Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылы халкы тәмам аптырашта калган: аларга җыелмаган чүп өчен түләү кәгазьләре килә. “Кайбер кешенең бурычы 20-30 мең сумга кадәр җиткән. Бөтенләй башкарылмаган хезмәт өчен без ник түләргә тиеш соң?” — дип чаң суга Яшел Үзән районы халкы.
— Хәтта махсус этләр белән бик тырышып эзләсәң дә, авылда чүп савыты табып булмый, — ди биредә яшәүче Камил Хәбибуллин. — Йөрәкне әрнеткәне дә шул. Чүп җыймаган килеш, акча сорыйлар. Бурыч 2019 елда җыела башлаган иде. Менә минеке, мисал өчен, 20 мең сум булды. Авыл җирлегендә башта түләмәгез дисәләр, хәзер, киресенчә, бурычны ябарга кушалар. Чүп мәсьәлә генә түгел бу…
— Чүпне капчык белән алып китсәләр йә контейнерга ташлап булса — без түләргә риза, — дип сүзгә кушылды Илгизәр Сәлахов. — Безгә җибәрелгән квитанциядәге акча кая китә, шунысы аңлашылмый.
— Яз, җәй айларында өмәләр вакытында зиратта гына күпме чүп җыела, — дип ризасызлыгын белдерде Әмир Нәбиуллин. — Аны да кая куярга белмичә баш ватабыз. Хуҗалыкларда чүпне кемдер кисмәккә салып яндыра, икенчеләр базга ташлый.
Рәхилә Насретдинованың капчык-капчык җыелган калдыкларын балалары атна саен диярлек алып китә, кайберләрен яндыра. Чарасызлыктан түләү кәгазендәге “хезмәт күрсәтүче” оешманың адресы буенча Казанга да барган ул. Анда да күңелне тынычландырырлык сүз ишетмәгән Рәхилә апа. “Түләгез!” — дип кайтарып җибәргәннәр.
— Шушы көннәрдә Казаннан хат килде, — ди бу хәлләргә битараф булмаган Миләүшә Гыйләҗева. — 10 көн эчендә әҗәтегезне түләмәсәгез, судка бирәбез, дип язылган.
Яшел Үзән районында Олы Күлбаштан кала тагын Синтәк белән Чирүчи авылларында яшәүчеләргә дә зур сумма язылган шундый ук квитанцияләр килә булып чыкты. Әлеге авылларда яшәүчеләргә дә акча түләргә кушалар, ә чынлыкта алардан бернинди дә чүп-чар чыгарылмый икән. Узган ел Яшел Үзән районы Башкарма комитетының чүп ташучы “ПЖКХ” идарәче оешмасын судка бирүе ачыкланды. Чөнки нәкъ менә бу районга алар хезмәт күрсәткән.
— Контейнерлар мәйданы район хисабына ясала, — ди Яшел Үзән районы Башкарма комитетының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Регина Чебрикова. — Ләкин чүпне региональ оператор алып китәргә тиеш. Алар, сездә чүп мәйданчыгы юк, шуңа килмибез, дип аңлата. Күлбаш, Синтәк, Чирүчи авылларын үз реестрларыннан чыгарсыннар өчен, аларны судка бирдек. Ләкин региональ оператор: “Закон буенча, йортың булгач, автомат рәвештә түләргә тиешсең”, — дип бара. Татарстанның Югары судында каралган бу эш “ПЖКХ” оешмасы файдасына тәмамланды.
— Төбәк операторы калдыкларны чыгару өчен җаваплы, — ди “ПЖКХ” идарәче оешмасы матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия Хан. — Контейнер мәйданын әзерләү җир участогы хуҗасы карамагында. Бу очракта сүз Яшел Үзән хакимияте һәм авыл җирлеге турында бара. Мондый хәлләр беренче тапкыр гына түгел. Сумманы яңадан исәпләүне дә сораганнар иде. Татарстан Югары суды алар файдасына басмады. Чөнки түләү закон буенча языла. Шунысын аңларга кирәк: чүп бит барыбер җыела. Аны кайдадыр калдыралар. Төбәк операторы чүпне алып китә.
Яшел Үзән районындагы буталчык мәсьәлә белән монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе дә кызыксына башлаган. Алар квитанциягә язылган суммаларның закон бозуын ачыклаган. УФАСка шундый ук чүп җыю мәсьәләсе белән тагын 50 авылдан мөрәҗәгать килгән. Хәзер “ПЖКХ” идарәче оешмасы бу кимчелекләрне апрель уртасына кадәр төзәтергә тиеш, дигән карар чыгарыла. Һичьюгы Яшел Үзән районында иртәме-соңмы дөреслек хөкем итәр дип ышанып каласы килә!