Тиздән 1 сентябрь. Кемдер өчен тәүге кат, чыгарылыш сыйныф укучыларына соңгы тапкыр Белем көнендә кыңгырау чыңлаячак. Мәктәп бусагасын атлап керүче һәркем өчен дә бу дулкынландыргыч, матур мизгелләр. Белем көне күңелдә якты хатирәләр булып саклансын өчен нишләргә? Баланы мәктәпкә әзерләү хакында психолог Альмира ГАЗИЗОВА белән сөйләштек. Быел аның кызы да I сыйныфка укырга керә.
— Альмира, I сыйныфка укырга керүче баланың беренче чиратта әти-әнисе үзе әзер булырга тиештер?
— Күп очракта баласын беренче тапкыр мәктәпкә озатучы әти-әни улына, кызына караганда күбрәк борчыла. Бу курку, борчылу хисе балага күчәргә мөмкин. Алар бит әти-әнидән үрнәк ала. Шуңа да олыларга беренче чиратта үзләренә тынычланырга, сабыр булырга кирәк. Моның өчен психологик әдәбият укырга, кирәк булса, психологка мөрәҗәгать итәргә була. Бала белән күбрәк аралашырга, вакытны бергә уздырырга тырышыгыз.
— Баланың мәктәпкә әзерме, түгелме икәнен ничек белергә була?
— Хәзер баланың мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен билгели торган тестлар күп. Бала элементар сорауларга җавап бирә белергә тиеш. Әйтик, исемең ничек, әти-әниең кем булып эшли, хәзер елның нинди фасылы, 5 күбрәкме, 7 ме һәм башкалар. Баланың интеллектуаль үсешкә ия булуы мөһим. Бу исә аның фикерләү сәләте һәм сөйләмендә чагыла. Бала ишеткәннәрен сөйләп бирә ала, нәтиҗә чыгара, анализ ясый. Предметларны гомумиләштерә, төркемнәргә бүлә белә. Баланың авазларны дөрес әйтүе, җөмлә төзи белүе дә мөһим. Шәхси әзерлек тә кирәк. Бала мәктәп турында яратып телгә ала. Дуслык-иптәшлек кебек сыйфатларны аңлый, укытучыны хөрмәт итә белә. Психологик әзерлекне балада укырга теләк булудан чыгып бәяләргә мөмкин. Бала җаваплылык тоя. Укытучының биремнәрен тыңлый һәм үти белергә кирәклеген аңлый. Иң мөһиме — бала мәктәпкә теләп барсын.
— Сулагай баланы мәҗбүри рәвештә уң кул белән язарга өйрәтү кирәкме?
— Бала ялгышып сул кул белән яза икән, моны вакытында күреп, уң кул белән язарга өйрәтеп карарга була. Әгәр ул тумыштан сулагай икән, каләмне уң кулга күчерергә кушу кирәкмәс. Бу балада психофизиологик тайпылыш китереп чыгарырга мөмкин. Бала сулагай булуыннан оялырга тиеш түгел. Бу аның үз-үзенә ышанычын киметәчәк. Кайбер балалар яшьтәшләреннән карап, үзләре үк уң кул белән язарга өйрәнә.
— Мәктәпкә баручы балага еш кына, тиздән койрыгың бозга ката, дияргә яраталар. Мәктәп белән куркытырга ярыймы?
— Баланы мәктәп белән куркытырга да, укучы тормышын артык бизәп күрсәтергә дә ярамый. Чынбарлыкны күреп, баланың күңеле кайтырлык булмасын. Кайбер балалар, мәктәпкә барасым килми, дип кырт кисә. Кемнедер яңа шартларга, яңа дусларга ияләшү, билгесезлек куркыта. Мондый вакытта баланың терәге булу, аны аңлавыңны белдерү, мәктәп белән таныштырып кайту, яхшы истәлекләр сөйләү нәтиҗәле. Бу мәсьәләдә мәктәпкә әзерлек курсларының файдасы зур. Анда бала азмы-күпме укытучылар, мәктәп белән таныша.
— X сыйныфка укырга калу-калмау — күпләрне борчый торган мәсьәлә. Ике елны әрәмгә уздыру диючеләр дә бар. Кайсы очракта укуны мәктәптә дәвам иттерү үзен аклый?
— Бу — укучыларны гына түгел, әти-әниләрне дә борчый торган тема. Һәр баланың алдагы планнарына бәйле. IX сыйныфны тәмамлаган бала мәктәптә калыргамы, китәргәме кебек сорауга җавапны үзе генә хәл итә алырлык яшьтә түгел. Бу мәсьәләдә психолог белән диагностика уздырырга, әти-әниләр, укытучылар белән киңәшләшергә кирәк. Булачак һөнәре турында конкрет күзаллавы булган кайбер балалар башта һөнәри уку йортын тәмамлый, аннары белгечлеге буенча югары уку йортына керә.
— Каникулда укырга кирәкме? Әллә баш тулысынча ял итәргә тиешме?
— Каникулда матур әдәбият укуны гадәткә кертә алсаң, бик әйбәт. Җәй дәвамында узган уку елында үтелгән темаларны кабатлау файдага булачак. Шулай да артык күп шөгыльләнергә кирәкми. Бу мәктәпкә бару теләген киметергә мөмкин. Мәктәп программасын хәтердә яңарту өчен, көненә 15 минут вакыт җитә.
— XI сыйныфлар өчен мөһим уку елы. Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләренә нинди киңәшләр бирер идегез?
— XI сыйныфта бала мөстәкыйль булса да, аның дәресләре белән кызыксынырга, имтиханнары турында сорашырга вакыт табыгыз. Ул сезне үзе белән бер дулкында дип хис итсен. Иң мөһиме — гаиләдә тыныч мохит булырга тиеш. Әти-әни тату яшәгәндә, балалар да имтиханнарга теләп әзерләнә.
“Киемнәрне кибеттән алабыз”
Миләүшә ГАДЕЛШИНА, тәрбияче:
— Быел кызыбыз Сәидә I сыйныфка укырга керә. 1 сентябрьдә Лаеш районы Усад авылында ачылачак Инноватика дигән лицейга укырга бирдек. Форманы махсус кибеттән генә сатып алырга була. Кибетнең кушымтасын телефоныңа урнаштырсаң, 10-20 % ташлама ясыйлар. Жилет белән галстук 3440 сумга төште. Салкын көннәрдә кызларга куе зәңгәр төстәге чалбар кияргә рөхсәт ителә, диделәр. Портфель 3500 сум булды. Кызыбыз кечкенә буйлы, шуңа да аңа туры килгән блузка таба алмыйбыз әле. Балалар бакчасында төймәсез киемнәргә күнеккәннәр иде. Мәктәп формасында төймәләр бик күп. Хәзерге балаларны сәдәф төймәләргә аерым өйрәтергә кирәк. Аяк киеме җайлы, җиңел булсын, дим. Көн саен киясе бит. Әлегә күңелгә ошаганын таба алмадык. Канцелярия тауарларын да алып өлгермәдек. Мәктәптә җыелыш булганны көтәбез. Анда ниләр кирәген әйтәчәкләр. Кием-салымны кибетләрдән, сәүдә үзәкләреннән алабыз.
“Мәктәпкә әзерлек 20 мең сумга төшә”
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ, журналист:
— Улыбыз Камил I сыйныфка укырга бара. Аена 4 мең сум түләп, әзерлек курсларына йөрттек. Дөресен әйткәндә, мәктәпкә керү чыгымлы. Шуңа да алдан әзерләнә башладык. Дәрес әзерләргә өстәл, урындыкны алдан ук алып куйдык. Безнең мәктәптә форма караңгы зәңгәр төстә булырга тиеш. Мәктәп тәкъдим иткән кибетләрдә костюм, жилет, чалбарның бәясе 10 мең сумга кадәр җитә. Интернет-кибеттә шундый форманы 5 мең сумга да табарга була икән. Шуңа да әйберне сатып алганда ашыгырга кирәкми. Бәяләрне чагыштырып карау мөһим. Спорт киеме 2500 сумга төште. Аяк киемнәрен әлегә алмадык. Барысын бергә исәпләсәң, мәктәпкә әзерлек 20 мең сумга төшә. Камил укый, яза белә. Белгәннәрен онытмасын дип, бала белән көн саен шөгыльләнәбез.
“Гыйлем алу — фарыз”
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:
— Белем көне дини бәйрәм саналмаса да, ул олы мәгънәгә ия, аны хөрмәт итәбез. Үземнең I сыйныфка барганымны хәтерлим. Әти-әнием озатып барган иде, урыннары җәннәттә булсын. Һәр кеше гыйлем алырга омтылырга тиеш. Раббыбыз гыйлем алуны фарыз дәрәҗәсенә күтәрә. Әгәр ялкауланып берни дә өйрәнмибез, надан калабыз икән, гөнаһ булыр. Һәр нәрсәнең нигезендә гыйлем тора. Иң мөһиме — ул файдалы булсын. Мөселман дини белемне дә үзләштерергә бурычлы. Рәсүлебез (с.г.в.): “Һәр кеше ике канатлы кош шикелле булырга тиеш. Бер ягы — дөньяви, икенче ягы дини белем булсын. Бер генә канатлы кош оча алмас, ди. Ике динне дә балаларыбызга өйрәтергә тырышыйк, канатлар тигез булсын.
“X сыйныфта ял итеп булмый”
Ләйсән ХӨСНУЛЛИНА, “Татарстан-Яңа гасыр” каналында алып баручы:
— Кызым X сыйныфка укырга калды. IX дан соң китәргә уйламадык та. Без укыган чорда начар укучылар гына IX сыйныфтан соң китә иде. Хәзер вәзгыять башка анысы, күбесе БДИдан куркып китә. XI сыйныфта балалар барыбер башкача фикерли, үзләренә нәрсә кирәген яхшырак белә башлый.
Хәзер укырга кергәндә БДИ нәтиҗәләреннән тыш, волонтерлык хезмәтендә, олимпиадаларда катнашуыңа, ГТО нормаларын тапшыруга да карыйлар. Шуңа да укырга һәм актив булырга кирәк. X сыйныфта ял итеп була, диләр. Килешмим, укырга керергә әзерлекне нәкъ менә X сыйныфтан башларга кирәк.
Ата-аналарга 3 киңәш
- Баланың сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз. Мәктәпкә кергәнче, медицина тикшерүе узыгыз, прививкаларны вакытында ясатыгыз, баланың күз күремен тикшертегез.
- “Икеле” алса, баланы сүгәргә кирәкми. Иң яхшысы — аңа терәк, ышанычлы дус булыгыз. Шул очракта гына баланың ни өчен начар билге алуын, белем дәрәҗәсе ни сәбәпле төшүен ачыкларга мөмкин.
- Баланың йокы режимын көйләгез. Моны укырга барырга 1-2 атна кала башласагыз яхшы.
“Бала көтә, мин борчылам”
Иркә САДРИЕВА, риэлтор:
— Кызыбызның Казандагы үзем укыган 2 нче татар гимназиясендә белем алуын теләгән идем. Шөкер, шунда эләктек. Мәктәпкә әзерләнә башладык. Форма сатып алдык. 9 мең сумга якын булды. Беренче бала булгач, нинди блузка, портфель алырга белмим. Ярый иптәш кызымның баласы шул гимназиядә укый. Нинди әсбаплар алырга, спорт киеме нинди булырга тиеш, медицина тикшерүен кайда узарга — барысын да әйтә. Җыелышта да аңлаталар. Мәктәпкә барыр алдыннан соңгы прививкаларны ясатып йөрибез.
Кызымның мәктәпкә бик барасы килә, аңа яңа урында кызык. Ул көтә, ә мин борчылам. Аннан бигрәк үзем дулкынланам. Ләкин моны балага сиздермәскә тырышам. Куркуым аңа да күчмәсен, дим. Мәктәпкә әзерлек курслары бик кирәк, дип саныйм. Бу җаваплылык тоярга, дисциплинага өйрәтә. Бала яшьтәшләре белән аралаша, укытучылар, мәктәп бинасы белән таныша. Гимназиядә барлык фәннәр дә татарча булачак. Балалар телне тиз отып кала. Шуңа да татарчаны аңлауда авырлыклар булыр дип борчылмыйм. Өйрәнер әле.
“Кадерен белеп каласы килә”
Язилә МОЗАФФАРОВА, XI сыйныф укучысы:
— Укырга барасым килә. Шул ук вакытта курку да бар. БДИ — бәхет эше, дип саныйм. Ел буе әзерләнеп тә, имтиханда авыр вариант эләгергә, балларың кимергә мөмкин. Аерым фәннәрдән репетитор ялларга, өстәмә укырга кирәк булачак. Мәктәптәге укудан тыш тормыштан да читтә каласы килми. Һәр мизгелнең кадерен белеп каласы иде. Ни дисәң дә, мәктәптә соңгы елыбыз.
“Тырышырга кирәк булачак”
Даяна ВӘГЫЙЗОВА, X сыйныф укучысы, Казан:
— Табиб буласым килә. Югары уку йортына керү теләге булганга, X сыйныфка калдым. Сыйныфтагыларның яртысы тугыздан китте. БДИлар куркыта анысы. Шуңа да тырышып укырга кирәк.
“Өстәлне дөрес сайлагыз”
Чулпан ГАЯНОВА, педиатр:
— Мәктәп укучысы дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга тиеш. Иртәнге аш турында онытмаска кирәк. Кием-салымның сыйфатлы, мәктәп формасының табигый тукымадан тегелгән булуы мөһим. Ул тирләтмәскә, артык тар булмаска, хәрәкәтләнергә комачауламаска тиеш. Аяк киеме дә уңайлы булсын. Уку белән ялны аралаштыру зарур. I сыйныф укучысын артык күп түгәрәкләргә йөртү киңәш ителми. Ул тиз талчыгачак. Бала дәрес әзерли торган өстәлнең өслеге 120х60 см булса яхшы. Яктылык сул яктан төшсен. Күз белән өстәл арасы 30-35 см булырга тиеш. Дөрес сайланган өстәл умыртка баганасына зыян китерми.
Сәхифәне Эльвира МОЗАФФАРОВА әзерләде.