• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“СӘХНӘДӘ СИРӘК КҮРЕНҮНЕҢ СӘБӘБЕ БАР”

“СӘХНӘДӘ СИРӘК КҮРЕНҮНЕҢ СӘБӘБЕ БАР”

Җырчы Илдар ӘХМӘТОВ — Тукай районы Боерган авылы егете. Балачактан җырлый, төрле конкурслардан кайтып керми. Киләчәген җыр белән бәйләячәген шул вакытлардан ук чамалый ул.
— Мәктәптә XI сыйныфка калмадым. IX сыйныфтан соң Әлмәт музыка көллиятенә юл тоттым. Вокал бүлегендә дүрт ел укып, башкалага килдем. Биш ел Казан дәүләт консерваториясендә белем алдым. Җырчы булырга тугыз ел укыдым, — ди Илдар. — Беркайчан әйткәнем юк иде: Казанга килеп урнашуым өчен әти-әнигә, яшьтән үк мине җитәкләп конкурсларга йөрткән абыема, студент чорында гел терәк булган Диләрә апага зур рәхмәт!

“ХЕЗМӘТ ЮЛЫ КОМБАЙННАН БАШЛАНДЫ”
— Илдар, балачак ничек узды? Каникулда колхоз кырларында эшләргә туры килә идеме?
— Балачак күңелле узды. Авылда эше дә эләкте инде. Җир җитәрлек, мал-туар күп иде. Төрле түгәрәкләргә йөрергә дә җай таптык. Гер күтәреп, баскетбол уйнап үстек. Гер спортына аеруча зур басым ясадым. Яшьтән шуның белән шөгыльләндем. Хәзер дә Сабантуйларда гер күрсәм, көрәшчеләр келәмгә тартылган кебек, кызыгам. Тик соңгы елларда бик шөгыльләнгән генә юк. Абый армия сафларында булып кайткач, колхозда икәү комбайнда эшләдек. Ул яктан да бераз стаж бар.
— Ә тулай торак тормышы күңелдә ничек сакланып калган?
— Әлмәттә укыганда да, Казанда да тулай торакта яшәдем. “Общага” дөньясы бик яхшы таныш. Аның файдасы да тиде. Яшьлектә ул тормышны күрү кирәк булган. Кеше белән аралашу, дуслар табу, төрле фантазияне эшкә җигеп, барлы-юклы ризык белән ашарга пешерүләр… Тулай торакта яшәп, пешекче дә булып чыктык. Хәзер күп студентлар алай мәшәкатьләнми, сатып алып кына ашый. Без башкачарак булдык.
Казан дәүләт консерваториясендә тирән белем алдык. Остазларыбызга рәхмәт. Тик ул чакта алган консерватория белемен күз алдыма китерәм дә хәзерге тормышта бераз гына үкенгән чаклар да була.
— Ни өчен?
— Чөнки хәзерге яшьләргә аның кадәр белем кирәкми дә кебек сизелә. Үзем шунда укыгач, вокал бүлеген әйтәм инде. Кем әйтмешли, бүгенге эстрадада бераз мөгрәсәң, шул җиткән. Тирәнгә китеп тормыйлар, алай да бара. Җырлауның үз культурасы, ноталарны дөрес, көен төгәл итеп башкару дигән өлешләре дә бар. Кайбер җырчыларны тыңлагач: “Бу төшендә менә шулайрак”, — дип әйтеп җибәрергә иде, дим. Без алган белем хәзер төшеп калган, югалган сыман. Менә шунысы бераз борчый. Белем алмау һәм белмәүчәнлек мәдәниятебезне аска сөйри. Әллә ни алга барыш юк. Кайбер җырчылар: “Ууу, син консерватория бетердеңмени?” — дип киңәшләр сорый торган иде. Ә хәзерге яшьләргә барыбер. Ничек тели, шулай җырлый. Алар киңәш тә сорый белми, тыңлап та тормый.

“ҮЗЕМӘ ҮЗЕМ ИГАНӘЧЕ”
— Татар эстрадасында профессиональ эшчәнлегең кайсы елларда башланды, Илдар?
— 2005 елда Казанга килдем. “Барс медиа” компаниясенең гөрләп торган чагы. Килешү төзеп эшләп киттем. Көллияттә соңгы курста укыганда, алар Әлмәт, Чистайда кастинг оештырган иде. Чистайда үткәрелгәненә барып катнаштым. Казанда шушы компания белән эшли башлаячакмын, дип уйламадым да. Студент өчен шулай туры килүе шәп булды. Үзенә күрә бер акча эшләү чыганагы, яхшы багаж да. Тәҗрибә тупладым, шоу-бизнесның эчке кухнясын өйрәндем.
— Продюсерың кем иде?
— “Барс медиа”да Радик Артемьев, Фәрит Таишев, Гөлнара Абаевалар белән эшләдек. Аларның тырыш эшчәнлеге күпләргә яхшы таныш. Кайсы артистка нинди җыр туры килә, шуны дөрес сайлап бирәләр иде. Радик Артемьев — бөтен яклап продюсер! Ишетә белә, халыкка нәрсә кирәген бик яхшы аңлый.
— Соңгы елларда эстрада эшчәнлеге буенча бераз күләгәдәрәк булдың кебек. Бу нәрсә белән бәйле иде?
— Хәзер бөтен әйбер дә финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Балалар үскән саен бигрәк тә. Соңгы клипны кайчан төшергәнне хәтерләмим дә. Хәзер иганәчеләр табу, алар белән эшләү модада. Һәм алар, чынлап та, бик кирәк. Мин дә эзләп карадым. Таба алмагач, үземә үзем иганәче булдым. Яңа җырлар яздырам, радиоларга биргәлим, интернет челтәрләренә дә куям. Тагын өч җыр эшләп чыгарырга торам. “Татарча солянка” концертларына чакыралар, Сабантуйларга күп дәштеләр. Бик зур массакүләм чараларда күренмәсәк тә, халык арасында йөрибез. Артистлар күп бит, төрлесе төрлечә тырыша. Кирәк булса, мин бар якка да ачык.
— Эстрададан тыш, өстәмә эш ачкан идең кебек?
— Казан янындагы бер шифаханәдә сәнгать бүлегендә эшләдем. Сигез ел хезмәт куйдым һәм китәргә булдым. Хәзер ваграк кибетләр белән эш итәм. Аз-маз, ипи-тозлык табыш кертәм. Кем әйтмешли, балалар үстерергә җитә. Аллага шөкер, зарланмыйбыз.

“МАТУР ИТЕП ЯШӘП КАЛАСЫ КИЛӘ”
— Әти-әниең пай җирләре белән эш итә иде, Илдар. Фермерлык тармагы нихәл?
— Авылда әниебез Сәрия, әтиебез Әнвәр матур гына яшәп яталар. Гаиләдә без өч бала. Апам Ризидә гаиләсе белән Боерганнан 60 чакрым ераклыктагы Мерәс авылында яши. Татар теле һәм әдәбиятын укыта. Фермерлык дип, берничә гектар пай җире иде ул. Җирләр белән хәзер абыем Ирек эш итә. Ул да туган авылда төпләнеп калды. Гаиләсе белән аерым йортта яшиләр. Мал асрыйлар, сыерлары бар. Җай чыкканда, без дә кайтып булышырга тырышабыз. Әти-әнигә бәрәңге утыртышырга кайттык. Әле чүбен утап килдек. Аннары төбен өясе бар.
— Ландыш белән ничә ел бергә гомер итәсез инде?
— Гаилә корганыбызга 17 нче ел китте. Ландыш — Казан кызы. Авыл тормышын бик ярата. Белгечлеге буенча икътисадчы. Бәби ялыннан соң гимнастика мәктәбендә эшли башлады. Үз йортыбыз белән Зур Клыкида яшибез. Күңелле тормыш мәшәкатьләре басты. Өч бала үстерәбез. Олысы Ислам IX сыйныфны тәмамлады. Имтиханнары төгәлләнде. Бер уку йортына керергә җыена. Сайлаган юнәлеше бар. Уртанчы балабыз Айдар V сыйныфны тәмамлады. Кызыбыз Әмирәгә 6 яшь тула, балалар бакчасына йөри. Әкрен генә балалар тәрбиялибез, бөтен игътибар аларга.
— Үз йортыгызда бакча эшләре нихәл?
— Бәрәңгене авылда утыртабыз. Аннан алып киләбез. Монда бәрәңгегә җир юк. Кечкенә бакчабызда помидор, кыяр үстерәбез. Чөнки балалар да, үзем дә бик яратабыз. Көн саен әле каймак, әле үсемлек мае белән болгатып, салат ясап ашыйбыз. Соңгы арада яшел тәмләткечләр үстерә башладык. Помидор-кыяр салатына төрлесен өзеп турыйбыз. Ландыш кышкыга төрле салатлар әзерли. Авылдан да, күрше-тирәдән дә алма алып, компот ясыйбыз. Анысын кайнатып, үзем дә яхшы әзерлим. Алма белән виноградны кушып та кайнатабыз. Балалар компот ярата. 3 литрлы 35-40 ар банка әзерлибез. Икенче сезонга хәтле җитә.
— Кайларда ял итәсез?
— Шәхси тормышны, кайларда йөргәнемне бик яктыртырга яратмыйм, социаль челтәрләргә чыгармыйм. Моны кирәк дип санамыйм. Бәлки, ул зур ялгышымдыр да. Ләкин күңел халәте шундый. Ел саен гаилә белән Төркиягә ял итәргә барырга тырышабыз. Хәзер инде бәяләре дә бик кыйбат. Бергә ял иткәндә, күңелле, тынычрак. Тормыш иптәшем белән икәү генә дә барып карадык. Ләкин балалар дип, өйгә кайтасы килеп, сагынып, юньләп ял итеп тә булмады. Алдагы елларда ничек булыр, анысын әйтә алмыйм. Кайберәүләр: “Нигә кирәк ул ял? Әнә, машинаңны алмаштыр, җырлар яздыр, тегесе-монысы…” — ди. Балаларга күрсәтәсе, ялны, сәяхәтләрне үземнең дә күреп, матур итеп яшәп каласы килә. Гомер бер генә, җырымдагыча, гомер генә — бер бөртек! Аллага шөкер, торыр урыныбыз бар, ашарга ризык җитә, өстебез бөтен. Барыбыз да сау-сәламәт, исән-имин булыйк. Илләребез тыныч булсын, иң зур теләк шул.
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru