Театр турында сүз барганда, гадәттә, танылган актерлардан интервьюлар алабыз, режиссер, әсәрнең авторы хакында язабыз. Югыйсә спектакль — тулы бер команданың хезмәт җимеше. Бу эштә билет сатучы, идән юучыга кадәр катнаша. Тик күп очракта аларның эше сәхнә артында кала. Халыкара театр көне уңаеннан Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры хезмәткәрләре белән аралашып кайттык.
Кариев театры тарихы 1987 елдан ук башлана. Казанның Гладилов урамындагы элекке фабрикант Алафузов йортында урнашкан чакларын да хәтерлим әле аларның. Аннары берникадәр “Әкият” курчак театры бинасында спектакльләрен куйдылар. 2018 елда үз куышлары булды. Пәрдә артына узам. Техник хезмәткәрләр әле яңа гына спектакль өчен декорацияне сүткәннәр икән. “Шул гүзәллекне тудыргач, матур итеп җыеп куйгач, сүтүе күңелгә психологик яктан авыр”, — ди сәхнәләштерү бүлеге мөдире Наил Харунов. Декорация ясаучыларның һәрберсенең үз вазыйфасы: кайсы тимер каркас элементларны эретеп ябыштыра, кайсы агачтан эшләнмә ясый, икенчеләре аны тигезли, сценограф әйткән төскә буйый. Спектакльгә карап, монтаж эшләре ике көнгә дә сузылырга мөмкин, ди. Күләмле декорацияләрне саклар өчен, театрга бина арендаларга да туры килә. Репертуардан төшеп калган спектакль декорацияләрен әрәм итмиләр, икенче чимал буларак кулланалар. Нык таушалганнарын, чери башлаганнарын гына чүплеккә ташлыйлар.
Тамаша залы 230 лап урынга исәпләнгән. Биредә партер, балкон юк. Инвалидларга барлык уңайлыклар каралган. Күзләре начар күрүчеләр биредә тифлокомментарийлы спектакльләр тыңлый ала. Театрда намаз бүлмәсе дә бар.
— Без — кыйблага карап уйный торган сирәк театрларның берсе. Сәхнәбез шулай урнашкан, — ди артистлар үзләре. Театрның кече залында тәҗрибә рәвешендә куелган спектакльләрне чыгаралар, төрле очрашулар, репетицияләр уза. Ут куючыларны театрның күзләре, диләр. Утлар ярдәмендә спектакль үтемлерәк кабул ителә.
Костюм тегүчеләр бүлмәсендә тек-тек машина тавышы тынмый. “Икәү генә эшләгәндә өлгерү авыррак иде, хәзер өчәү булдык”, — дип каршы алды безне 28 ел костюм тегүче булып эшләүче Әлфия Никитина.
— Ничә спектакльгә күпме костюм теккәнемне, алар өчен никадәр километр тукыма киткәнне әйтә дә алмыйм хәзер. Кайчакта ике атна эчендә костюмнарны өлгертергә кирәк. Артистларның холыклары төрле. Өлкәнрәкләр белән уртак телне тиз табабыз. Ә менә яшьләрнең үз фикере. Килешми, монысын кимим, диючеләр дә бар. Башкача тегәргә кушалар. Югыйсә рәссам тәкъдим иткән эскиз белән эшлибез, — ди Әлфия апа.
Костюм тегүчеләр белән янәшәдә бутафорлар утыра. Бу бүлмәгә килеп керүгә, күзләр камаша: ясалма җиләк-җимеш, бизәкле чемоданнар, матур эшләнмәләр… Бутафор булып эшләүче Мария Есина бер кочак сүтелә башлаган йомшак уенчыклар ямау белән мәшгуль.
— Биредә 17 нче елымны эшлим. Бүлектә без дүртәү: ике бутафор, ике декоратор. Декорацияләр, эшләнмәләр ясыйбыз: яшелчә, җиләк-җимешләрдән алып, җиһазларга кадәр. Кечкенәдән театрда эшләргә кызыга идем. “Алхимик” спектакле өчен бутафорлар кирәк дигән игълан укыдым да театрга киттем. Ике куллап алдылар, — дип искә ала Мария.
Гример Ксения Комарова, гадәттә, спектакль башланыр алдыннан гына килә.
— Яңа елда, театрга костюмер йә грим салучы булып эшкә урнашсам ярар иде, дип теләгән идем. Өч көннән хыялым тормышка ашты. Артистлар белән эшләү үзе бер кызык. Кайчакта макияжны биш минутта ясарга туры килә. Әйтик, “Сабантуй” спектаклендә 33 ләп кеше катнаша. Мин берүзем, ул чакларда 3 сәгать вакыт тулы бер гомер кебек уза, — дип елмая Ксения.
