Узган ел Татарстанда 100 бала үзенә кул салырга маташкан. 13 очрак үлем белән тәмамланган. Әлеге күрсәткечләр буенча, республикабыз Идел буе округында өченче урында тора. Имтиханнар чоры җиткән саен, балалар стресс кичерә, әлеге проблема баш калкыта. Мондый вакытта аларны күңелсезлекләрдән ничек саклап калырга? Бу уңайдан динебездә нинди юллар бар? Әлеге сорауларны “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИНга юлладык.
“Интернет гаепле”
— Күптән түгел бер укытучы белән сөйләштем: мәктәп укучысы үзенә кул салган очраклар “педсовет”ларда караламы дип сорагач, “Укытучы нишләсен инде, иң элек әти-әни балага игътибарлы булырга тиеш”, — дип җавап кайтарды.
— Закон буенча, балага белем бирү мәҗбүри. Әгәр дәүләт әти-әнине баласын мәктәпкә илтергә мәҗбүрили икән, димәк, ул укучылар өчен җавап тотарга бурычлы. Әлбәттә, ата-ана да игътибарлы булырга тиеш. Һәркемгә наз кирәк, аңлау, тыңлау җитми. Әти-әниләр балалары белән күбрәк сөйләшсә, нинди борчулары барын белерләр иде. Мин шәхсән балаларыма имтиханнар биргәндә басым ясамадым. Әйе, Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәсе буенча укучының киләчәге хәл ителә, шуңа борчылалар. Дини яктан караганда, тәкъдир сабый туганчы ук билгеләнә. Әгәр сиңа авыр яшәргә язган икән, унбиш югары белемең булса да, язмыштан уза алмыйсың. Кайбер балада белемгә хирыслык бөтенләй юк. Андыйларның башка сәләтен ачарга кирәк. “Имтиханны бирә алмыйсың икән, башта көллияттә укырсың, аннары читтән торып яки көндезге бүлектә югары белем алырсың”, — дип уртага салып сөйләшергә кирәк.
Күп бала башкалар аны аңламаганга күрә үзенә кул сала. Яки ул кемнеңдер өметен акламый. Укытучылар да басым ясарга ярата, чөнки укучы имтихан бирә алмаса, аларга эләгә.
— Дини гаиләләрдә бу уңайдан җиңелрәкме?
— Дини гаиләләрдә күбрәк дин мәсьәләсендә каршылыклар туа. Бала әти-әнисе кебек яулык бәйләргә, мәчеткә йөрергә теләми. Чөнки аралашкан дуслары андый түгел. Без үзебез дингә аңлап килсәк, балалар ияреп керә, аларга инану җитми. Өстәвенә мәктәптә дә котырталар.
Берсендә әти-әниегез кыерсытса, шундый номерларга шалтырата аласыз, дип әйткәннәр. Кызым кайтты да: “Сез миңа шуны-шуны тиеш”, — дип таләп итә башлады. “Мин зур инде, үзем дә беләм, сез мине тыясыз”, — дип канәгатьсезлек белдерде. “Ярар, минем фатирда яшисең, әниең әзерләгәнне ашыйсың. Безгә хезмәт өчен акча түли башлыйсың. Киемне үзең алырсың”, — дип мөстәкыйль тормышны аңлаткач, гафу үтенде.
— 10-15 яшьлек бала кул салу турында каян белә?
— Интернет һәм башка мәгълүмат чаралары гаепле.
— Мондый хәбәрне киң җәмәгатьчелеккә чыгару ялгыш дип саныйсызмы?
