• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

Иң күп яңа спектакльләр тәкъдим итә торган театрларның берсе — ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. «Бәхет Хакы» (авторы Халисә Мөдәррисова) — быелның алтынчы премьерасы. Әсәрне Әтнә театры режиссеры Рамил Фазлыев куйды.

Бәхетле булыр өчен кемнедер бәхетле итәргә кирәк. Бу җөмлә әсәрдәге төп фикерне ачып бирә. Пьеса гаилә кыйммәтләре хакында. Төп герой Зариф (бу рольне өч кеше башкара: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты — Зөфәр Харисов; Татарстанның атказанган артисты Илнур Байназаров; Артем Пискунов) карьера, уңыш дип аны хөрмәт итеп торган, яраклашып яшәгән хатынын (Альбина Гашигуллина, Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина), әти назыннан мәхрүм калган улын (Эдуард Никитин) да югалта. Әнисен җирләргә дә кайта алмый, беренче мәхәббәте белән дә аерыла. Яшь хатыны (Зәринә Сафина) да аны башкага алыштыра. Картаймыш көнендә сәламәтлеген, гаиләсен, мәхәббәтен югаткач кына, Зариф үткән тормышы хакында уйлана. Ул хаталарын төзәтергә үзендә көч таба алырмы? Бөтен серләрне ачып бетермим. Бу спектакль (“Бәйге хакы”исеме белән) 13 еллап М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында барды. Анда төп рольне Россиянең халык артисты мәрхүм Фидан Гафаров уйнаган булган. Аның вафатыннан соң әсәр сәхнәдән төшкән. Аның каравы тамашачы елап, яратып карый торган әлеге спектакльне тинчуринлылар эләктереп алган.

— Дөресен әйтәм, Башкорт театры куйган спектакльне карамадым. Ул әсәрне без үзебезчә куйдык, — ди Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Спектакль җыр-бию белән үрелеп бара. Әсәр өчен махсус 13 яңа җыр язылган. Хореограф Ләйсән Вәлиәхмәтованың тырышлыгын да искәртергә кирәк. Артистларның пластикасы, биюләре сокланырлык. Сүзсез дә кичерешләрне әйтеп бирәләр. Бу әсәр озак вакыт сәхнәдән төшмәс, тамашачыны уйландырыр, һәркемгә үз бәхетен үзенчә аңларга ярдәм итәр дип ышаныйк.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru