«Мәхәббәт кешене матур итә”, — дигән Гадел Кутуй. Әйе, яратып һәм яратылып мәхәббәттә яшәгән кеше гади булмый. Ул янып торган күзләре белән сокландыргыч итеп карый, гүзәл итеп елмая белә. Язмамның геройлары — Балтачта яшәүче Алинә һәм Рамил Зәйнетдиновлар гаиләсе дә нәкъ менә шундыйлардан. Алар белән район җирендә яшәүче яшьләрнең тормыш-көнкүреше турында сөйләштек.
Рамил тумышы белән Норма авылыннан, Алинә Балтачта туып-үскән. Икесе дә Казанда белем алган. Рамил педагогика университетының спорт факультетын тәмамлаган, Алинә Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумында рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштергән. Икесе дә диплом алуга, туган якларына кайтып төпләнгәннәр. Аларны Балтачның “Хыял” яшьләр үзәге кавыштырган. Бер еллап очрашкач, гаилә корып җибәргәннәр. Озак көттермичә, уллары Гадел белән Аяз туа. Күптән түгел, бәхетләрен тулыландырып, кызлары Иделия дөньяга аваз салган.
Элек мәктәптә физкультура укыткан Рамил хәзер, дуслары белән үз ширкәтен ачып, су башнялары урнаштыра. Рамилне районда көрәшче буларак та беләләр. Кечкенәдән спортка гашыйк егетнең көрәштән туктаганына берничә генә ел. Үзе бил алышмаса да, бүген дә әле хөкемдар ролен үти, әле егетләр өчен җан атарга бара ул.
Алинә турында танышлары, кулларыннан гөлләр тама, ди. Нинди генә эшкә алынса да, ахырга кадәр башкара, үҗәтлеге, тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә ул. Район тормышында да актив катнаша. Төрле осталык дәресләре уздыра, заказга чалма (тюрбан), “повязка”лар, балалар өчен йокы киемнәре, футболка-ыштаннар тегә, яңа туган нарасыйларга исемнәре язылган беләзек, теш чыкканда чәйнәү өчен кимергеч (грызунок), шулай ук заказга төрле “поделка”лар эшли. 9 май алдыннан значоклар ясап, кибетләргә тапшырган, өйдән дә саткан. “Хыял” яшьләр үзәгендә рәсми төстә күптән эшләмәсә дә, анда үткәрелгән һәр чарада катнаша, һичьюгы идеяләре белән ярдәм итә. Һәрьяклап үрнәк, өлгер кызны район җитәкчеләре күреп, “Яшь әниләр клубы” оештырырга тәкъдим иткән.
— Клубны узган ел 1 сентябрьдә ачып җибәргән идек, шундук җитмешләп кеше кушылды. Айга бер күрешеп, кулдан нидер ясыйбыз яки очрашуга берәр белгеч чакырам. Ахырдан җыелып чәй эчәбез, рәхәтләнеп аралашабыз. Клубка кергән һәркем катнашсын өчен, кичәләрне билгеле бер темага багышлыйм. Әйтик, “Сандыкпати” кичәсенә әбиләребезнең сандыкларында сакланган кадерле ядкәрләрне алып килү шарт иде. Кемдер читек, кайберәүләр чулпы күтәреп килгән. Яшьләрнең бит аларны тормышта күргәне юк. Бик кызыклы чара булды, — ди танышым.
Алинә район тарафыннан халык өчен бушлай оештырган тегү курсларында дәресләр дә алып бара. Әле күптән түгел генә әниләр балалары белән бергә йомшак уенчык теккән. “Мин инде бишенче ел бәби ялында өйдә”, — дип көлгән Алинәнең хисапсыз эш-гамәлләрен күреп, ирексездән, өч бала белән ничек өлгерә икән, дип уйлап куясың.
— Аллага шөкер, Балтачта балалар бакчасында урын бар. Малайларны бакчага илтеп, өйне җыештырам да үз эшемә утырам. Кызыбыз әле кечкенә, күп вакыт йоклый, тамагы гына тук булсын, — ди Алинә.
Кирәк чакта ике яктан да әниләре булыша, алар янәшәдә генә яши. Рамил дә хатынына һәр эштә ярдәм итәргә әзер. Гаиләдә хатын-кыз бәхетле икән, башкалар да бәхетле була, дип юкка гына әйтмиләрдер. Рамил хәләленең кул эшләре ярдәмендә җанына рәхәтлек алганын яхшы аңлый. Шуңа да осталык дәресләре турында сүз чыкса, Алинәне бишкуллап җибәрә. Хәер, андый чараларны үзе дә ярата. Гаилә белән рәсем яки уллары белән сыерчык оясы ясау, фотосессиягә төшү, марафоннар узу — һәммәсендә катнашырга риза.
— Рамил белән бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез. Ул минем активлыкны күреп сөенсә, мин аның спорт яратуын хуплыйм, футбол, волейбол уеннарын карарга Казанга ук баруын тыныч кабул итәм. Нинди генә чарада катнашырга тәкъдим итсәм дә, юк дими. Әйтик, Балтачта ел саен уздырыла торган балалар коляскасы парадын Гадел туганнан бирле калдырган юк. Анда билгеле бер образ тудырырга кирәк. Узган ел зур экраннарга чыккан “Чебурашка” фильмындагы кебек, без дә коляскадан әфлисуннар салынган әрҗә ясадык, үзебез әлеге киноның геройлары булып киендек: Гадел — Чебурашка, мин — Шапокляк, ә Рамил — крокодил Гена. Аязны тычкан итәргә иде исәп, көн салкын торгач, аны үзебез белән алмадык. Моның барысын да гаилә өчен эшлибез. Беренчедән, балаларга кызык, икенчедән, шулай яшәгәндә генә тормыш күңелле, гомернең заяга узмаганын аңлыйсың. Ул парадта төшкән фотоларны әле дә көлә-көлә карыйбыз, — дип сөйли Алинә.
Спектакль-концертлар, башка мәдәни чараларны да калдырмыйлар. Ә менә Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдә бу гаилә ял итми, эшли.
— Рамил көрәшкән елларда аннан башка бәйрәм карау күңелсез иде. Шуңа да берничә ел элек Сабантуйда балаларга уенчыклар һәм попкорн сата башладым. Шуннан бирле әлеге кәсебемне дәвам итәм. Балаларга шатлык өләшү үзе үк рәхәт бит. Еш кына балаларның туган көннәренә дә төрле осталык дәресе уздырырга яки попкорн ясарга чакыралар. Балаларның күңелен күреп, илһам алып кайтам, — ди Алинә.
Гаилә белән ураза тоту, туганнарга ифтар мәҗлесләренә йөрү, дини бәйрәмнәребезгә әһәмият бирү — барысын да колачларга тырыша алар. Алинә инде күңеле кушып яулык бәйләгән, намазга да баскан. Рамил дә дин юлында тәүге адымнарын ясый. Балаларның кечкенәдән әби-әнисенең намаз укыганын, ураза тотканын күреп үсү нинди зур тәрбия чарасы бит. Бала өлкәннәр нәрсә эшли, шуны кабатлый. “Иң элек үзеңә үрнәк булырга, баланы түгел, үзеңне тәрбияләргә кирәк”, — ди Рамил белән Алинә. Әлбәттә, әти кеше улларын үзе шикелле көрәшче итеп күрергә телидер. Тик бу уңайдан Алинәнең фикере борчулы:
— Көрәшне каравы гына күңелле бит. Рамилнең бил алышканда алган имгәнүләре эзсез узмаган, әле дә сиздерә. Шуңа да улларымның башка спорт төре белән шөгыльләнүләрен теләр идем, — ди ул. Әлегә малайлар бассейнга йөри.
Күпләр район җирендә эш юк, дип, шәһәр тирәсендә төпләнү җаен карый. Район үзәкләрендә дә рәхәт итеп яшәргә мөмкин. Үз эшен башларга теләүчеләргә дә шартлар җитәрлек. Рамил белән Алинә әйтмешли, теләк барда, җае табыла. “Бик күңелле һәм рәхәт яшибез”, — ди алар. Алга таба да тормыш юллары шулай матур дәвам итсен иде.
Гүзәл САБИРОВА.