• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“АЛЛАҺТАН КУРЫККАН КЕШЕНЕҢ КҮҢЕЛЕ ТЫНЫЧ БУЛЫР”

“АЛЛАҺТАН КУРЫККАН КЕШЕНЕҢ КҮҢЕЛЕ ТЫНЫЧ БУЛЫР”

Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләрме әле? Безнең бу дөньяда үз ихтыярыбыз белән кылган гамәлләребез өчен дә ахирәттә җавап тотасы булачак. “Гөнаһларыгызга тәүбә өчен яхшылык кылырга ашыгыгыз, чикләре күкләрдән-җирләрдән киңрәк булган җәннәткә ашыгучылардан булырсыз, ул җәннәт тәкъва мөэминнәр өчен”, — диелә Коръәндә. Тәкъва булган өчен бу дөньяда нинди нигъмәтләр каралган соң? Аллаһтан куркуның файдалары нидә? Болар хакында Казанның “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ белән сөйләштек.

“БҮГЕН БАР КЕШЕ, ИРТӘГӘ ЮК”
— Тимергали хәзрәт, “кешедән курыкмасаң, Аллаһтан курык” дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Ничек була соң ул Аллаһтан курку?
— Аллаһтан курку ул — тәкъвалык. Коръәндә Аллаһ: “Әй, иманлы бәндәләр!” — дип иман китерүче, Коръән белән гамәл кылучы, шөкер итүче, уразалы, зәкәтле кешеләрне күздә тотып әйтә. “Аллаһы Тәгаләдән чын курку белән куркыгыз һәм мөселман булмыйча, бу дөньядан китә күрмәгез”, — диелә Изге китапта. Икенче бер аятьтә Аллаһ әйтә: “Әй, иманлы бәндәләр, Аллаһтан чын курку белән куркыгыз һәм дөресен сөйләгез, хак сүз әйтегез, буш сүз сөйләп йөрмәгез”. Аллаһтан куркып, хәерлесен сөйләүченең эше уң булыр, гөнаһлары ярлыканыр. Аллаһны һәм Пәйгамбәрне итагать иткән кеше җәзалардан котылып, бәхеткә ирешер. Аллаһтан курку ул — барлык гамәлләребезне Раббыбыз риза булсын дип башкару. Начар гамәл кылсаң, шуның артыннан ук изге эш башкарырга кирәк. Кешеләр белән яхшы холыкта булу да мөһим.
— Бу дөньяга мәңгегә килгән кебек яшәүчеләр очрый. Алар байлыкка омтыла, ахирәт көне турында уйламый. Югыйсә үлем шундый якын, бүген бар кеше, иртәгә юк.
— Чынлап та, без көн саен үлем белән очрашабыз. Һәр көнне йоклаганда җаныбыз тәнебездән чыга. Иртән генә әйләнеп кайта. Бер кеше: “Дустым вафат булды, яткан җиреннән иртән уянмады”, — ди. Нишләп, алайса, җан чыккач та, кешенең йөрәге тибә, сулышы сизелә, дигән сорау туа. Кешенең җаны белән башы арасында элемтә кала, ул өзелгәч, кеше мәеткә әйләнә. Болай булгач, үлем гел янәшәдә йөри дигән сүз. Төп максатыбыз Аллаһка гыйбадәт кылу икәнне һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Ни кызганыч, бүген кайберәүләр үзләрен мөселман дип санаса да, Аллаһны, ахирәт көнен онытып, күбрәк дөнья ләззәтләренә омтыла. Аллаһ Коръәндә әйткән: “Дөнья ул — кечкенә генә кунак мәйданы. Кайчан да бер чыгып китәрсең”. Рәсүлебез үләр алдыннан: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык”, — дип васыять әйткән. Тәкъвалык ул — акылыбызга, гәүдәбезгә, тәнебезгә барлык мәхлукатларга зыян китерә торган гамәлләрдән, гөнаһлардан саклану, ерак булу, дигәнне аңлата. Әбү Хөрәйра (р.г.) дан тәкъвалыкның асылы хакында сораганнар. Ул: “Урамда бик күп чәнечкеле үсемлекләр бар, син шул чәнечкеләргә басып барачаксыңмы, әллә аларны урап узачаксыңмы?” — дигән. “Әйләнеп узачакмын”, — дип җавап биргән әңгәмәдәше. Әбү Хөрәйра (р.г.): “Шул әйләнеп узу тәкъвалык була да инде. Гөнаһларны да шулай әйләнеп узарга кирәк”, — дигән.