— Әйе. Моны билгеле бер даирә кешеләре генә белеп хәл итәргә тиеш. Бу — баланың ялгыз булуыннан килгән проблема. Артык басым ясау, артык ярату да моңа китерә. Кайбер бала дуслары белән уртак тел таба алмый. Бер җәмгыятькә килеп эләгә, тик аны анда яратмыйлар. Башка барыр җире юк, үзен кимсеттереп, шунда йөрергә мәҗбүр, ә эчендә негатив җыела һәм бу аяныч тәмамланырга мөмкин. Балаларны кыерсыту, рәнҗетү гаиләдән дә килә. Хәзер өйдә тәрбия юк. Балалар бакчасыннан сабыйлар сүгенергә өйрәнеп, ир белән хатынның ничек йоклаганын белеп кайта. Мөселманнар балаларын мәктәпкә бирергә теләми, дип гаеплиләр. Менә шундый хәлләрне күреп торганга, ул-кызларын анда җибәрәселәре килми. Бала күңеле кыл кебек, бик тиз өзелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә болай ди: “Кечкенәләргә — рәхим-шәфкать, олыларга вәкарь белән карамаган кеше безнең арабыздан булмас”. Вәкарь — хөрмәт белән карау дигән сүз. Рәсүлебез ике сүз белән балаларга һәм өлкәннәргә мөнәсәбәтне бик матур итеп аңлаткан.
“Юк-барга буш вакыты булмаса, яхшырак”
— Хәзер балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә психологлар бар.
— Моннан берничә ел элек мәктәпләрдә психологларга “яулык бәйләгән, намаз укыган үсмерләрне катгый контрольгә алырга” дигән фәрман килгән иде. Чакыртып сөйләшергә, кем намаз укырга өйрәтә, мәҗбүр итәләрме-юкмы, шуларны ачыкларга кушылган. Психологлар шымчы кебек утыру өчен кирәк икән, булмаулары хәерле. Мөселманнар бу мәсьәләне күтәрә башлагач, сорауны тиз генә яптылар. Психологның төп максаты — тыңлау, дус булу, проблеманы күреп, чишәргә булышу.
— Баласын кечкенәдән мәчет-мәдрәсәгә йөрткән, дин сабаклары өйрәткән әти-әниләр бар. Күзәтүләрегездән чыгып әйтегез әле, мондый бала туры юлдан гына барыр дигән өмет ни дәрәҗәдә зур?
— Гарантия юк, бар нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында. Ләкин 90-95 % очракта өмет аклана. Халкыбыз да: “Оясында ни күрсә, очканда шул була”, — ди. Бала кечкенәдән догалар өйрәнсә, мәчеткә йөрсә, Аллаһны таныса, әлбәттә, аның туры юлдан бару ихтималы зур. Әти-әниләргә: “Мәктәпкә кадәр балаларны мәчеткә йөртегез, ял көннәрендә килегез”, — дигәч, “Атнаның бер якшәмбесендә ял итсен”, — диләр. Бала бит арымый, энергиясе ташып тора. Аның тәрбияле булуы спортка караганда да мөһимрәк. Аллаһтан курыктымы, гөнаһ кылмый. Кечкенә чакта сеңдермәсәң, олыгайгач бирә дә алмыйсың.
Кайчак әниләр улларын ияртеп килә дә: “Хәзрәт, мине тыңламый, сез әйтеп карагыз әле”, — диләр. 5 яшьтә сөйләмәгәнне, 20-30 да ничек аңлатыйм да, биш минутта нинди акыл кертим, ди? Иң мөһиме — белем бирүдә баланы жәлләмәү. Юк-барга буш вакыты булмаса, күпкә яхшырак. Берсендә мәҗлестә бер әби, оныкларын динне беләләр, догаларны өйрәнделәр, дип мактана. “Әйдә, улым, дога укып күрсәт әле”, — дигәч, малай: “Мин аны оныттым”, — димәсенме?! Син балаң турында бернәрсә уйлап йөрисең, ә ул башкача булырга да мөмкин.
— Әбиләр онык карарга тиеш түгел, үзләре өчен яшәргә хаклы, дигән фикер белән килешәсезме?
— Балаларның тәрбиясезлеге әби-бабай белән үсмәгәннән дә килә. Онык әби-бабай янында йөреп эшкә дә өйрәнә. Әйе, хәзер әби-бабайлар бик заманчалашты, бала карап өйдә утырырга теләмиләр, ял итеп, тегендә-монда йөрергә яраталар. Шуны онытмыйк: бу дөньяда берәүгә дә ял юк. Тормышың матур барсын дисәң, үлгәнче эшләргә мәҗбүрсең. Ял — җәннәттә.
Гүзәл САБИРОВА.