Татарстанның атказанган артисты Харис ХӨСНЕТДИНОВ чыгышы белән Теләче районы Кече Мирәтәк авылыннан. Халык телендә аны Бичер дип йөртәләр. Ишле гаиләдә алты бала үсә алар. Харисны әти-әнисе авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча укытырга тели, Казан дәүләт аграр университетына әзерлек курсларына җибәрәләр. “Бәлки, монысы яныбызда калыр. Берәр “глава” чыкмасмы икән, дип уйлаганнардыр”, — дип көлеп искә ала Харис. Егет, мәктәпне тәмамлап, институтка чыгып китә. Әмма анда түгел, күңел кушуы буенча, Казан театр училищесына китә.
“Бер үкенечем калды”
— Харис, авыл хуҗалыгы буенча укырга китеп, ничек театр училищесына килеп эләктең?
— Күңел сәнгатькә тартты. Казан театр училищесында актерлык осталыгы буенча өч тур үттем, алдылар. Ул чакта училище директоры композитор Мәсхүт абый Имашев тарихтан имтиханда бик ярдәм итте. Бер генә үкенечем калды: укып бетермичә, училищедан аңа әйтмичә китеп бардык. Рәхмәт әйтеп саубуллашсак, матур һәм дөрес булыр иде. Соңрак гафу үтендем инде, әмма алданрак кирәк иде. Ике егет җитми дип, II курска безне Казан дәүләт мәдәният институтына чакырдылар. Шул вакытта ук зур сәхнәдә күмәк рольләрдә катнаша башладык. Ә болай рәсми рәвештә театрда 1998 елдан хезмәт куям. Ул еллар күз ачып йомганчы узды да китте. Институтта остазыбыз, безне анда төркемгә җыйган, театрда озак еллар баш режиссер булып эшләгән Рәшит Заһидуллин беркайчан рольсез тотмады. Ул театрдан киткәч тә, иҗадый кризис кичергән чагым булмады.
— Бервакыт: “Фатир алсам, театрдан китәрмендер”, — дигән булгансың.
— Яшьрәк чакта әйтелгән сүз инде ул, эштән арып та, яратмаудан да түгел. Театрда әллә ни зур хезмәт хакы алмыйбыз. Гаиләне алып барырга, торак ягын кайгыртырга кирәк… Хәтерлим әле, берсендә олы улыбыз Арысланның туган көнен уздыру өчен, каяндыр металл җыеп кайтып тапшырып, “Әкият” кафесына алып бардым. Матди яктан кыен булганга әйтелгән инде ул. Мәрхүм артист Наил абый Шәйхетдинов шул чакта: “Егетләр, хәзер моннан китә алмаячаксыз инде”, — дигән иде. Шулай икән ул.
— Театрлар Сабан туенда машина откан чагыңны да хәтерлибез.
— Көрәш белән бераз мавыга идем. Мине тренер Наил Зиннәтуллин әзерләде. Әмма Театрлар Сабан туеннан башка җирдә көрәшкәнем юк. Машина отканчы, моңа ике ел алдан әзерләнә башладым: урманда гел йөгердем, физик күнегүләр ясадым. 2011 елда баш батыр калып, тәкә һәм “Фиат Альбеа” машинасы оттым. Кондиционерсыз булганга, аны саттым да “Фольксваген Поло” сатып алдым. Бүген дә шушы машинада йөрим, күз тимәсен, яхшы булды.
— Татарча сериаллар, клипларда да күреп торабыз үзеңне.
— “Өч аяклы ат”, “Китәм, димә”, “Сиңа кайтам”, “Мәхәббәт шаяруы” һәм башка сериалларда төштем. Зәйнәп Фәрхетдинова, Ләйсән Мәхмүтова, Рамилә-Рәзилә Батыровалар һәм башка җырчыларның клипларында катнаштым. Шунысы бар: без театр артистлары тамашачыга уйнарга өйрәнгән. Сериал, клипларда камерага уйнау башка, кем әйтмешли, ул хәтле үк адреналин бирми. Соңгы елларда бик төшкәнем юк.
— Әгәр авыл хуҗалыгы юнәлешендә укыган булсаң, бүген кайларда хезмәт куяр идең икән?
