Кариев театры артисты Илнар НИЗАМИЕВка 24 мартта 50 яшь тулды. Күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Илнарның актерлык буенча рәсми эшчәнлеге 1997 елдан Чаллы театрында башлана. Тамашачыга ул сериаллар, төрле клиплар аша да яхшы таныш, мәҗлесләр дә алып бара.
— “Актер һөнәрен сайлап, бәхетлеме син?” — диләр миңа кайчак. Аны хәзер аңлатып бетереп тә булмый. Ярый килгәнмен әле, дим. Эш дәверендә шундый образлар иҗат иттем, алар халык күңеленә кереп калды, — ди Илнар. — Тамашачы мәхәббәтен яулап алу җиңел түгел, ул бөтен кешегә дә бирелми, көчләп тага алмыйсың. Остазым Шамил абый Бариевка, укытучыларыма рәхмәт. Шамил абый безгә рольләрне йөрәк белән кушып уйнарга өйрәтте.
“ТУГАН АВЫЛДА ЙОРТ САЛДЫК”
— Илнар, туган якта йорт төзи башлаган идең. Эшләр ничек бара?
— Безнең Кече Мирәтәк авылын халык телендә Бичер дип йөртәләр. Элек Саба районына кергән, хәзер Теләчегә карый ул. Казаннан 80 чакрым. Матур җирдә, тау битендә урнашкан. Шунда туып, җәйләрен яланаяк йөгереп үстем. Аякларыбыз чебиләнеп бетә иде. Кап-кара, кечкенә генә малай үзем. 1992 елда авылдан чыгып киттем. Укуны тәмамлап, эшли башлап, еллар узгач, ун ел рәттән туган авылда бушка Сабантуй уздырдым. Чакыргач, еш кайта башладым. Авылда Сабантуй бетмәсен дип тырыштым. Аннары уйладым да, 20 сутый җир алып, йорт төзергә булдым. Төзелеш эшенә кеше кулы кертмәдем, дисәм дә була. Ара-тирә балалар гына ярдәм итте. Театрда “Нигез ташлары” спектаклен куйдык, анда шундый сүзләр бар: “Шәһәр — шәһәр инде ул, таш стена. Кайтып йөрергә үз йортың булу яхшы”. Менә шуннан башланган эш ул. Өйне агачтан салдым. Эше мәшәкатьле, әмма матур, һавасы рәхәт. Мунча салдык, газ, су керттек. Быел өйдә аш үткәрдек. Тышкы яктан милли бизәкләр белән матурладым. “Ник азапланасың?” — диючеләр дә бар. Һәр елны кайтып, әкренләп, ашыкмыйча, бу эшне иҗадый яктан якын килеп башкаргач, алай бик азап кебек булмады ул.
— Күченеп кайту теләге юкмы соң?
— Авылга җәен еш кайтабыз. Үзенә тартып тора. Бәлки, еллар узгач, кайтып та китәрбез. Фатир балаларга да кирәк. Төп йорт та ерак түгел. Казан кызы булса да, Лилия дә авылны бик ярата. Гел бакчада казына.
— Төп нигез буш түгелдер бит?
— Төп йортта иң олы абый белән хатыны яши. Әниебез күптән вафат. Язмышы бер дә җиңел булмады. Ничек түзгәндер… Алты баланы берүзе үстерде. Мин туып өч ай узуга, юл фаҗигасендә әти үлгән. Мин — гаиләдә төпчек бала. Бер улларын 3 яшендә машина бәрдергән, икенчесе салкын тиеп үлгән. Миңа 15 яшь булганда, 19 яшьлек игезәк абыйларымның берсе шулай ук фаҗигале төстә үлде. Айрат абыйны армиягә алдылар, Айнур абый клубта эшли иде. Кыр эшенә чакырдылар. Шунда салам тюклау җайланмасына эләгеп үлгән. Нәрсә булган, нишләгәннәр… — сәбәбен белмибез, эзләмәдек тә. Айнур абыйның үлемен авыр кичердем. Игезәге Айрат абый күрше авылда яши. Әни 50 яшендә буыннары сызлап (полиартрит) авырый башлады. Хатын-кыз эшен дә, ир-атныкын да эшләп үстек. Әни безгә дөрес тәрбия бирде. “Үз динең, үз тиңең булсын”, — дип әйтә иде. Без укырга киткәч, төп нигездә аны абый белән апа карады. Әни 78 яшендә вафат булды. Коронавирус чорында 53 яшендә шагыйрь абыебыз Фазыл Низамиев та китеп барды. Йөрәк, диделәр. Иҗат кешесе иде, гел дөреслек яклы булды.
“ЧАЛЛЫ, ТИНЧУРИН, КАРИЕВ ТЕАТРЫ”
— Илнар, театр артисты булмасаң, нинди һөнәр сайлар идең?
— Биючегә яки актерлыкка укыйм, дигән идем. Институтка килгәч, остазым Шамил абый Бариевтан: “Биюгә керимме, мондамы?” — дип сорадым. “Монда”, — диде. Шул бер сүзе җитте. Урыны җәннәттә булсын! Шамил абый безгә зур мәктәп бирде. Аны гел искә алабыз. Театрда биергә дә туры килә. Биюче хыялын да тормышка ашырдым, дияргә була.
— Беренче эш урының — Чаллы театры. Ул чаклар күңелдә ничек калды?
— Хатыным Лилия белән бергә укыдык. II курста очраша башладык. Әмма укып бетергәнче, бу хакта беркем белмәде. Диплом алгач, бөтенебезне бергә чакыргач, биш-алты кеше туп-туры Чаллы театрына киттек. Яшьлек белән бик тиз ияләштек. Анда өч ел эшләдек. Бик сагынып искә алабыз. “Сезнең спектакльләрдә үстек”, — дип Чаллы тамашачысы әле дә яза безгә. “Йосыф-Зөләйха”, “Галиябану”, “Сүнгән йолдызлар” һәм башка бик матур әсәрләр чыгардык.
— Ни өчен озаккарак калмадыгыз?
— Улыбыз Искәндәр Чаллыда туды. Лилия белән икебез дә театрда. Баланы калдырырга кеше юк. Әбигә кайтаргалыйбыз, әмма ара якын түгел. Шуннан уйладык та Казанга күчтек. Тинчурин театрына урнаштым. Анда ел ярым гына эшләдем. Гел Лилия белән хезмәт куйгач, аерым читен булгандыр инде. 2001 елда аның янына Кариев театрына күчеп килдем. Элек иске бинада уйнадык. Авыр булды. Хәзерге шартлар искиткеч яхшы. “Кадерен белегез”, — дибез яшь артистларга.
— Чәчеңне үстергән идең, Илнар. Яңадан кистергәнсең.
— Озын чәч ардырды. Ничә ел шулай йөрдем. Төрләнәсе килә. Яшь тә бара, имидж үзгәрә.
“ӨЧ БАЛА БЕЛӘН ЧИКЛӘНГӘНБЕЗ”
— Балаларыгызда да театрга мәхәббәт тәрбияләп үстердегез!
— Сер түгел, хәзерге яшьләрнең күбесе театрны яратып түгел, театрга үзләрен яратып килә. Бу — зур минус. Читтән күреп, тормыш тәҗрибәсе белән аны аңлыйсың. Безне, театрны яратыгыз, дип тәрбияләделәр. Балаларыбызга шуны өйрәтергә тырыштык, ул сабакны мәктәптә шәкертләргә дә, театр училищесында студентларга да бирәбез, аңлату эшләре алып барабыз.
Искәндәребез бәләкәйдән театрда үсте. Аннары институтны кызыл дипломга тәмамлады. Качып йөрмим дип, үзе теләп, армия сафларына барып кайтты. Театрга урнашты. Көне-төне эшли ул. Әле әнисе белән киңәшләшеп, Казан театр училищесына да чакырдык. Лилия институтта да, училищеда да бик озак укытты. Мине ярдәмгә чакырды. Аннары миңа мәктәпләрдән чыга башладылар. Бу эш вакытны ала. Шуңа Искәндәргә дә тәкъдим иттек. Әнисе белән училищеда рәсми рәвештә укыта. Мин хәзер барып кына йөрим, фикерләремне әйтәм.
Айсылу IX сыйныфтан соң Казан музыка училищесына фортепиано бүлегенә керде. III курста укый. Театрга килмичә тормый. Шәкертләр белән куйган спектакльләрдә фортепиано белән ярдәм итә.
Төпчегебез Исмәгыйль кечкенәдән абыйсы кебек театрда үсте, киноларда төште. “Зөләйха күзләрен ача” фильмыннан соң тагын да танылды. Хәзер 16 яшь. Быел IX сыйныфны тәмамлап, Казан театр училищесына керергә тели.
Өч балабыз булу бик рәхәт. Әле тагын да күбрәк булсын иде, дип тә уйлап куябыз. Тормыш мәшәкате аркасында өч бала белән чикләнгәнбез.
— Искәндәр дә гаиләле булды. Яшьләр аерым торамы?
— Искәндәр ел ярым элек өйләнде. Киленебез Алия Кама Тамагы районыннан. Сәнгать кешесе түгел. Искәндәрне армиядән көтеп алды. Бик матур гаилә кордылар. Бездән аерым, әби белән яшиләр. Чаллыдан кайткач, без дә шунда торган идек. Төпчегебез тугач кына фатир алдык.
