Татарстанның халык артисты Зөлфия ВӘЛИЕВАның буш вакытын туры китерү шактый катлаулы булып чыкты. Әле төп эш урыны Тинчурин театрында репетицияләрдә ул, әле кайдадыр чыгыш ясый, “30, 40, 50” тапшыруын төшерәләр, сериалларда уйный, Апуш театрында балалар белән шөгыльләнә. “Апушлыларның Ленин мәдәният йортында спектакльләре була, әйдә, шунда кил, икенче атнага шифаханәгә ял итәргә китәм”, — дип чакырды ул мине.
Спектакльдән соң сөйләшеп утырганда, Зөлфиягә шалтыратып, роль тәкъдим иттеләр. Кыскасы, аңа шифаханәдән, ялдан баш тартырга туры килде.
“ЭШ МИНЕ ҮЗЕ ЭЗЛӘП ТАБА”
— Планнар кисәк үзгәрү еш буламы, Зөлфия?
— Булгалый шул. Эш графигыбыз тотрыксыз. Буш көн бар дип уйлап йөрисең, эш тәкъдим итәләр. Эш мине үзе эзләп таба. Төрле чак булды анысы. 8 ел рольсез утырганым да истә. Әмма беркайчан да театрдан китү уе тумады. Мин, гомумән, бөтен нәрсәне хәерлегә юрыйм. Аллаһка ышанам. Борчылган чаклар була. Вакыт узгач кына, бу сынауның юкка гына бирелмәгәнен аңлыйсың. Аллаһ яхшырак белә бит. Рольсез утырган елларда балаларымны иркенләп үстердем, гаиләм белән күбрәк булдым. Укучылар өчен театр түгәрәкләре оештырдык. Хәзер менә хезмәттәшем — Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова белән “Апуш” балалар студиясенең Ленин мәдәният йортындагы филиалында укытабыз. Илгиз Зәйниевның “Кечтүк” һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев төзегән 5 классик әсәрдән торган “Мәкәрҗәдә театр” спектакльләрен тәкъдим иттек. Талантлы балалар булуы сокландыра, шатландыра. Аларны вакытында күреп, үстерергә кирәк. Кызыбыз Латифага 13 яшь. Ул да “Апуш”та шөгыльләнә. Чигәргә, рәсем ясарга ярата. Фортепианода уйный, тавышы бик көчле. “Сәләт” лагеренда актив катнаша.
— Сез дә балачакта шундый шук, шаян булгансыздыр. Ничек артист булып киттегез?
— Мин — Казан кызы. Гаиләдә өчәү үстек. Безгә кунаклар еш килә иде. Әти дә, әни дә — сәнгатьне үз итә торган кешеләр. Әти баянда уйный, әни кушылып җырлый. Миңа, фәлән кеше булып күрсәт әле, дип пародияләр ясарга кушалар, кыланмышларымнан рәхәтләнеп көләләр. Игътибар үзәгендә булу, алкышларны тою рәхәтлек биргәне истә. Артистизм көчле иде миндә. Хәтерлим, мәктәптә укыган чакта троллейбуста барам, кисәк кенә кайгырган кыяфәт чыгарам, күз яшьләрен агызам. Үзем башкаларга карап алам, янәсе, мине күрәләрме, ышандыра алдыммы? Шәһәр баласы булсам да, татар телен саклап калуыма сөенәм. Әбиемә дә рәхмәт. Ул миңа догасын да, телне дә, кул эшләрен дә өйрәтте. Шөкер, әти-әнием исән-сау. Энем Илсур гаиләле, ике бала үстерәләр. Икенче энем Рөстәм 20 яшендә фаҗигале төстә һәлак булды. Аның 9 айлык баласы калды. Ул сабыйны — Динараны без үстердек. Хәзер ул — Казанда бер ресторанда арт-директор. Диджей буларак Россия буйлап гастрольләргә йөри.
“КҮҢЕЛНЕ ДӘ ДӘВАЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”
— Сез татарча сериалларда, фильмнарда төшәсез. “Бер-бер хәл” сериалындагы Анастасия образы халык күңеленә аеруча кереп калды. Анастасиянең кайсы сыйфатларын үзегезгә алдыгыз?
— Рус мәктәбендә укыгангамы икән, гел фильмда русча сөйләшеп уйнарга хыяллана идем. 40 серияле “Бер-бер хәл” фильмында Анастасия ролен тәкъдим иткәч тә сөендем. Катнаш никахта яшәүче рус хатыны булып уйнадым. Бик мәгънәле, тамашачы яратып кабул иткән әсәр булды ул. Анастасия образы өчен чәчемне ачык төскә буядым. Хәзер дә шулай йөрим әле. Настядан сабырлык, зәвыклылык сыйфатларын алдым. Күбрәк күлмәккә өстенлек бирәм, нәзакәтле, зәвыклы киенергә тырышам.
— Гашыйклар көне уңаеннан Тинчурин театрында тамашачыларга психологик тренинг уздырдыгыз. Психологлыкка да укыгансыз икән…
— 35-40 яшьләрдә ирләр дә, хатыннар да кризис чоры кичерә. Миндә дә булды андый чак. Кризис вакытында өстемнән танк узган кебек булды, яшәүнең мәгънәсе калмый иде. Кыскасы, үз-үземне аңлар өчен, психологлыкка укырга кердем. Минем өчен бу белем бик файдалы булды. Тормышта кирәкле күп нәрсәгә төшендем. Күңелне дә дәвалый белергә кирәк икән.
— Шул очрашуда үзегезне бик бәхетле хатын дигән идегез. Моның өчен нишләргә кирәк?
— Хатын-кыз бәхетле булыр өчен, тормыштан бернәрсә таләп итмичә, көтеп утырмаска тиеш. Үзем дә күп еллар, кемдер килер дә мине бәхетле итәр, дип көтеп яшәдем. Янәсе, бер төймәгә басасың да тормыш әйбәтләнә. Гомер уза башлагач кына: “Тукта, мин әйтәм, көтеп вакыт үтә бит. Үзем бәхетле булып карыйм әле”, — дидем. Хатын-кыз беренче чиратта үз-үзе белән бәхетле булырга тиеш. Кечкенә нәрсәләрдән дә ләззәт табарга кирәк. Берни уйламыйча, алга чапмыйча, үткәннәрдә калмыйча, чынбарлыкны тою мөһим. Тукталып, дөньяның матурлыгын күрә белү мөһим. Бу күктән җиргә төшерә. Кеше башкаларның тормышына кысыла башлый икән, димәк, үзе буш. Моның өчен үзеңә кайтырга, үзеңне өйрәнергә кирәк. Бер киңәш бирәм: исемлек яз. Нәрсә яратасың? Минем, мәсәлән, 100 пункттан торган теләкләр исемлеге бар. Кайнар душ керергә, кояшта иркәләнеп утырырга, бассейнда йөзәргә, мунча керергә, лимонлы кайнар чәй эчәргә яратам. Көн саен шул исемлектәге берәр теләкне тормышка ашырырга тырышам. Ире бәхетле итәр дип көткән хатын-кыз төпсез кое кебек. Чөнки ул үзенә нәрсә кирәген белми. Ире күпме генә бүләкләр бирмәсен, назлы сүзләр әйтмәсен, ул аларны төпсез кое кебек йотып кына бара, тулыланмый. Бәхеттән юләр булып күренүдән, кеше сүзеннән курыкмаска кирәк.
— Тәлгать белән 26 ел бергә гомер итәсез. Үпкәләшкән чаклар да буламы?
— Була инде. Бигрәк тә яшьрәк чакта аны еш үпкәләтә идем, үзем дә авызымны турсайтып йөри идем. Беренче булып гафу үтенсен дип көтәм. Кайчак хисләр шарлавык кебек бәреп чыга бит. Барысын да чыгарып бетерәсе килә. Янәшәдәге якын кешеләргә эләгә. Кайчак кызык өчен дулап алам да: “Матурым, гафу ит, бераз талашып аласым килде. Алайса, гел бертөрле тормыш туйдыра, күңелсез”, — дим. Хатын-кыз эмоциональ икән, димәк, ул тере, исән.
“МӘХӘББӘТНЕҢ БИШ ТЕЛЕ БАР”
— Сез кияүгә 26 яшьтә генә чыккансыз икән. Тәлгать сездән 7 яшькә яшьрәк. Аерма сизеләме?
— Элек, бәлки, сизелгәндер дә, хәзер Тәлгать сакал җибәргәч, мин яшьрәк тә күренәмдер әле. Мәхәббәт ул гаиләдән килә. Әти-әнинең эштән кайткач, коридорда озак вакыт үбешеп торганын хәтерлим. Мин дә шундый мөнәсәбәт хакында хыялланып үстем. Тик миңа туры килгән егетләр очрамады. Инде 26 яшемдә бөтенләй кияүгә чыкмыйм дигән фикергә килгән идем. Шул чакта Тәлгать белән таныштык. Аңа ул вакытта
19 яшь иде. Минем кеше икәнен шунда ук аңладым. Баштарак Тәлгатькә яшь аермабыз хакында еш искәртә идем. Ә берсендә ул йодрыгы белән өстәлгә сугып: “Бу — минем проблема, үзем хәл итәм, әлеге темага башка әйләнеп кайтмыйбыз”, — дип җитди итеп әйтте. Шуннан бирле бу хакта сүз кузгатмыйбыз. Аның янында үземне көчсез, кечкенә кыз кебек хис итәм. Авыр чакларымда, күңелем тулганда тезләренә утырып, кочагына кереп елыйм. Аннары ул мине үбеп ала. Шуннан соң рәхәт булып китә. Гэри Чепменның “Мәхәббәтнең биш теле” дигән китабы бар. Һәр кеше бу телләрдә сөйләшә белергә тиеш. Беренчесе: мәхәббәт ул — бер-береңә мактау сүзләре, матур фикерләр әйтү. Икенчесе: вакыт. Ир белән хатынның икәүдән-икәү генә калырга вакыты булырга тиеш. Өченчесе: бүләк бирү. Элек ирем миңа нәрсә кирәген үзе белергә тиеш дип уйлый идем. Көтәсең, көтәсең, ә ул бүләк итми. Аңа үпкәләп, читтә генә посып елап утырулар да булды. Мәгънәсезлек бит бу. Нәрсә кирәк икәнен иргә әйтергә кирәк. Бирмәсә, өч тапкыр сорарга. Шуннан соң да бүләк итмәсә, үпкәләргә була. Дүртенчесе: ярдәм. Якын кешеңнең терәген тою җиңеллек бирә. Берсендә Дәрвишләр бистәсеннән кайтып барганда, караңгыда машина белән чокырга төшеп утырдым. Ике тәгәрмәч берьюлы шартлады. Андый вакытларда иремә таянам. Соңгысы: яраткан кешегә кагылу — баштан сыйпау, кочу, үбү. Бу телләрдә сөйләшә белсәң, бер-береңне аңлау җиңелрәк.
— Тәлгать белән ике бала үстерәсез. Олы улыгыз Кәрим ниләр белән шөгыльләнә?
— Кәримгә 21 яшь, очрашып йөргән кызы бар. Тәлгать ут куючы режиссер булып эшли. Кәрим дә әтисе кебек ут куя. Танылган җырчылар Салават Фәтхетдинов, Альберт Вәлиуллин, Фирдүс Тямаев белән эшли. Казан дәүләт аграр университетында соңгы курста белем ала.
— Зөлфия, сез шәхси йортта яшисез, үз кишәрлегең булгач, эш күптер?
— Йортыбызны рәшәткә белән әйләндереп алырга өлгермәдек әле. Шуңа да кунакка кыр куяны да килеп йөри, күршедәге эт белән песи дә керә. Мин яшелчәләр яратам. Кресс-салат, укроп, рукола — нинди яшел тәмләткеч бар, бөтенесен дә утыртам. Кыяр, помидор салатыннан башка тормышымны күз алдына да китермим. Кефирга күп итеп укроп салып ашыйм. Мин әле каллиграфия белән шөгыльләнәм, заказлар кабул итәм, яулыкларга язулар төшерәбез. Матур язу рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Иртәнге сәгать дүрткә кадәр язып утыра алам. Тинчурин театры фойесындагы артистларның портретларына исем-фамилияләрен дә мин яздым.
— Элек хыяллар дәфтәре алып бара идегез. Хәзер дә бармы ул?
— Хыяллар дәфтәре әле дә саклана. Кайчак аны ачып карыйм. Шаккатам: 25 ел элек язган теләкләр тормышка ашкан. Тулай торакта яшәгәндә, телевизор, үз кухнябыз, йортыбыз булсын иде, дип язганмын. Шөкер, социаль ипотека белән алынган фатирда 15 ел яшәгәннән соң, йорт сатып алдык. Кечкенә генә машина булса да ярар иде, дип язганмын. Хәзер гаиләдә һәрберебезнең үз машинасы. Үзебез яшәгән Биектау районы Эстачи авылында сәнгать мәктәбе ачарга телим. Хыялланырга курыкмаска гына кирәк. Теләкләр күңелдә калмасын. Кәгазьгә язылса, тормышка ашу өмете зуррак. Һәркем хыял дәфтәрен үзе булдырсын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
“Бер-бер хәл” сериалы