— Авылда кечкенәдән эшләп үстем. Гел кул арасында булдым. Мал-туарны күп асрадык. Өйдә мин ясаган тәрәзә бизәкләренең кайберләре бүген дә тора әле. Башлангыч сыйныфларда ук комбайн ярдәмчесе булып эшләдем. Ул чаклар сагындыра. Авыл хуҗалыгы буенча укысам, белмим… Элек гөрләп торган совхозлар күптән таралды. Бер безнең хуҗалыкта гына да 25 комбайн, 5 “ДТ-75” тракторы, 5 “Т-150”, “К-700”, сыер, дуңгыз, ат фермалары, тагын әллә ниләр бар иде. Хәзер аларның берсе дә юк. Кая китеп бетте?.. Кызганыч. Бәлки, Алла сакласын, эшсезлектән интегеп, кешелектән дә чыгар идем. Үз урыныңны таба алмау эчтән кимерә. Артист юлын сайлаганыма бер дә үкенгәнем булмады. Авыл хуҗалыгы институтына кермәвем өчен башта әти-әни ачуланды инде. Аннары, дөрес карар кабул итте, дип килештеләр.
— Әниең Шәмсенур апаның узган ел 85 яшьлеген билгеләп үттегез. Хәлләре ничек?
— Әни авылда, үзе генә яши. Бакча тота, бәрәңге үстерә, тавык, каз, үрдәкләре бар, сарыклар да асрый. Бер сарыкны туган көнемә бүләк итеп бирәм, диде. Әти мәрхүмнең аты бар иде. Үзе үлгәч тә, әни аны өч ел асрады әле. Сыер да бар иде. Аларны бетерергә әнине көчкә күндердек. Сарыкларны бетерәсе килми әле. Казанга да чакырабыз. Авылдан китәсе килми шул.
Без, балалары, чиратлашып кайтабыз. Бәйрәмнәрдә барыбызны бергә җыя. Безне туган җанлы итеп тәрбияләп үстергәннәре өчен, әти-әнигә зур рәхмәт. Гаиләдә җиде бала идек. Розалия исемле төпчек сеңлебез 3,5 ай вакытта үпкә ялкынсынуыннан үлә. Хастаханәгә алып барып җиткерә алмыйлар аны. Калганнарыбыз исән-сау. Бер энебез килешү буенча махсус хәрби операциягә китте.
— Ә әтиегез күптән гүр иясе булдымы?
— Әти 2005 елда, шулай ук үпкә авыруыннан китеп барды. 63 яшь иде. Пенсиягә чыгып озак яшәмәде. Ул вакытта авылга асфальт юл салынды, газ, су керде. Бөтен уңайлыклар булдырылды. Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде. Кызганыч… Аллаһы Тәгалә күпме вакыт биргәнен беребез дә белми. Тормыш матур, яшәү рәхәт. Кадерен белеп калсак иде. Быел рамазан аеның беренче көненнән намаз укый башладым. Күңел халәте зур үзгәрешләр кичерә хәзер. Тормышка икенче төрлерәк карый башладым. Күп проблемалар вак нәрсә булып кала.
“Бүтән җибәрмә син мине”
Тормыш иптәше Ләйлә белән Харис КДУның 5 нче тулай торагында таныша. Авылдаш кызларына кунакка килгән егет күрше бүлмәдәге кызга бер күрүдә гашыйк булганын сизми дә кала. Тулай торакка йөрүләре ешая. Ә Ләйләнең ул чакта башка егете була.
— Ишектән бер кыз килеп керде. Саба ягыннан, диделәр. Армиягә китәсе егетенә дип кулъяулык чиккән дә шуны тотып кергән. Борылып карасам… Күңел әллә нишләде, — дип искә ала Харис. — Аңа хәтле ике кыз белән очрашкан идем. Аларны беренче күргәндә мондый хисләр кичермәдем, бу юлы тәннән ток киткәндәй булды.
— Ләйләнең күңелен яулау кыен булмадымы?
— Якыннан танышырга дип, алар бүлмәсенә киттем. Ул бик сөйләшмәде. Шыпырт кына фотосурәтен алып кесәгә тыктым. Гел килеп йөргәч, әкренләп бер-беребезгә ияләштек. Аның да миңа карата мәхәббәте кабынды. Нәтиҗәдә теге егетне армиягә озатып калмады. Матур гына йөреп киттек. Ләйлә белән очраша башлагач, үзем дә шушы тулай торакка урнаштым. Яши-яши: “Дөрес эшләдемме икән?” — дигән сорау да күңелдә булды. Ул чакта армиягә китәсе егете була торып, аларны аерып дигәндәй, йөри башлавымны әйтүем. Икенче яктан, аңа вәгъдә бирмәде, озатып калмады, дим. Аннары Ләйлә миңа өч кулъяулык чикте.
Соңрак тагын аерылыштык әле без. Ике ел хезмәт итеп, теге егет армиядән кайтты. Авылда очрашканнар. Берзаман Ләйлә: “Аны күбрәк яратам, ахры”, — димәсенме?! Бик авыр булды. Ул хисләр, мизгелләр хәзергедәй истә. Бер ел аерылышып торгач, Сабадан безнең театрга үзешчәннәр концерты белән килделәр. Ләйлә дә бар иде. Кочаклаштык та: “Бүтән җибәрмә син мине”, — диде. Шуннан гел бергә. 1998 елда гаилә кордык. Шул ук елны театрда эшли башлаган идем. Өйләнешүгә, мине Башкортстанга 17 көнгә гастрольгә җибәрделәр. Икебез өчен дә кыен булды. Ул чакта мәхәббәт кайный. Яшьлек. Бүген дә мәхәббәт бар, хисләр дә беркая китмәде, хәзер инде икенче төрле ярату.
— Ләйлә нинди өлкәдә эшли?
— Башта мәктәптә укытты, аннары “Юлдаш” газетасында корректор булды. Хәзер өйдән генә торып “Орифлейм”да эшли. Бер-бер артлы балалар туды, аларны тәрбияләде.
— Хәзер сез — өч баланың әти-әнисе!
— Олы улыбыз Арыслан — төзелеш өлкәсе буенча инженер, эше сызымнар белән бәйле. Күптән түгел никахы булды. Киленебез Ләйсән — Казан кызы, Тынычлык бистәсеннән. Икенче улыбыз Айнур армиядә, Севастопольдә хезмәт итә. Казан автотранспорт техникумын тәмамлап китте. Ноябрьдә кайтырга тиеш. Ул да намаз укый, миннән алданрак тотынды. Армиядә дә биш вакыт намазын калдырмый. Командирларына рәхмәт, аңлыйлар, хөрмәт итәләр, ди. Төпчек кызыбыз Алинәгә 14 яшь тула, VIII сыйныфка керде. Рәсем ясарга ярата, кул эшләре белән мавыга. Берара биюгә йөрде.
— Кайсы якларда яшисез?
— Өйләнешкән елларда кайларда гына яшәмәдек. Подвалдагы тулай торак бүлмәләре дә калмады, анда күселәр чаба иде. Шактый еллардан бирле Имәнлек урманы буенда өч бүлмәле фатирда гомер итәбез. Анда безнең театр артистлары аз түгел. Казанның Совет районында Вишневка якларында йорт төзибез. Күп өлешен үзем эшлим. Үсмер чакта әти эшкә җиккәндә, башкалар урамда уйный дип, бераз ачу килгән чаклар да бар иде. Әмма ул бер дигән тәрбия чарасы, хезмәткә өйрәтү булган. Әтидән өйрәнгәннәрне гомер буе кулланам.
“Күңел гел яшь”
— Харис, 50 яшьлек күркәм юбилеең якынлаша. Нинди хисләр белән каршы аласың?
— Элек бу яшьтәгеләр олы кебек күренә иде. Бер дә алай түгел икән ул. Күңел гел яшь. Тормышымнан бик канәгать. Ләйлә белән бергә, исән-сау йортны төзеп бетереп, балаларны урнаштырып, шунда тыныч, матур яшәргә язсын.
— Театрда тамашачы белән кайчан билгеләп узасың?
— Туганнар белән туган ягым Теләчедә берәр кафеда җыелышырбыз, дип уйлыйм. Барысы да театрга килеп җитә алмас, аларга якынрак булсын, дип шулай уздырырга ниятлим. Театрда бенефисны 11 октябрьгә билгеләдек. Котлау өлешләре һәм 6-7 спектакльдән өзекләр, җырлар тәкъдим итәргә ниятлибез. Юбилейны уздыру буенча башта, нишләргә икән дип, икеләнеп калган идем. Бер яктан, күңелле, әмма оештыра башлагач, мәшәкате дә аз түгел. Җитәкчелек, хезмәттәшләрем, реклама бүлеге… — барысы да хуплап, этәргеч бирделәр. Һәркайсына рәхмәт! Театрда без бер гаилә кебек. Ярдәмләшеп, аңлашып эшлибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.