Уку елы белән бергә мәктәпләрдә проблемалар да башланды. Кайберләрендә укучылар, кайсыларында укытучылар җитми. Шәһәрдә исә мәктәпләргә кытлык. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин уку елы башланганчы, республика мәктәпләренә 1500 укытучы таләп ителә, дип сөйләгән иде. Кадрлар мәсьәләсен төрле юллар белән хәл итәргә тырышалар: читтән белгечләр җәлеп итәләр, пенсия яшендәгеләрне лаеклы ялга җибәрми торалар, укытучыга өстәмә дәресләр бирелә, югары уку йортының соңгы курс студентларын чакыралар. Ни өчен мәктәпләргә укучылар, укытучылар җитми? Хәтта эшсезлек күзәтелгән авылларда да укытучылар мәктәптән китә? Сорауларга җавап эзләп, республика мәктәпләрен барладык.
“Хезмәт хакы аз”
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, бу уку елында аеруча Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Казан, Чаллыда укытучыларга кытлык. Бигрәк тә башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, чит телләр укытучылары җитми. Яшел Үзән районында мәктәптә 20 елга якын эшләгән бер танышым быел эшеннән китте. “Эмоциональ яктан арыдым, хезмәт хакы аз”, — дип аңлатты ул бу адымын.
— Инглиз теле укыттым. Онлайн репетиторлык эше белән күбрәк акча эшләргә мөмкин. Укытучының мәктәптәге бер дәресе якынча
250 сум булса, онлайн дәреснең бер сәгате — 2000 сум. Аның каравы план тутырасы, хисап бирәсе, кәгазь боткасы юк. Мәктәптә үсеш күрмәдем. Гел укытасың да укытасың. Тормыш алып барырлык хезмәт хакы аласың килсә, сәгатьләр санын арттырырга, өстәмә эш алырга кирәк. Ә район җирендә конкуренция көчле. Күтәрелә башласаң, бер-береңнең башына таяк белән сугу бар. 20 ел түздем инде, тик нервлар мәңгелек түгел. Үзеңне сакларга кирәк. Хәзер дә директор күргән саен мәктәпкә чакыра. Тик бер киткәч, ул якка борылып карыйсым да килми, — ди танышым.
Яшьләр мәктәптә озак тормый
Хезмәт хакына стаж, укучыларының уңышлары, дәрес саны, квалификация йогынты ясый. Укытучының бер ставкасы 18 сәгать. Сыйныф җитәкчесе булган өчен 5000 сум, Татарстан бюджетыннан 550 сум, һәр укучы өчен 80 сум өстәлә. 1 ставка ул якынча 20-25 мең сум хезмәт хакы дигән сүз. Кыскасы, укытучыларның күбесе гаилә алып барырлык акча табар өчен йә ике эшкә урнашырга, йә икешәр ставка эшләргә мәҗбүр. Көн саен 7-8 сәгать дәрес укытып, эмоциональ яктан арымый кара син? Сыйфат турында да онытырга ярамый. Өстәвенә укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына, олимпиадаларга әзерләү, өстәмә чаралар, бәйгеләр, ярышлар дисеңме… Укытучыларга мәктәптән тыш эшләрне күп йөклиләр.
Татарстанда педагогика юнәлеше буенча уку йортларында 17 мең студент белем ала. Ел саен 3 меңгә якын дипломлы белгеч чыгарыла. Былтырның 1 сентябреннән югары уку йортлары гына түгел, педагогика көллиятенең соңгы курс студентларына да мәктәпләрдә укыту хокукы бирелде. Республикада башлангыч сыйныф укытучыларын һәм тәрбиячеләрне әзерли торган 6 һөнәри уку йорты исәпләнә. Анда ел саен 1000 белгеч әзерләнә. Дөрес, яшь белгечләрнең яртысы гына һөнәре буенча эшкә урнаша. Мәктәпкә килгәннәре дә озак тормый. Статистика буенча, яшь белгечләрнең 23 %ы беренче елны эшлиләр дә, мәктәптән китәләр. Һөнәрен алыштыручылар да аз түгел.
Укытучыларны мәктәпкә җәлеп итү өчен министрлык төрле алымнар куллана: грантлар, программалар, премияләр… Яшь белгечләр өчен “Безнең яңа укытучы” дигән грант бар. Дөрес, ул берара туктап торган иде. Былтыр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны кабат торгызырга кушты. Грант нигезендә, эш стажы 3 елдан артмаган, 35 яшькә кадәрге укытучыларга 3 ел дәвамында ай саен 10 мең сум акча түләнеп барачак.
Авыл мәктәбе, хәлең ничек?
Авыл җирендә укучыларга гына кытлык дип уйлый идем, баксаң, укытучылар да җитми икән. Кечкенә мәктәпнең проблемалары зур. Бала саны 50 дән ким булган мәктәпләр аз комплектлы санала. Башлангыч сыйныфларда бала саны 15 кә тулмый икән, укытучы ике классны бергә кушып укытырга мәҗбүр. 45 минут эчендә I класс, III класс материалын да укытырга тиеш буласың, ә хезмәт хакы бер класс өчен генә түләнә.
Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылы мәктәбендә нибары 7 бала белем ала. Аларга директор һәм бер укытучы белем бирә. Быел беренче сыйныфка укырга керүче булмаган.
— Олы Шырдан мәктәбенә 1982 елда математика фәнен укытырга килдем. Ул чакта биредә 60 лап бала белем ала иде. 42 ел эшләү дәверендә укучылар саны шактый кимеде, мәктәп башлангычка калдырылды. Авыл картая. Яшьләр кимеп бара. Безнең җирлектә ике авылга 300 гә якын хуҗалык исәпләнә. Мәктәпне балалар бакчасы белән берләштерделәр. Аз комплектлы мәктәп булгач, укытучы балаларны берләштереп укыта. Физкультура, рәсем кебек дәресләр еш кына бөтен класска бергә уза, — дип сөйли Олы Шырдан авылы мәктәбе директоры Миләүшә Талипова.
Мәктәп бетсә, авылның киләчәге юк, ди Миләүшә ханым. Ни дисәң дә, шул кечкенә мәктәп күпме кешене эш урыны белән тәэмин итә, китапханә, клуб хезмәткәрләре дә берәр чара уздырасы булса, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итә.
— Авыл җирендә берничә баланы укытуның ние бар, укытучының эше юк, диючеләр очрый. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, авыл мәктәбендә дә эш җитәрлек. Компьютер яныннан торган да юк. Мәктәп кечкенә, балалар саны аз булса да, тулы көчкә эшлибез. Бәйрәмнәрне дә тиешле дәрәҗәдә уздырабыз, өстәмә эшләрне дә җиренә җиткереп башкарабыз, — ди директор.
Авыл җиренә укытучыларны җәлеп итү өчен “Авыл укытучысы” (“Земский учитель”) федераль программасы эшләп килә. 2020-2023 ел эчендә әлеге программа нигезендә 51 укытучы эшкә урнашкан. Татарстанга чит төбәкләрдән: Башкортстан, Кемер, Самара, Ульян, Чиләбе, Чувашстан, Удмуртия, Әстерханнан да укытучылар җәлеп ителә. Айгөл Гәрәева Саба районы Шәмәрдән авылына Югра шәһәреннән күченеп кайткан. Башлангыч сыйныфларны укыта. Сыйныфында 23 бала.
— Тумышым белән Башкортстаннан. 2016 елдан бирле укытучы булып эшлим. Югра шәһәрендә укыттым. Анда декрет ялында да бер елдан артык утырырга рөхсәт итмиләр иде, чөнки укытучылар җитми. Татарстанга экскурсиягә генә барганыбыз булды. Күченеп кайту нияте бар иде. “Авыл укытучысы” программасы буенча гариза тапшырып карарга булдым. Шәмәрдәндә эш тәкъдим иттеләр. Биш балабыз белән күченеп кайттык, — дип сөйли Айгөл Гәрәева.
Саба районы администрациясе торак белән тәэмин иткән. Йортны җиһазландыру өчен 100 мең сум акча бүлеп биргән. “Авыл укытучысы” программасы нигезендә, Айгөл 1 миллион сум акча алган. Аны үзең теләгән максатларда кулланырга була, дигәннәр. Кызларын балалар бакчасына, мәктәпкә урнаштырырга ярдәм иткәннәр.
— Татарстанга кайтсам, эш таба идем анысы. Укытучыларга кайда да кытлык. Ә болай ике куян койрыгын тоттым. Дөрес, хәзер килешү буенча биш ел биредә эшләргә тиешмен. Башка эш тәкъдим итүчеләр булды, тик китеп булмый. Укытучының хезмәт хакы аз, диләр. Әмма мин беркайчан да акча өчен эшләмәдем. Укытучы акча эшли торган һөнәр түгел, монда күңелең кушмаса, үз эшеңне яратмасаң, эшли алмыйсың, — ди Айгөл Минияровна.
Укытучының дәрәҗәсен күтәрү, уңайлы эш шартлары тудыру буенча башкарасы эшләр җитәрлек әле. Үз эшен чын-чынлап яраткан, үз бурычын аңлап, вазыйфасын ихластан башкарган чын укытучылар гына мәктәптә каладыр. Шундый белгечләр генә канәгатьлек ала, уңышка ирешә, укучылар күңелендә дә мәңгегә сакланадыр, мөгаен.
Рәхимә АРСЛАНОВА, Казанның 20 нче гимназия директоры:
— Укытучылар җитмәүнең төп проблемалары: беренчедән, хезмәт хакы аз. Эштән китүчеләрнең күбесе — яшь укытучылар. Яңа мәктәпкә килгән укытучыга уртача 25 сәгать бирелә. Бу 20-22 мең сум хезмәт хакы дигән сүз. Коммуналь хезмәтләргә түләргә, ашарга, киенергә дә кирәк. Казанда һәр адым саен акча кирәк. Косметика салонында администратор булып утырган өчен 50-60 мең сум тәкъдим итәләр. Укытучы тиешле эш хакын алмый. Бер ставка ул — 18 сәгать. Шуның өчен
40-50 мең сум түләнсә дә ярар иде. Нормаль хезмәт хакы алыр өчен укытучылар өстәмә сәгатьләр алырга мәҗбүр. 56 көнлек җәйге ялдан килгәндә, укытучыларның күзләре яна. Ә ел ахырында сыгылган лимон сыман булалар. Аннары яшьләр, кызганыч, стресска чыдам түгел. Проблемалар алдында югалып калалар. Аларны хәл итәргә тырышмыйлар да. Икенчедән, без бер генә профессиягә дә кысылып акыл өйрәтә алмыйбыз. Ә мәктәпкә бөтен кешенең хакы бар. Әти-әни укытучыга бала белән аралашырга, дәрес бирергә өйрәтә. Балалар укытучыны уңайсыз хәлгә калдырып, видеога төшерә, интернетка куя. Ярый хәзер моның өчен җаваплылыкны катгыйландырдылар, укытучының хокукларын яклый торган законнар көчәйтелде. Өченчедән, укытучының статусын төшерделәр. Дәрәҗәбезне үзебез генә күтәрә алмыйбыз, моны югары даирәдәгеләр генә эшли ала. Җырчылар 24 яшендә үк атказанган исемен ала. Ә укытучыларга бу дәрәҗәгә ирешер өчен күпме сикәлтәле юл узарга кирәк. Әлбәттә, укытучыларга грантлар, төрле программалар бар. Әмма бу гына аз.
Раил ГАЯЗОВ, Кукмара районы Кәркәвеч мәктәбе директоры:
— Колхозлар таркалгач, күп кеше эш эзләп, яңа тормыш башларга дип, шәһәрләргә китте. Авылларда кеше саны кимеде. Шуңа укытучыларга да кытлык күзәтелә. Безнең мәктәптә 39 балага 13 укытучы белем бирә. I сыйныфка 4 бала укырга керде. Кадрларга кытлык бөтен республика мәктәпләрендә күзәтелә. Укытучы аз хезмәт хакы алмый дип сөйләсәләр дә, башка өлкәләр белән чагыштырганда, әллә ни күп түгел шул. Хәтта белеме булмаган, мәктәп тәмамлаган укучылар хәзер югары белемле укытучылардан күбрәк акча алып эшли. Шуңа да яшь укытучының мәктәпкә барасы килми. Бездә физика укытучысы бар. Ул атнасына 7 сәгать укыта. Эше бер ставкага да тулмагач, стаж бармый. Әлбәттә, ул тагын бер эшкә урнашырга мәҗбүр. Казанда бер укытучыны беләм. Ике сменалы мәктәптә атнасына 40 тан артык сәгать укыта. Югыйсә укытучыга атнасына максималь 36 сәгать кенә каралган. Ләкин эшләргә кеше булмау сәбәпле, өстәмә сәгатьләр бирәләр.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.