Мамадышта Юрис абый Шәкүровны белмәгән кеше юктыр. Аның турында федераль каналлардан да сөйләделәр. Күпләр яратып Юрис бабай дип йөртә үзен. Ул махсус хәрби операциядәге егетләргә мунчалар ясап илтә. Без элемтәгә чыккан көнне дә солдатлар янында иде.
— 26 майда 25 тоннага якын йөк төяп, Украинага кузгалдык. Егетләргә Мамадыш, Түбән Камадан җыелган гуманитар ярдәмне тапшырдык. Ике мунча алып килдем. Берсе Севастополь ягына, икенчесе абыемның улы Ранис хезмәт иткән Авдеевка шәһәренә җибәрелде. Ранисның хатыны бик тырышты, акчалата да ярдәм итте. “Иремне видеога төшереп кайтсагыз, шул җитә”, — дип озатып калды. Хәрби операциягә 38 нче мунча алып киләм инде. Тиздән кайтырга кузгалабыз, — ди Юрис абый.
Бер айда 4-5 мунча ясарга өлгерә ул. Бу эштә хатыны Инария апа, иганәчеләр, авылдашлары, өч улы да ярдәм итә. Алар — барысы да танылган көрәшче, спорт осталары. Прицепларны әңгәмәдәшем Алабугадан сатып ала, мунчаның каркасы металлдан эшләнгән, тышы калай, эче җылылык саклый торган материал белән түшәлгән, ләүкә сыман утыргычы да бар, миче тимердән. Мунчаның озынлыгы — 2,5-3 метр, киңлеге — 1,5 метр тирәсе. Кайберләрендә мунча алды да бар.
— Мунчаны сораучылар күп. Әле бу юлы да 3 заказ алдык. Солдатлар: “Беренче чиратта безгә ипи кирәк булса, икенчесе — мунча. Ашап көч алсак, мунчада тәнне ял иттерәбез. Алгы сызыкка керер алдыннан рухый көч туплыйбыз”, — ди, — дип сөйли Юрис абый. Кайбер мунчалар медицина пункты ролен үти икән.
— Донецкида егетләрнең медицина пунктлары шартлагач, алар мин калдырган мунчаны яралыларны бәйләү өчен бина итеп кулланган. Су бар, җылы. Тагын бер мунчаны госпитальгә җибәрделәр, — ди Юрис абый. Бу юлы хәрби операциягә килгәч, элек ясап калдырган мунчасын үзе яккан.
— Бер кочак утын белән 10-15 минутта әзер була мунча, — ди әңгәмәдәшем.
Аның Украинадан әйләнеп кайтуын авылдашлары да түземсезлек белән көтә. Мамадыш районының Норма авылында бер чара да аннан башка узмый. Ул 1995 елдан бирле авылда Сабан туен алып бара, сөлге җыю йоласын оештыра, “Габдулла” чишмәсен карый. Мамадышта ел саен ятимнәр, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме уздыра. Авыл көннәре үткәрә. Быел республика күләмендә “Ел ир-аты” исеменә лаек булган. Әле матур итеп рәсемнәр дә ясый. Табигать күренешләрен, кошларны сурәтләргә ярата. Районда аның күргәзмәләре уза.
— Россия Герое Рәсим Баксиков белән аралашып торабыз. Бер картинамны алып китте. Спорт белән сәнгатьне яраткан кеше картаймый, юмарт кешегә Аллаһы Тәгалә өстәп биреп тора, — ди 65 яшьлек Юрис абый. Сезнең кебек игелекле, ярдәмчел кешеләр арабызда күбрәк булсын иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.