Спектакль барышында да гел уяу ул. Кайчакта беренче бүлектән соң артистның прическасын үзгәртергә, грим салырга туры килә. Мәсәлән, “Мәхәббәт күгәрченнәре” әсәрендә икенче бүлектә бер геройга фингал ясарга кирәк.
— Артистлар укыганда грим салу осталыгы дәресләре уза. Һәрберсе яшь кешене карт итеп күрсәтү серләрен белергә тиеш. Гади макияжны артистлар үзләре дә булдыра. Бигрәк тә яшьләр хәзер грим бик кулланмаска тырыша. Бит тиресен саклау өчен, спектакль тәмамлануга, макияжны юарга, дымландыра торган крем сөртергә киңәш итәм. Артистлар матурлыкка игътибар бирә, косметологка йөриләр, битенә укол кадатучылар бар, ни дисәң дә, артист өчен бите — аның төп инструменты, — ди Ксения.
Коридор буйлап баш режиссер Ренат Әюпов бүлмәсенә узабыз.
— Ренат абый, спектакль нәрсәдән башлана?
— Спектакль пьесадан башлана. Театрның нигезе ул — драматургия. Без күбрәк мәктәп программасына кергән классик автор әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Шулай ук драматургларга үзебез заказ бирәбез. Әле менә “Позывной Татарин” дигән премьера әзерлибез. Аны язар өчен махсус хәрби операциядә катнашкан егеткә мөрәҗәгать иттек. Пьесаны журналист Җәмил Сәлимгәрәев язды. Хәзер дә репетицияләр вакытында драматург белән мини диалоглар өстибез, кайбер эпизодларны үзгәртеп язу процессы бара. Пьесаны кабул итәр алдыннан труппа, әдәби бүлек мөхәррирләре, консультантлар, галимнәр белән киңәшләшәбез.
— Пьеса кабул ителгәч, төп эш башланадыр…
— Сценограф әсәрнең мохитен билгели. Монда барлык техник хезмәткәрләр бергә җыелып фикерләшә. Аны үз телебездә “мозговая атака” дибез. Нинди конструкция кулланырга, ул чыдармы, декорация үзенчәлекләре, киемнәр — барысы да нечкәлекләренә кадәр хәл ителә. Киемнәр, җиңел аяк киемнәре дә үзебездә тегелә. Сценограф, рәссам, композитор кебек һөнәр ияләре ирекле. Спектакль булганны гына көтеп утырмыйлар. Шуңа да аларны читтән дә җәлеп итәбез. Композиторлардан Эльмира Галимова, Эльмир Низамов, Йосыф Бикчәнтәев, Юрий Чаплин, Зөлфәт Вәлиуллин һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез. Театрга көй яза алган композитор барысын да иҗат итә.
— Кичерешләрне сүз, хис белән генә түгел, тән аша чагылдыру да мөһимдер?
— Бездә балетмейстер, хореограф — Елена Музеева. Ул артистларның тәннәрен сөйләшергә өйрәтә. Тәннең энергетикасы булырга тиеш. “Позывной Татарин” спектаклендә, мәсәлән, улын, ирен сугышка озаткан әни, волонтер хатыннарның тән пластикасын дөрес күрсәтү мөһим. Гүзәл затларның хәрби системада хәрәкәтләре үзгә икәнен аңларга кирәк.
— Ренат абый, рольләрне бүлеп биргәндә, нәрсәгә игътибар итәсез?
— Роль бүлгәндә, режиссер артистның темпераментына, дөньяны күзаллавына игътибар итә. Ялкау, мүкләнә башлаучылар белән эшлисе килми. Үзе идеяләр, тәкъдимнәр әйткән артистлар җәлеп итә. Труппада 37 артист. Әлбәттә, бер кеше гел баш рольдә була алмый. Моны алар үзләре дә аңлый. Буыннар үзгәрә. Кайберәүләр үз көчен, дәртен тулысынча кулланганнан соң, иҗатында барлыкка килгән бушлыкны авыр кичерә. Әмма профессиональ артист роль биргәнне генә көтеп утырмаска тиеш. Моноспектакльләр әзерләргә була, мөмкинлекләр җитәрлек. Спектакльдә катнашмаган артистлар да фикерләре, киңәшләре белән труппаны ныгытып тора.
— Бер спектакль күпме әзерләнә?
— Иң тиз әзерләнгән спектакль “Ханума” булгандыр. Ул музыкаль әсәрләр белән үрелеп барды. Аны 1 ай дигәндә өлгерттек. Уртача алганда, бер премьерага 2-3 ай китә. Озаклап әзерләнергә вакыт юк. Бер сезонга 4-5 премьера тәкъдим итмәгән театрга кызыксыну кими. Мин күбрәк бер состав белән эшләргә тырышам. Ике состав әзерләү эшләү процессын озынайта.
— Ә спектакль алдыннан төп герой авырып китсә, кем алыштыра?
— Шуңа артистлар авырмаска тиеш (елмая). Нинди генә халәттә булсалар да, сәхнәгә чыккач, артистлар тереләләр. Сәхнә, андагы энергетика аларга авырырга ирек бирми. Бик кискен чакларда спектакльне башкасы белән алыштыру тәҗрибәсе бар.
— Артист спектакль барышында сүзләрен онытса, суфлер ярдәмгә киләме?
— Суфлер вазыйфасы XXI гасырда бетте. Элек шундый аерым вазыйфа булган. Хәзер артист сүзне онытса, партнеры әйтеп җибәрә. Текст кешегә пластика, хәрәкәтләр, кичерешләр аша сеңә. Дөрес, кайбер академия театрларында режиссер ярдәмчеләре пәрдә кырыеннан текстларны әйтеп тора.
— Премьера сезнең өчен нәрсә ул?
— Премьера ул — яңа туган бала кебек. Нинди буласын белмисең, тамашачы күргәч, кабул итү процессы булгач кына туа ул. Премьераны әзерләү процессы кызыграк та кебек. Аннары режиссерның күңелендә бер тынычлык урнаша. Ә артистлар үзләрен камилләштерүне, эзләнүне дәвам итә. Бездә матур бер гадәт бар, премьера көнне һәр артист тәм-том алып килә. Ахырдан бергә фикерләшәбез, юбилярларны котлыйбыз. Спектакльнең популярлыгы актуальлек, сюжет һәм артистларның шәхесенә бәйле. Телевидение дә аларны популярлаштыруда роль уйный, кайберләре фильмнарда төшә. Артистларның рәсми ял көне — дүшәмбе. Бу көнне спектакль куелмый. Ә җәйге яллары — 42 көн. Коллективта 100 дән артык кеше тулы бер команда булып эшлибез. Буфетта эшләүче, шофер, бухгалтер, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре, каравылчыга кадәр һәрберебезнең үз вазыйфасы. Алар бер-берсен тулыландырып тора. Тату эшләргә язсын. Барыгызны да театр көне белән!
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
“Кулыбызда һәрчак энә, җеп”
Гөлназ САМАТОВА, костюмер:
— Театрга 19 яшемдә килдем. 27 нче ел хезмәт куям. Театр миңа кадерле. Яшьлегем биредә үтте, булачак иремне монда очраттым. Эшләгәндә төрле чаклар була. Берсендә “Ромео һәм Джульетта” әсәрен куйганда, геройның күн плащы ертылды. Антракт вакытында тиз генә аны ямарга туры килде. Энә, җеп һәрчак кулда. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр ут йотып торабыз. Артистларга тиз арада өс киемнәрен алыштырырга ярдәм итәбез. Бүлектә без ике кеше. Костюмнарны юабыз, үтүклибез, әзерлибез. Репетиция вакытында кайчак кимәсәләр дә, костюмнарны элеп куялар. Бу мохит тудыру өчен кирәк. Театрда 10 меңгә якын костюм саклана. Урын азрак. Әмма ташламыйбыз, һәрберсе кадерле. 30 еллык күлмәкләр дә бар. Кайберләрен тарихый фильмнар төшергәндә сорап торалар.
“Сүзләрне онытсам, партнерның күзенә карыйм”
Альбина ГАЙЗУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты:
— Спектакль әзерләнгәндә, театрда урак өсте. Һәр цех үз эшендә. Барыбыз да кырмыскалар кебек йөгерешәбез. Бер йодрык кебек дус, тату яшибез. Премьера вакытында бу бигрәк тә сизелә. Иң мөһиме — спектакльнең мәхәббәттә яралуы. Режиссер белән артист бер-берсен аңлап эшләсә, премьера бик кадерле балага әйләнә. Һәр артист ролен камилләштерү өчен эзләнә, тырыша. Берсендә тән температурам бик югары иде. Репетицияне көч- хәл белән уйнап чыктым. Инде нишләрмен дип борчылган идем, өченче кыңгырау чыңлауга, миңа көч өстәлде, тамашачыны күргәч, бар авыруым онытылды. Сәхнә терелтә. Сүзләр онытылып китсә, партнерның күзенә карыйм. Кайчак ул пышылдап әйтеп җибәрә, текстны иреннәреннән укырга була. Шуңа да бер-береңне тоеп, хөрмәт итеп эшләү мөһим.