән, бер-берсенә шулкадәр нык охшаган кияү белән кәләш никахларын теркәргә керде. Аларны күргәч, арулар онытылып, матур теләкләр белән озатып калдым. Ничектер күңелгә якын тоелдылар. Атна-ун көн уздымы икән, аерылышырга гариза язганнар! Холыклар туры килмәде, диләр. Гаризаларын кабул иттем, әмма “ашыкмагыз әле, ныклап уйлагыз, сез шулкадәр бер-берегезне тулыландырып торасыз” дип, үгет-нәсыйхәтемне дә җиткердем. Гаризаларын кире алдылар. Берничә ел узгач, кибеттә мине танып, яныма килделәр. Аларны бергә күргәч, сөендем.
Ә берсендә футболкаларына “жених”, “невеста” дип язылган егет белән кыз килде. Язылышырга килгәннәр дип, паспортларына мөһер сукканнар. Ә алар гариза бирергә килгән булган.
ЗАГСтан китсәм дә, әле дә “выездная регистрация”ләрдә эшлим. ЗАГСта зур тәҗрибә тупладым. Шундый мөмкинлек биргәне өчен, тормышка бик рәхмәтлемен.
Сәхифәне Гүзәл САБИРОВА әзерләде.