“ЮБИЛЕЙ — КӨЗГӘ”
— Илнар, фильмнарда да төшә идең. Соңгы вакытта чакырулар бармы?
— “Сиңа кайтам” сериалы күпләрнең исендә калды. Анда инвалид коляскасында уйнадым. Бездә, Татарстанда, сер түгел, режиссерлар юк дәрәҗәсендә. Ни өчен министрлык аларны җәлеп итми, ник безгә кайтармыйлар? Яхшы белгечләр Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, чит илләргә үк китеп бара. Бу яктан Нурания ханым Җамалины хөрмәт итәм. Кеше күңеленә нинди әсәрләр якын, ничек куярга, нәрсә эшләргә икәнен яхшы чамалый. Ул сериалда төшәргә чакыргач, башта аптырабрак киттем. Чөнки шушы роль алдыннан миңа театрда “Зәйтүнәкәй” спектаклендә Фатих Әмирханны коляскада уйнарга туры килде. Бераз авырсындым, аннары ризалаштым. Тиз арада төшердек. Бик уңышлы чыкты, дип әйтүчеләр булды. “Бер кинода төшеп тә ничек истә калдың!” — диючеләр дә бар. Үземә карата язылган фикерләр бик ошады. Бу сериалга ун ел бардыр, “ТНВ”да әле дә кабатлап күрсәтелә. Аннары тагын бер кинода төшәргә чакырганнар иде. Килә алмадым, эш тыгыз булды. Процесс ошады. Әмма без, театр кешеләре буларак, камерага түгел, тере тамашачыга уйнарга өйрәнгән. “Алмачуар”да төшү дә бик кадерле булды. Чөнки ул образны үзем тудырган идем.
— Биюче булып китсәң, болай танылмас та идең, бәлки…
— Биюче дигәннән… Ул теләк барыбер күңелдә. Сәхнәдә рәхәтләнеп “чыгарам”. Чаллыда “Йосыф-Зөләйха”, “Алмачуар”ны куйганда да, бию хәрәкәтләрен актив кулландым. Тамашачы хәрәкәтне, җанлылыкны ярата.
— Театр өлкәсендә кумирларың кемнәр?
— Камал театры артистлары Шәүкәт абый Биктимеров һәм Равил абый Шәрәфиев. Шәүкәт абый, мәрхүм, кеше күңеленә гомерлеккә кереп калды. Аны олылар да, яшьләр дә белә. Равил абый Шәрәфиевны әйткән дә юк.
— Театрда соңгы елларда директорларыгыз еш алмашына. Коллективка кыен түгелме соң?
— Директорлар килә дә китә… Хәзер директорыбыз — Илнур Гайниев. Ул Минзәлә театрыннан килде. Шушы өлкәнеке булуы яхшы. Үз эшен белеп, куеласы әсәрләр, чакырыласы режиссерлар һәм башка мәсьәләләр буенча үз фикерендә калып эшләсә, әйбәт кенә. Әгәр “агым”нарга кереп китсә, шулай ук берни эшли алмас. Чөнки бу — театр. Театрда беренче планда иҗат булырга тиеш, бер көнлек әсәрләр түгел. Аңа уңышлар телибез.
— Әлегә син — Татарстанның атказанган артисты.
— 2012 елда бирелде ул. Халык артисты исемен сораганым юк иде. Эстрадада аны рәттән өләшәләр. Без сорап йөрергә түгел, җитәкчеләр хәл итәргә тиеш аны. Олыгаеп, үләргә җиткәндә кирәкми бит ул. Хатыным Лилия дә, үзем дә шундыйрак, турыдан әйтәбез, дөреслек яратабыз. Лилия әле “Татарстанның атказанган артисты” исемен дә 47 яшендә генә алды. Студент партасыннан башлап эшләгән, әле өстәвенә театрга шәкертләр тәрбияләгән кеше. Гаделсезрәк инде…
— 24 мартта 50 яшьлек гомер бәйрәмең иде, Илнар. Театрда юбилейлар дәвамлы була. Ниндирәк чаралар көтелә?
— Җитәкчеләр киләсе сезон ачылышына яңа спектакль белән булыр, дип планлаштырды. Туган-тумачалар белән уразадан соң үткәрергә теләк бар, Алла боерса.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Илнар Җиһангир улы Низамиев
Туган җире: Саба районы Кече Мирәтәк авылы
Туган көне: 24 март, 1975 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты
Гаилә
Туган ягындагы йорты
Сәхнәдә
Яшь чак