Кечкенәдән тырыш, үҗәт, максатчан балаларга сокланып карыйм. Гадәттә, зур уңышларга ирешкән кешеләр балачактан ук кул арасына кереп үскән була. Юкка гына, хезмәт төбе — хәзинә, дип әйтмиләр шул. Казанда яшәүче Илмира белән Илнур Мөхәммәтшиннар ике ул үстерә. Олы уллары Самат V сыйныфта белем ала, 6 яшеннән йөзү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ул якын кешеләре өчен бөтенләй башка яктан ачыла: дисбе ясый башлый.
— Ирем, машинага эләргә дип, заказга дисбе ясатып алып кайтты. Улым аны бик ошатты, миңа да эшләп карарга кирәк, дип уйланып йөрде. Аннары әтисеннән дисбе ясау өчен материаллар алып кайтуын сорады. Беренче ике тәсбихне Самат әтисе белән бергә эшләде. Машинага элгән дисбене үрнәк итеп алдылар, — дип сөйләде Саматның әнисе Илмира.
Хәзер тәсбихләрне Самат үзе генә эшли икән, әтисе тыгыз итеп бәйләргә генә булыша. Саматның иҗат җимешләрен, төрле төсләрдәге дисбеләрен Ватсапка статуска куйгач, туганнары, танышлары да кызыксына башлаган. Бер ай эчендә ул 25 дисбе саткан. Бер тәсбих алган кешеләр икенчене, өченчене сорадылар. Дисбеләрнең бәясенә килсәк, материалына карап, 750 сумнан башлана. Аны машинага эләр өчен сатып алалар. Күз нурын биреп ясаган кул эшләре сатылгач, Саматның да күңеле үсеп китә.
— Керемен җыеп бара, бер өлешен әтисенә материаллар алу өчен бирә. Олы улым, киләчәктә эшмәкәр буласым килә, дип елмая. Энесе Хәким дә абыйсының эшләгәнен җентекләп карап тора. Иң мөһиме — хезмәтнең асылын, акчаның кадерен кечкенәдән белеп һәм аңлап үсәләр. Ата-ана өчен моннан да мөһим төшенчә юктыр, мөгаен, — ди әнисе.
Саматның дисбеләр ясап, үзенә савап алуы да бәхәссез. Башка дуслары кесә телефонына, планшетка үрелгәндә, ул, дәресләрен әзерләгәч, эш өстәленә ашкына. Бу шөгылең дәвамлы булсын, Самат!
Арыслан ГӘРӘЕВ.