“АЛЛАҺ БЕЗНЕ ЯРАТСЫН ДИСӘК, ТӘКЪВАЛЫ БУЛЫЙК”
— Гөнаһлардан сакланган, Аллаһтан курыккан тәкъвалы кешеләргә нинди саваплар бар?
— Тәкъвалыкның җимешләрен кеше бу дөньяда ук татый ала. Аллаһтан куркуның 7 нигъмәте турында әйтеп китик. Иң беренчесе — Аллаһның яратуы. Изге китабында Аллаһы Тәгалә әйтә: “Дөреслектә, Раббыбыз тәкъваларны ярата”. Моңа ачык мисал — Рәсүлебез (с.г.в.). Ул гөнаһсыз була торып та көненә 70, кайбер риваятьләрдә 100 тапкыр тәүбә кыла торган булган. Ә без гөнаһлы булсак та, тәүбәне аз кабатлыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышыннан бер могҗиза сөйләп китим әле. Рәсүлебез кечкенә генә бер бүкәнгә басып, вәгазь сөйли торган була. Көннәрдән бер көнне аңа өч катлы мөнбәр алып киләләр. Ул шул мөнбәргә басып сөйли башлый. Кинәт мәчеттә тавыш ишетелә, теге кечкенә агач кисәге Пәйгамбәребезне сагынып елый икән. Рәсүлебез аны сыйпап тынычландыра. Хәтта җансыз әйберләр дә Пәйгамбәрне шулкадәр нык яраткан. Бездә аңа карата шундый ярату хисе бармы соң? Салаватларны еш әйтәбезме? Зикер кылабызмы? Бер хәдис бар. Әгәр Аллаһ бер колын яратса, Җәбраил фәрештәне чакырып: “Фәлән кешене яратам, син дә аны ярат”, — дип әйтә торган булган. Җәбраил фәрештә дә аны ярата башлаган. Аннары ул күк, җир әһелләренә: “Аллаһ фәлән кешене ярата, сез дә аны сөегез”, — дип әмер бирә. Бу Бохари һәм Мөслим хәдисләр җыентыгында китерелә. Аллаһ безне яратсын дисәк, башта үзебез Аны яратыйк һәм тәкъвалы булыйк.
— Аллаһтан курку гөнаһлы гамәлләр кылудан тыелырга да булыша бит әле…
— Аллаһтан курыккан кеше башка бернәрсәдән дә куркырга тиеш түгел. Чөнки Раббыбыз гел аның белән. Пәйгамбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәт кылган чагын искә алып үтик. Мөселманнарның дошманы булган Әбү Җәһил кабиләләрдән ун кешене җыеп, Пәйгамбәребезне үтерергә карар кыла. “Аның иртәнге намазга чыкканын көтеп торыгыз да һәрберегез 40 кылыч белән суегыз. Кем үтергәнен, кайсы кавемнән икәнен берәү дә белмәс”, — ди. Җәбраил фәрештә бу хакта ишетеп, Пәйгамбәрне кисәтә. “Гадәттәгечә йоклый торган урыныңа ятма”, — ди. Пәйгамбәр (с.г.в.) үзе урынына, Аллаһ әмер иткәнчә, Гали (р.г.) га ятарга куша. Гали ризалаша. “Йә, Рәсүлуллаһ, синең өчен һәрвакыт фида булырга әзермен, синең өчен җаным жәл түгел”, — ди. Шулчак Җәбраил фәрештә Аллаһтан пәйгамбәргә “Йәсин” сүрәсен иңдерә. Ул аның 9 нчы аятен укый: “Без аларның алдына да, артына да пәрдә кордык, шулай итеп аларны уратып алдык, моннан соң алар хакыйкатьне күрмәс”, — диелә анда. Пәйгамбәребез шул аять ярдәмендә өеннән чыгып китә, сакчылар аны күрми. Юлда барганда куышта яшеренә. 3 көн качып утыра. Аны барысы да эзләргә чыккач та курыкмый, Аллаһның ярдәм итәсен белә. Чынлап та, куышка мөшрикләр килеп җитә. Шулчак үрмәкүч мәгарәгә керү юлында пәрәвез үрә, күгәрчен бала чыгарырга ояга утыра. Кыскасы, биредә күптән кеше аягы басмаган дип уйлап, эзләүчеләр кире борыла. Аллаһка ышанган, бар нәрсәдә Аңа гына тәвәккәл кылган кешегә көтелмәгән җирдән ризык булыр. Эшләп тапкан акча безгә ризык китерә дип уйлау дөрес түгел. Акча ул сәбәп кенә. Безне һәм барлык мәхлукатларны ризыкландыручы — Аллаһы Тәгалә.

“ДОГАЛАРНЫ АШЫКТЫРМАГЫЗ”
— Тәкъвалы кеше бернидән дә курыкмагач, күңеле дә тыныч буладыр?
— Тәкъва булуның өченче нигъмәте — күңел тынычлыгы. Аллаһтан курыккан кешенең күңелендә борчу булмас, кем дә кем гөнаһлардан тыелса, Аллаһтан курыкса, шулар куркыныч һәм хәсрәт эчендә калмас, диелә.
Дүртенчесе — тәкъвалы кешеләргә җирдән дә, күктән дә бәрәкәт иңәр, диде Аллаһ. Бер-беребезне кимсетмәсәк, яманламасак, хөрмәт итсәк, бердәм булсак, Аллаһ безгә муллык, бәрәкәт бирәчәк.
— Аллаһ кушкан туры юлдан бару өчен, яхшыны яманнан аера белү дә мөһимдер?
— Хакны ялганнан, акны карадан аеру бишенче нигъмәт булып тора. Әгәр Аллаһтан курыксагыз, ул сезгә яманнан яхшылыкны аерырга зиһен бирер. Ул — миһербан ияседер, диелә. Моннан соң кеше Аллаһның нуры белән карый башлый, кемнең яхшы, кемнең начар икәнен аера. Раббыбыз һәрвакыт безгә дөрес юлны күрсәтүче булыр. Алтынчы нигъмәт — доганың кабул булуы. Кайчак теләгәннәребез тормышка ашмагач, борчылабыз, догаларның тизрәк кабул булуын сорыйбыз. Ләкин Пәйгамбәребез догаларны ашыктырмаска кушкан. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә бөтен яхшылыкны, изгелекне тәкъва кешеләрдән генә кабул итә, диде. Тәкъвалык белән генә эшләнгән теләсә нинди эш-гамәл, зикер, дога, ураза, сәдака кабул ителә. Ибраһим Әл-Әдһәм исемле бик тәкъвалы кеше булган. Берсендә ул түбәдән егылып баручы бер кешене күргән дә: “Әй, Раббым, аны сакла!” — дип дога кылган. Теге кеше һавада асылынып калган. Ибраһим Әл-Әдһәм Аллаһның якын бәндәләренең берсе булган.
— Бу дөньяда дини гыйлем алучыларга юлны Аллаһ үзе ача дип укыдым.
— Аллаһтан курку өчен савап, җиденче нигъмәт ул — гыйлем. Аллаһтан курыкканнарга гыйлем биреләчәк, диде. Бик күп китаплар укыйбыз, тик башыбызга берни дә керми, чөнки баш, йөрәк гөнаһлар белән тулган. Кеше хәрам гамәлләр кылып, намаз укып яши алмый. Бер йөрәккә яманлык белән изгелек сыймый. Гөнаһлардан чистарынырга кирәк. Әйе, тәкъва булмаган кеше дә университетны, мәктәпне яхшы билгеләргә, кызыл дипломга тәмамларга мөмкин. Әмма монда сүз рухый гыйлем турында бара.
— Әлеге нигъмәтләр кешегә бу дөньяда бирелә, ә ахирәттә Аллаһтан курыккан бәндәләрне ни көтә?
— Бу сорауга Раббыбыз Коръәндә җавап биргән. “Ахирәттәге бөтен нигъмәтләр тәкъвалылар өчен. Бу дөньяда ихлас күңелдән Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәгән кешеләр ахирәттә дә нәрсә тели, шуны алачак”, — диелә. Кыямәттә дуслар да бер-берсенә дошман булыр, бары тик тәкъвалы бәндәләр генә дус булып калыр, ди. Аллаһ күңелебезне ихласлылык, тәкъвалык белән бизәкләсә иде. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә, һәр урында мөселман булып калырга язсын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Фото:  ©kapu 123rf.com

Хәбәрләр

20-22 майда Казанда “Идел-Янцзы” Россия-Кытай яшьләре форумы узачак.

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 16-17 майда Курай бәйрәме узачак.

Камал театрының яңа бинасындагы беренче юбилей — ТР халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru