Эльмира Хан әти-әнисеннән, туганнарыннан бик еракта, Төньяк Африкада яши. Яртылаш болгар, яртылаш алжирлы ир-ат белән тормыш корган. Эльмирага 44 яшь, Татарстанга да кайтып йөри. Үзе язган “Тылсымлы читекләр” дип аталган әкият буенча кыска метражлы кинофильмын да Казанда төшерде. Аны интернетта 61 мең тапкыр караганнар.
“ИРЕМНЕ ТАНЫШУ САЙТЫНДА ТАПТЫМ”
— Эльмира, сез бик актив иҗат итәсез?
— Миңа һәр көн язу мөһим. Үз хыялларыма һәрчак тугры калам. Хәзерге көндә “Жирный кукбалеш”, “Красный лукум от Сююмбике” дигән китапларым, алты сценарием бар һәм тагын 2 китабым басмага әзерләнә. Әкиятләр язу белән дә мавыгам, аларны язганда, үзем шул әкиятләр эчендә, могҗизалар тулы дөньяда яшәп алам. Мәскәүдә сценарист һәм кинорежиссерлык курсларын тәмамладым. 2015 елда әдәбият курсларында да укыдым.
Алжирга килгәч, табигать күренешләренә сокландым, пальмалар, чәчәкләр, Урта диңгез, эсселек, кояш, гомумән дә, биредә генә яши, ахры, дип уйларлык. Бу ил ир-атларының күбесе җәмәгатенә еш кына: “Урамда вакыт уздырып йөрү сиңа нигә? Мөһим булмаса, өйдән чыкма!” — ди. Бәхеткә, миңа андый шарт куючы юк. Иремә киң күңеллелек, үзара аңлашу хас. Аның әнисе — болгар милләтеннән, танылган табиб-гинеколог булган, инде вафат.
— Мәскәү янәшәсендәге калада үссәгез дә, саф татарча сөйләшәсез…
— Әнием Рәсимә Әхмәдулла кызы — Кукмарадан, әтием Харис Фатых улы — Буадан. Мин Кукмарада дөньяга килгәнмен. Аннары гаиләбез Мәскәү өлкәсендәге Щелково шәһәрендә яши башлады. Әмма җәйләрне гел әбием Динаваз янәшәсендә, Адай авылында үткәрдем. Татарчаны әбием өйрәтте. 2005 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеген алдым, коммерция оешмаларында эшләдем. Бер дустым белән интернет-кибетләр челтәре дә булдырдык… Ә иремне танышу сайтында таптым. Чит дәүләткә күчүемне аңламаучылар да булды, баштарак әти-әнием дә каршы килде, тик 2010 елда Ватаннан китәргә рухый көч таптым. Биредәге тискәре якларны эзләп азапланмадым, җиң сызганып эшкә керештем… Улыбыз төрле телләрдә сөйләшә, татар сүзләрен дә яхшы белә. Бу якларны да бик ошата.
“МӘКТӘПТӘ КОРЪӘННЕ ДӘ ӨЙРӘТӘЛӘР”
— Ислам динен кайчан өйрәнә башладыгыз? Намазга ничек килдегез?
— Моннан 14 ел элек табиб: “Балагыз булмаячак”, — диде. Шулчак бар хыялларым берьюлы челпәрәмә килгән төсле булды. Бик борчылдым. Ә бер дустым: “Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать ит, дога кыл”, — дигәч, иртә-кич нәсел дәвамын теләп догалар укыдым, күңелемдә өмет арта барды. Ике ел узгач, балабыз туачагын белдек. Шуннан соң тора-бара намаз укый башладым, ураза тотам.
Алжир — мөселманнар иле. Тик татарлар бик аз. Улыбыз мәчеткә йөреп, Коръәнне 6 яшеннән өйрәнә башлады. Мәктәпләрдә дә Коръәнне, ислам фәннәрен дә өйрәтәләр.
Алжирда рамазан аенда ризык тулы өстәлләрне мәчет, хәтта урамда да урнаштыралар. Кафе-рестораннар ябыла, чөнки халык уразада, ә туристлар аз. Ифтарны өйдә үткәрәләр яисә махсус палаткаларга киләләр. Анда билет та, язылу да кирәкми. Күпләр бу айда кафеларны арендалап, мохтаҗларны ашата. Әмма кем ашатканы сер булып кала. Барысы да Аллаһ ризалыгы өчен тырыша.
— Эльмира, сез нинди телдә аралашасыз? Алжир халкы татарлардан кай яклары белән аерыла?
— Халык документларны гарәпчә тутырса да, үзара гарәпчә аралашмый. Мин французча һәм Алжирдагы бер диалектта сөйләшәм. Ирем белән башта инглизчә сөйләштем. Аннары француз телен өйрәнергә туры килде. Холык-фигыльгә килгәндә, алар ашыкмый, гел елмаялар, шат күңеллеләр, тыйнаклар. Көне-төне эшләргә дип ашкынып тормыйлар. Бар сервислар бик акрын эшли. Кешеләр бер көн белән генә яши. Байлык та иң мөһиме түгел кебек. Кесәсендә бер тиене булмаса да: “Әлхәмдүлилләһ!” — диләр. Алар: “Нәрсәгә ашыгырга? Иртәгә өлгерербез әле, иншаллаһ!” — ди. Бу фикер сөрешендә акыллылык та бар төсле, чөнки гади нәрсәләрнең кадерен белә башлыйсың: хуш исле кофе тәменең, ихлас сөйләшеп алуның…
Туган көннәр шау-шусыз уза. Акча бүләк итмиләр, чөнки бу туган көнен бәйрәм итүчегә матди хәлең мөшкел, ахры, дию белән бер булачак. Ә менә дини бәйрәмнәрне зурлап уздыралар. Тик монда бездәгечә “аш җыюлар”, гомумән, юк. Берәрсе вафат булса, имам чакырып, җыелып утырмыйлар, мәрхүмнең туганнары җыелыша да һәрберсе белгән догаларын укый.
Халык җете төсле, ялтыравыклы киемнәр кия. Майлы һәм камыр ризыгын күп ашыйлар. Үзара эмоциональ сөйләшәләр, чит дәүләтләрдән күчеп килүчеләргә итагать күрсәтсәләр дә, аларны үз итәргә омтылмыйлар. Франция тарафыннан яулап алынган, 132 ел дәвамында (1830-1962) колониаль ил булган җир бит бу, читләрнең йогынтысын өнәмиләр. Мине дә иремнең туганнары бик тиз арада ошатты димәс идем, әмма улыбыз Әмир тугач, миңа карата яхшы мөгамәләләре бермә-бер артты.
“БАЗАРДА СҮЗ БИРҮ ДӘ ҖИТӘ”
— Эльмира, Алжирда нинди дини җирләр бар?
— Биредә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең оныклары күмелгән каберләр бар. Ул җирләрне зиярәт кылдым. Бездәге зур ялтыравык көмеш ярымайлар искә төште. Ә анда — гади кабер ташы гына, табынулар башланмасын диптер инде, ташка бернинди язу да язылмаган.
— Бу ил тагы кай яклары белән истә кала? Әйтик, мул базарлары…
— Алжир ул — чиксез матур диңгез, чәчәкле бакчалар, ак калалар, татлы хөрмәләр, инҗирләр, тәмле икмәк һәм кускус исләре… Базарларда да җиләк-җимеш, тәмләткечнең хуш исләреннән баш әйләнә! Биредә җиләк-җимешне яисә башка ризыкны килограммлап түгел, ә данәләп кенә дә сатып алырга була, хәтта бер кәнфитне дә. Бу — бар кешенең дә җитеш тормышта яшәмәвен исәпкә алып кабул ителгән гадәт. Менә боларны алыр идем, тик акча ягым бүген такыр, дисәң, күзең төшкән балыкны, җиләк-җимешне кирәк кадәр үлчәп, бәясен әйтәләр дә, бурычыңны алып килерсең дип, кулыңа тоттыралар. Телефон да сорамыйлар, кәгазьгә дә язып куймыйлар. Сүз бирү дә җитә. Әлбәттә, икенче юлы сатучыга үз бурычыңны кайтарасың. Бу да — күптәнге кагыйдә.
— Язучылыктан кала тагы нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
— 2017 елда курс үтеп, матурлык салонын ачкан идем. Тик аны пандемиядә яптым. Хәзер “Oзон” маркетплейсында онлайн-кибетләр ачарга, аларны эшләтеп җибәрергә ярдәм итүче остаз булып эшлим, киңәшләремне онлайн форматта бирәм.
— Сатуга талант кирәктер төсле…
— Анысы да бар. Мәсәлән, иремнең бер туганы, ул инде мәрхүм, бик бай иде. Яза да, укый да белмәгән, кечкенә авылда ярлы гаиләдә туган, армиядән соң сәүдә итә башлаган, нәрсә туры килсә, шуны саткан. Арифметикага зиһене, сәүдәгәрлеккә сәләте, хәтере бик яхшы булуы аркасында баеган, Алжирда һәм хәтта Франциядә дә кунакханәләр, рестораннар ачкан. Туганнарыбыз: “Бер чемодан акча алып килеп, безгә тарата, бик юмарт иде…” — дип искә ала.
— Хәзер языла башлаган әсәрегез ни хакында?
— Ислам темасы белән бәйле кинофильм төшерәсем килә, сценариен язам.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.