Ялгызлыкны кысыр болыт белән чагыштыралар, аның яңгыры да, кояшы да юк, диләр. Ялгызлык хисен берни белән сүндереп булмый. Аның ачысын үз башына төшкән кеше генә яхшы белә. Бигрәк тә ярты сүздән бер-береңне аңлап яшәгән хәләл җефетең сине фаный дөньяда калдырып бакыйлыкка күчсә… Үзәкне өзә торган бу хис Актаныш районы Такталачык авылында гомер итүче Назыйф Закировка да таныш. Тик ул ялгызлык алдында тез чүкмәгән. Бәлки, эчендә җил-давыл котырса да, моны сиздерми генәдер…
Биш ел элек кырык елга якын иңне-иңгә куеп гомер иткән хатыны Мәсгүдәне яман шеш алып киткән. Улы Илназ Казанда яши, кызы Зилә Санкт-Петербургта белем алып, шунда төпләнеп калган. Һәркайсының үз гаиләсе. Ара ерак булгач, әтиләре янына еш кайтып йөри алмыйлар. Ә Назыйф абый үзендә көч, сабырлык табып, хатыны белән бергә гомер иткән елларны, балалар үстергән чакларны барлап, сер бирмичә яшәргә омтыла, күңел төшенкелеген якын җибәрми.
Хатыны белән дусларының туенда танышкан алар.
— Бәхет эзләп Себергә чыгып киткән идем. Анда бер бүлмәле фатир да алдым. Мәсгүдә белән ялларга кайтканда бер ел чамасы аралашкач, өйләнешергә булдык. Ул шундук Себергә китәргә ризалашты. Мин оператор булып эшләдем, хатыным бер оешмада финанс бүлеген җитәкләде. Олыгая башлагач, кендек каны тамган туфрак тарта икән. Ун ел элек Актанышка кайтып төпләндек, — дип хәтер йомгагын сүтә Назыйф абый.
Йорт салалар, агачлар утырталар, балаларын башлы-күзле итәләр. Шулай түгәрәкләнеп барган тормыш һич уйламаганда кителеп куя. Гыйнварда авырый башлаган Мәсгүдә ханымга тиешле ярдәм сентябрьдә генә күрсәтелә. Район табиблары Казанга тикшеренергә җибәрергә ашыкмый, шулай итеп кадерле сәгатьләр суга салына. Назыйф абый әйтүенчә, шундук тиешле белгечләргә эләксә, бәлки, хатынының гомерен һичьюгы бераз озайта алырлар иде… Хәзер инде Мәсгүдә апаның истәлеге булып, тәрәзә төбендә яран, орхидея гөлләре күзне иркәли. Назыйф абый бакчасында да, хатынының төсе итеп, күпләп чәчәк үстерә.
— Мәсгүдәм чәчәкләрне бик яратты, аларның төрледән-төрлесен утырта иде. Аның кебек булдыра алмасам да, ул башлаган шушы күркәм гадәтне туктатасым килми. Бакчадагы чәчәкләрне дә, өйдәге гөлләрне дә кадерләп тәрбиялим, су сипкәндә алар белән серләшәм, — ди танышым.
Назыйф абыйның сынган канатын әнә шулай хезмәт дәвалый. Бакчасында бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Аларны кышка эшкәртеп тә куя — кайсын тозлый, кайсын маринадлый.
— Йөзләп банка компот яптым, кайнатма әзерләдем, егермеләп банка кыяр тозладым, — ди ул.
Бакча эшеннән туктаган арада ел әйләнәсе балыкка йөри. Кармагыннан алып көймәсенә кадәр бөтен кирәк-ярагы бар. Назыйф абый балыксыз кайтмый диярлек. Аны пешерә, тозлый, ыслый. Моннан тыш иттән тушенка, ысланган рулет ясарга да оста. “Бер үзегезгә шулкадәр ризык әзерлисез икән”, — дип гаҗәпләндем.
— Күршедә генә бертуган абый яши, ике ихата арасында таш җәелгән сукмак кына. Йортны махсус шулай салдык. Аның да хатыны мәрхүмә, улы Чаллыда тора. Аерым яшәсәк тә, бер гаилә кебек, ашаган ризыгыбыз да уртак. Дүрт туганыбыз читтә, алар да кайтып йөри. Гомумән, бусагамнан кунак өзелгәне юк. Дуслар да еш килә. Һәммәсен сыйлап, күчтәнәч биреп җибәрергә яратам. Абый әле сарык тота. Мин дә карашам, печәнен, терлек азыгын сатып алам. Шулай бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп тормыш итәбез, — дип сөйләде ир.
Назыйф абый хәтта камыр ризыкларын да оста пешерә. Бәлеш, өчпочмак, кабартма — барысын әзерли, салатлар ясый, токмачны да үзе кисә.
— Камыр ризыкларын өйләнгәнче пешерә идем. Гаилә коргач, хатыным белән бергә әзерли башладык. Ул: “Ир-ат пешергән ризыкка фәрештә канатын сала”, — дип күңелне күрә белә иде, — ди танышым.
Аның фикеренчә, Себердә яшәү адәм баласын төрле яклап чыныктыра, тормышка әзерлекле итә. “Анда җиләккә хатын-кыз йөрми. Мүк, нарат, кура, күк җиләкләре, бөрлегән — бөтенесен үзем җыя, гөмбәгә бара идем. Әле дә гөмбәне яратып җыям. Аннан тәмле итеп пицца пешерәм, — ди героем.
— Себердә халык ярдәмчел, бервакытта да бәладә калдырмыйлар, — ди Назыйф абый. — Бөтен җир шары буйлап дусларым сибелгән: Америка, Канада, Германия, Израиль, Норвегия, Финляндиядә танышлар яши. Себердә бергә эшләгән кешеләр. Шул дуслар өчен генә социаль челтәрләрдә теркәлдем. Шунда аралашып, фотолар җибәрешеп торабыз. Хатыным белән Норвегиягә барырга да хыялландык, чит ил паспортлары ясаткан идек. Тик, кызганыч, теләкләр чынга ашмады. Хәзер инде бөтенләй чикләр ябык, — ди ул.
Ул арада кулына китап ала. Баксаң, Мәсгүдә апа шигырьләр язган. Вафатыннан соң, кадерле кешесе аларны туплап, китап итеп бастырган. Күңеле тулганда шигырь юлларын укып юана. Ә өй диварын хатыны һәм әнисе чиккән картина, сөлгеләр бизи.
— Бу сөлгеләрне әни 1948-1952 елларда чиккән. Болары — Мәсгүдәмнең картиналары, — дип, үрнәкләрне күрсәтә ул.
Назыйф абый хатынының туганнары белән дә җылы мөнәсәбәттә. Күптән түгел Мәсгүдә ханымның апасына тимер койма ясап биргән.
Назыйф абыйга алга таба да төшенкелеккә бирелмичә, хезмәттә яшәргә язсын иде. Бәлки әле, кара-каршы утырып чәй эчәргә үзе кебек уңган-булган ханым да очрап куяр юлында…
Гүзәл САБИРОВА.