• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

Ялларда Җиңү проспектындагы паркта йөргәндә, кичке сәгать 10 нар тирәсендә Татарстанның халык артисты, “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, биюче Чулпан Закированы очраттым. Очраклы күрешү дип тә булмый инде. Чөнки Чулпан шунда урнашкан “Чулпан” мәдәни үзәгендә хезмәт куя.
— Әле өйгә кайтып кына барыш. Эш аеруча күп вакыт. Сабантуйлар чоры, — ди Чулпан. Бераз сөйләшеп тордык. Көндәлек тормыштагы яңалыкларын сораштым.

Чулпан — Казан кызы. Әтисе Ринат Зиннур улы Закиров озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкарды. Әнисе Рузия Мотыйгуллина — Камал театры артисты. Чулпан 6 яшеннән бии. Юридик һәм хореография юнәлешләре буенча югары белем алган. Ире Илнар Әхмәтҗанов — танылган көрәшче, спорт остасы. Ясминә һәм Айшә исемле ике кыз үстерәләр.
— Чулпан, җәйнең беренче ае нинди эшләр белән узып бара?
— Атнага бер көн ялым бар. Анысында да эшләмичә булмый. Чөнки бакча да бар бит әле. Бакча дигәнем — әти-әнинең зур йорты. Әни күп чәчәкле, төрле агачлар үскән бакча ярата. Помидор, кыяр, борыч, кишер, суган… — ял көне шулар белән кайнашып уза. Өлгерсәк, мунча керәбез.
Сабан туена зур әзерлек бара. Ансамбль Якутиягә федераль Сабантуйга барачак. Казан Сабан туе — иң зур проект. Чөнки ул безнең ансамбльгә йөкләнде һәм анда бөтен республика коллективлары — 800 гә якын артист катнаша. Өр-яңадан әзерләргә кирәк. Сер түгел, сәнгатьтә шәхси тормышны, үз эшләреңне мондый тыгыз вакытта читкәрәк куеп торырга туры килә. Казан шәһәр филармониясендә киләсе сезонга әзерләнәбез. Хәзер ике спектакль өстендә эшлибез.
Ел азагында “Казан” бию ансамбле каршында эшләп килүче балалар студиясе чыгарылыш концертларын әзерли. Шәһәр буенча 800 гә якын балабыз бар. Шуларның ел нәтиҗәләрен барларга кирәк, имтихан, ачык дәресләр, ата-аналар белән аралашу… Аларга атап өч концерт эшләнә.
— Өйдә хәлләр ничек?
— Вакыт тыгыз дисәм дә, өйдә дә пыр туздырабыз (көлә). Эш белән генә чикләнеп булмый. Фатирда тулы куәтенә ремонт бара. Мин бөтен нәрсәгә глобаль яктан тотынам. Стеналарга хәтле күчерәм. Әлеге дә баягы, эш тыгыз булгач, артык җәелергә кул гына җитеп бетми. Тормыш иптәшем Илнар бик тырыша. Ул бөтен эшне үз өстенә алды. Мин шунда матур гына, тәтиләп кенә торам инде. Обойлар, җиһаз сайлыйм.
— Балалар зурдыр инде?
— Кызлар үсә. Олысы Ясминә IX сыйныфны тәмамлады. Аның чыгарылыш имтиханнары. XI сыйныфка мәктәптә кала. Ул башта нәфис гимнастикага йөрде, 8 яшьтән биеде. Барабанда һәм гитарада уйный. Инглиз телен бик әйбәт белә, җиңел сөйләшә, фильмнарны тәрҗемәсез карый, чит ил классикасын бик ярата. “Адымнар” мәктәбендә укый. Аишәбез V сыйныфны тәмамлады. Җырлап йөрде дә хәзер биюдә. Ул да быел “Адымнар”га күчә. Үземә: “Ике балабыз да мәктәпне тәмамлаганда, инглиз телен тулысынча белергә тиеш”, — дип максат куйдым. Үзем дә шактый вакыт чит телләр өйрәндем. Гомумән, күп укыган кешене хөрмәт итәм.
— Кем булырга хыялланалар?
— Кечкенәсе, артистлыкка барам, дип күп сөйләнә. Драма артисты булу турында хыяллана. Моңа сәләте дә бар. Әни кебек тә, әби кебек тә буласым килә, ди. Олысы күбрәк социология, психология ягына тартылыр, дип уйлыйм. Бәлки, тәрҗемәче булыр.
— Эшеңдә, яңа проектларда уңышлар, Чулпан!
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru