• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Авыл тормышы

АШАГАН БЕЛМИ, ТУРАГАН БЕЛӘ ЯКИ ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕНӘ ӘЗЕРЛЕК НИЧЕК БАРА?

АШАГАН БЕЛМИ, ТУРАГАН БЕЛӘ ЯКИ ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕНӘ ӘЗЕРЛЕК НИЧЕК БАРА?

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен иң җаваплы чор — язгы чәчү җитә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 мартка тракторларның — 93, чәчкечләрнең — 97, чәчү комплексларының — 90 һәм туфрак эшкәртү агрегатларының 96 %ы ремонтланган. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр яшерми: җиңел булмаячак, аеруча вак фермерларга. Техника, ягулыкка якын килә торган түгел, кыйммәт. Ә игеннең бәясе ничә еллардан бирле түбән. Иң аянычлысы — вәзгыять үзгәрергә дә тормый. Шулай да аягында нык торган хуҗалыклар да бар. Ике як фикерләрне дә тыңлап, аграриянең язгы чәчүгә ни дәрәҗәдә әзерлеген белештек.

“КӨЗГЕ УҖЫМ ЯХШЫ КЫШЛАГАН”
Республикада 485 мең гектар җирдә көзге уҗым культуралары исәпләнә. Шуларның 415 мең гектарында — бодай, 43 мең гектарында — арыш, 27 мең гектарында башка культуралар үсә.
— Бүген аларның торышы канәгатьләнерлек, — дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. — Тикшерү өчен сайлап алынган үрнәкләрнең 1 дән 4 %ка кадәрлесе һәлак булган. Чагыштырмача бу зур сан түгел. Бөртекле культура орлыклары белән тәэмин ителеш 123 % тәшкил итә: ихтыяҗ — 283 мең тонна, барысы 348 мең тонна орлык бар.
Быелгы сезон өчен 367 мең тонна минераль ашламалар сатып алынган. Бу — гектарга уртача 61 кг туры килә. Шул күләмдә сыек ашламалар — 6,8 % яки 25 мең тонна тәшкил итә.
— Тиздән кырлар кардан ачылачак һәм техника белән эшләрне башларга мөмкинлек булачак. Хуҗалыкларда 237 үзйөрешле сиптергеч, шулай ук 678 тагылмалы һәм асылмалы минераль ашламалар сиптергечләр бар, — дип хисап тотты ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Марат Җәббаров. — Техниканы ремонтлау өчен язгы кыр эшләренә 2 млрд. 591 млн. сумлык запас частьлар сатып алынган, бу — тиешле күләмнең 81 %ын тәшкил итә. 17 сеннән 21 мартка кадәр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итү комиссиясе эше планлаштырылган.
Агымдагы сезонда техниканы ремонтлау өчен 6 млрд. сум акча кирәк булган. Узган ел белән чагыштырганда, чыгым 400 миллион сумга арткан. Моның сәбәбе бик гади: техникага запас частьлар өчен бәяләр югары, өстәвенә машина-трактор парклары да тузган.

“СЕЗОННЫ АЧТЫК!”
Буа районы яңа рекорд куйган: 11 мартта республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешкәннәр. Әйе, биредә һәрвакыт җирләр тизрәк өлгерә. Ләкин быелгы кебек иртә кырга чыкканнары булмаган.
— Бездә кар юк, — диде Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов. — Көзге бодай, күпьеллык үләннәрне ашлама белән тукландыра башладык. Быел кыш җылы килде, яз да иртәрәк килер кебек. Шуның өчен үсемлекләр буйга киткәнче, туклыклы матдәләр кертеп калырга кирәк. Инде хәзер бер генә теләк — бик салкыннар гына булмасын. Юкса кардан ачылган иген, үләннәрнең һәлак булуы бар.
2024 елда буалылар җыелган ашлыкның күләме буенча республикада беренче урында иде. Узган ел алар 185 мең тонна ашлык җыеп алган, гектарыннан 32,6 центнер иген чыккан. Хәер, биредә иген уңышы гел яхшы, чөнки җирләр уңдырышлы.
— Аңа гына түгел, — дип каршы төште Ранис Габитов. — Бездә эш системага салынган, авыл хуҗалыгы тармагына игътибар зур.
— Шулай да Буа фермерлары да зарлана. Игеннең бәясе түбән, ягулык, запас частьлар кыйммәт, диләр. Әллә сезгә бу хакта әйтмиләрме? — дим.
— Фермерлар гомергә зарлана. Безгә май башында килеп карагыз: яңа тишелгән уҗым яшькелт хәтфә хасил иткән була. Язгы чәчүгә бер керешкәч, фермерларның кәефе яхшыра: басуда җырлый-җырлый эшлиләр. Әле бер ел да чәчү чәчми калганнары юк, борчылмасыннар.
— Ә чынлап та, быел, узган ел белән чагыштырганда, авыррак булыр кебекме? — дим.
— Ул бер елда да җиңел булмый, онытыла, шул гына. Әлбәттә, быел күп нәрсәгә бәя артты. Мисал өчен, чөгендер орлыгы гына ике тапкыр үсте. Ә бит Буа районы иген белән бергә чөгендер дә үстерә. Шуның өчен дә кайбер фермерлар чөгендер күләмен киметеп, көнбагышка өстенлек бирде. Безнең районда быел көнбагыш 4 мең гектарга артыграк чәчеләчәк. Узган ел 6 мең гектар иде.
Буа районы язгы чәчүгә 100 % әзер. Һәрхәлдә, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов шулай дип белдерде. Ул, язгы чәчүдән курыкмыйбыз, дип тә өстәде. Буа районында 2024 елда 628 миллион сумга 174 берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган. Кыскасы, буалылар быел да сынатмаска исәпли.

“ЯРДӘМ КИРӘК”
Буага терәлеп торган Кама Тамагы районында язгы кыр эшләренә керешмәгәннәр. “Бездә әле кар ята”, — диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев. Районның 80 % җирләре — “Август Агро”га, 10 %ы —“Красный Восток”ка, калган 10 %ы фермерларга карый икән. Алар районда 25.
— Быелгы чәчүнең иң авыры фермерларга төшәчәк, — диде Илфат Вәлиев. — Ягулык, орлык, барысы да кыйммәт. Грант, субсидияләргә дә өмет юк. Әле районыбыз фермерлары саткан игеннәренең дә акчасын ала алмыйлар. Ә бит сүз 6 миллион сум турында бара. Бүген ул акчаларның ни дәрәҗәдә кирәк икәнен аңлатып тору кирәкмидер.
Кама Тамагы районы язгы чәчүгә 90 %ка әзер. Кайдадыр техниканы ремонтлап бетерергә кирәк, кемгәдер ашлама кайтып җитмәгән. Ләкин ничек кенә булмасын, язгы чәчүне вакытында башкарып чыгарга ниятлиләр. Берничә ел элек район җирләренең күп өлешен үз кулына алган “Август Агро” оешмасы ашламаны көздән үк кертеп калдыра икән. Җирләр кипкәч, алар бары тик сыек ашлама сиптерә. Ә менә “Красный Восток” субсидияләр хисабына ашлама, ягулык алырга җыена. Шунсыз гына ерып чыга алмаячаклар.
— Фермерларга региональ ярдәм кирәк, — дип дәвам итте Илфат Вәлиев. — Уйлап карагыз, 3 миллион сумга грант алган очракта да, бүген бер трактор 4 миллион сум тора. Димәк, ул аны ала алмый. Ә элек җитә иде бит. Эре холдингларның башка: аларга дәүләт ярдәме дә бүтән, матди-техник база да икенче. Ә гади фермерның иске-москы техникасы туза, запас частьларның бәясе көннән-көн арта. Аңа бердәнбер юл кала — фермасын бетерү. Болай барса, шулай булачак та!
…Гади җир кешесенә гомергә җиңел булмаган. Әйе, алар өчен кул хезмәте кимеде, тик, күргәнебезчә, проблемалар барыбер җитәрлек. Бигрәк тә фермерларга. Шулай да төшенкелеккә бирелмик, алар урамына да бер бәйрәм килер әле. Ә бәлки, килмәс тә…

“СУБСИДИЯ АЛЫРГА МӨМКИН, ТИК…”

Фәргать СИБГАТУЛЛОВ, Буа районы Яңа Тинчәле авылы:
— Районда иң беренче фермерларның берсе мин. 1991 елда документларны туплап, пай җирләрен эшкәртергә рөхсәт алдым. Ике улым да минем белән эшли. Төп культуралар — чөгендер һәм иген.
Дөресен әйтәм, авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге кебек чагын хәтерләмим: үз-үзен акламый. Заманында 29 гектар җирем бар иде. Шуның белән яшәдек тә, төзелеш тә алып бардык, техникасын да юнәттек. Хәзер 300 гектар җир белән дә бер нәрсә дә эшләп булмый. Тракторга солярка 65 сумга менде, ә игеннең килосы һаман 10 сум. Авыл хуҗалыгыннан ерак кеше дә бу арифметиканы исәпләп чыгара дип уйлыйм. Ничә елдан бирле игеннең бәясе үзгәрешсез кала, ә техникага запас частьларның янына бара торган түгел.
Язгы чәчүгә әзерлек эшләрен башладык. Чөгендер орлыгы гына 4 миллионнан артыкка баса. 200 гектарга шуның кадәр суммада орлык кирәк. Узган ел 2 миллионга төшкән иде. Нишләтәсең, аласың инде. Орлык сатып алу өчен дәүләттән субсидия алырга мөмкин, диләр. Ләкин аның өчен җиде кат тирең чыга: иминиятләштерергә кирәк, бер кочак документ җыярга… Әле менә 2021 елда техникага алынган субсидия өчен дә документларны кире кайтарганнар. Районның ун-унбиш фермерына шулай килгән. Ул акчаларны хәзер үзебезгә түләргә туры килмәгәе, дип борчылабыз.
Сөйләсәң, күп инде. Бик тиздән язгы кыр эшләре башлана. Авылда эшләргә кеше юк. Яшьләр калмый, өлкәннәре эшли алмый. Үзбәкләр белештек әле, Казаннан алып кайтсак, дибез. Дөресен әйтәм, хәзер эшнең кызыгы юк. Алга таба болай барса, фермерлык эшен алып баручылар калырмы икән?

“БОЛАЙ БАРСА, ЭШЛӘРГӘ КЕШЕ ТАБА АЛМАЯЧАКБЫЗ…”
Ильяс СӨЛӘЙМАНОВ, Аксубай районы Яңа Ибрай авылы:
— 2000 елдан бирле фермерлык эше белән шөгыльләнәм. Бер сыер белән 50 гектар җирдән башлаган идем. Колхоздан әти-әнинең пай җирләрен алып, иген, печән чәчтем. Акрынлап мал саны да, җирләр дә арта торды. 2010 елда “Гаилә фермасы” программасына кереп, беренче зур ферма төзедем. 2020 елда 50 миллион сумга ике робот һәм 140 нәселле савым сыеры алып кайттым. Хәзер сыерларны роботлар сава.
300 гектар җирем бар. Иген дә, печән дә сатмыйм, үзебезнең малларга үстерәм. Шулай булгач, иген бәясенең түбән булуыннан зыян күрмим. Әле ярый нәселле сыерлар үрчетәбез, дип сөенәм. Ни дисәң дә, сөт бәясе начар түгел: 46 сумнан сатабыз. Ә бит әле кайчан гына литрын 18 сумга тапшыра идек. Җәйгә сөт бәясе кимемәсен генә.
Язгы чәчүгә без әзер. Шушы көннәрдә 46 тонна ашлама кайтты, ул безгә җитеп арта. Ягулыкны да алдан юнәттем: литрын 40 сумнан китереп бирделәр. 25 тонна солярка бар, ул көзге урып-җыюга да җитәргә тиеш. Техникага килгәндә, запас частьлар алмадым, чөнки трактор, чәчкечләр чагыштырмача яңа. Техниканы бик карап, кадерләп кенә тотабыз. Үзем дә рульдә йөрим, улым да. Ярдәмгә тагын бер механизаторны чакырабыз.
Фермерлар белән гел элемтәдә мин: эшләргә кеше юк дип зарланалар. Үземдә дә шул. Менә бүген фермабызга мал табибы кирәк. 60-70 мең сум хезмәт хакы түләргә ризамын, ә табып булмый. Сыер савучылар, механизаторлар белән дә шул ук. Болай барса, көндез шәм яктыртып эзләсәң дә, эшләргә кеше таба алмаячакбыз.

“БЫЕЛ БӘРӘҢГЕНЕ БИК АШЫГЫП УТЫРТМАСКА ИСӘП”

Рәмис АБДРАХМАНОВ, Арча районы “Кырлай” агрофирмасының агрономы:
— Иң беренче шуны әйтим: Татарстанда җитештерелә торган бәрәңгенең 60 %ын безнең агрофирма үстерә. 1200 гектар җирдә икенче икмәк үсә. Барлыгы 10 732 гектар җиребез бар.
Язгы чәчүгә килгәндә, барысы да әзер инде. Кар эрүгә, күпьеллык үләннәргә ашлама сибәргә чыгачакбыз. Әйе, быел чыгымнар зуррак, чөнки запас частьларны кайтарту бик кыйммәткә чыга. Эш шунда ки, Франция, Германиядә җитештерелгән техника белән эшлибез. Белгәнебезчә, турыдан-туры хәзер алар белән эшләп булмый. Шуның өчен урау юллар белән аннан запас частьлар кайта. Кайчакта өчәр ай көтәбез. Вакыты бер хәл, бәясе ике тапкыр артыграк бит. Тик барыбер Кытай запас частьлары белән эшлисе килми, аларны ышанычсыз дип таптык.
Бәрәңгене апрель азагында утырта башлыйбыз. Узган ел уңыш бик әйбәт булды: гектарыннан 400 центнер икенче икмәк җыеп алдык (2023 елда 251 центнер иде). Басулар су сибү агрегатлары белән җиһазландырылган. Быел бәрәңгене бик ашыгып утыртмаска исәп. Салкын җиргә салып куеп, барыбер мәгънәсе юк, тишелми. Һәм уңыш та түбән була. Моңа инде ничә кат инандык.
Язгы чәчү алдыннан ел саен ниндидер дулкынлану була. Ләкин бу өлкәдә күптән эшләгәч, даими элемтәләребез бар. Мисал өчен, ягулыкны литрын 49-50 сумнан, кичектереп түләү юлы белән алабыз. Бәрәңгене дә узган елгы бәядән аз гына кыйммәтрәккә сөйләштек. Даими клиентлары булгач, безгә ташламалар ясыйлар. Ел саен 100 тонна бәрәңге утыртабыз.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА әзерләде.

Фото: © zych/123rf.com

 

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru