Авыллар бетүе шуннан аңлашыла — елдан-ел ташландык йортлар күбәя. Бик күңелсез күренеш: хуҗасыз өйләрне куаклар басып китә. Нәтиҗәдә авыллар шомлы бер җиргә әйләнеп бара…
Чистай районының Уракчы авылында әлеге проблема өлешчә чишелгән — бирегә дүрт таҗик гаиләсе килеп урнашкан. Барлыгы егерме кеше алар. Яхшымы бу, әллә киресенчә, уйландыра торган хәлме? Уракчыга баргач, шушы мәсьәләне өйрәндем.
“ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ГЕНӘ ТОРАЛАР”
Уракчы — чагыштырмача яшь авыл, 1928 елда оешкан. Ул елларда Татар Талкышыннан берьюлы биш кечкенә авыл аерылып чыга. Аларның инде икесе юк та икән, ә менә өчесе матур гына яшәп килә, шул исәптән Уракчы авылы да. Бүген салада 135 кеше гомер итә, 50 хуҗалык бар.
1928 елда Уракчы ике урам булып оеша һәм ул бүген дә шулай. Яшел чирәмле киң урамнарны күреп ис китте: болын диярсең!
Нәкъ башка авыллардагы кебек үк монда да ишелгән берничә йорт күрдем. Ә яшәргә яраклы буш өйләр юк дәрәҗәсендә. Алай-болай йорт сатмаслармы дип, таҗиклар тагын көтеп тора икән.
Уракчыга иң беренче булып төпләнгән гаилә — Сәедов Айситдин белән аның җәмәгате Михриниссо. Алар өч ел элек күченеп килгән. Башта күп итеп яшелчә үстерсәләр, хәзер маллар да алганнар. Аларны күбрәк хатын-кызлар карый, ир-атлар эшкә йөри икән.
— Күчеп килгән гаиләләр тәртипле, — дип сөйләде Татар Сарсазы авыл җирлеге башлыгы Салих Мусин. — Нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр. Аннары аларда өлкәннәргә карата ихтирам көчле. Әле үзара сөйләшкәндә, Айситдин: “Балаларыгызны эшләтмисез, ялкау булып үсәләр бит”, — ди. Чынлап та, хәзер авылларда да балалар эш рәте бик белми, ә аларда бу яктан бик катгый таләпләр куелган. Әти-әни утырып тора, балалар йөгереп йөри анда.
— Таҗик гаиләләре татарча беләме соң? — дим.
— Кайберләре аңлый инде, ләкин сөйләшә алмыйлар. Алар белән күбрәк русча аралашабыз. Үзбәкләр булса, аңлашыр идек, тик таҗик теле татарчага бөтенләй охшамаган.
Уракчы авылының мулласы Җәүдәт хәзрәт Гомәров та килгән кешеләрне фәкать яхшы яктан телгә алды. Әле күптән түгел таҗиклар Мәүлид бәйрәме уздырган, барысы да мәчеткә намазга йөри икән.
— Зират чистартырга, өмә ясарга кирәк булса да, таҗиклар иң беренче булып килә, — диде Җәүдәт хәзрәт. — Йортлар ишелеп ятканчы, яшәсеннәр. Әнә хәзер урам тулы бала-чага.
Уракчыда мәктәп юк, шуның өчен биредә балалар Татар Сарсазына барып укып йөри. Шул исәптән таҗик балалары да. Сүз уңаеннан, Татар Сарсазында да берничә шундый кайткан гаилә бар икән.
— Әлбәттә, уку сыйфаты кимеде, — дип сүзгә кушылды Татар Сарсазы төп белем бирү мәктәбе директоры Гөлнара Закирова. — 33 баланың 12 се таҗик. Алар бик тәртипле, тыңлаучан, әмма белем дәрәҗәсе аксый инде. Кайберләре мәктәпкә килгәндә яхшылап русча да белми иде. Шулай булгач, монда югары уку сыйфаты турында сөйләп булмый. Бердәнбер уңай ягы — балалар саны кимеми. Юк, бу зарланып әйтү түгел — хәлдән килгәнчә эшлибез. Таҗик ата-аналар да үзләренчә тырыша: алар укытучыларга олы хөрмәт белән карый.
“МОНДА ҖӘННӘТ!”
Татар Сарсазы директоры белән Сәедовлар йортына бардык. Гаилә башлыгы капка төбенә үк чыгып каршы алды. Аңа берничә хатын-кыз да ияргән. Кул биреп күреште ул:
— Беренчедән, авыл халкына бик рәхмәтлебез, безне шундый җылы кабул иттеләр, — диде Айситдин Сәедов. — Уракчыда халык бик гади, балаларыбызны мәктәп автобусы килеп ала, кайтарып куя. Бу бит нинди олы хөрмәт! Татар Сарсазы мәктәбе коллективына да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә: балаларга яхшы белем бирәләр. Без монда үзебезне чит итеп тоймыйбыз.
Хуҗалар өйләренә чакырды. Биредә күп нәрсә үзгә: идәнгә утырып ашыйлар, шунда ук йоклыйлар. Ул арада хатын-кызлар табын корды: сарык итеннән шулпа әзерләгәннәр һәм көлчә (лепешка) пешергәннәр.
— Бездә кунакны сыйламыйча җибәрсәң, хөрмәт итмәү санала, — диде хуҗабикә Михриниссо.
Баксаң, әлеге гаиләдә көн саен көлчә пешерәләр. Ишегалдына сарай ясап, шунда тандыр салып куйганнар. Хатын-кызлар учакны үзләре яга, көлчәне дә үзләре пешерә, ир-атлар күбрәк күзәтүче ролендә генә.
— Сез монда шундый күп, барыгыз да бер йортта яшиме? — дим хуҗабикәгә.
— Юк, балалар күрше өйләрдә яши. Айситдин белән дүрт ул, бер кыз үстердек. Дүрт балабыз да монда, бер улыбыз гына Кытайда яши. Ул анда дәрәҗәле уку йортында белем ала. Аллага шөкер, балалар укымышлы безнең. Бер улыбыз Таҗикстанда медицина университетында 6 ел белем алды, аннары КДМУда 2 ел укыды. Хәзер Чистай районы хастаханәсендә кардиолог булып эшли. Ул инде гаиләсе белән Чистайда. Нәкъ менә шул улыбыз безне монда яшәргә чакырды да.
— Татарстанда тормыш шартлары яхшыракмы? — дим.
— И, чагыштыра торган да түгел. Таҗикстанда авылларга газ, су кермәгән, хәтта утны да вакытлап кына бирәләр. Ә монда барысы да бар, җәннәт бу!
Сәедовлар хуҗалыгында ун сыер, җитмешләп сарык бар. Ашлыкны, печәнне сатып алалар. Ике улы, бер кызының гаиләсе — барысы бергә маллар карыйлар. Кыскасы, аш та, эш тә уртак.
Гаилә башлыгы көн саен Уракчы мәчетенә йөри икән, шуның өчен дә татарчаны бераз өйрәнгән.
— Чистай районында таҗиклар шактый, — диде Айситдин Сәедов. — Безнең ыруның җитәкчесе Чистай мәчетләренең берсендә имам булып тора. Очрашкан саен ул безнең хәлләрне сораша. “Балаларыгызга да әйтегез: җирле халыкның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнсеннәр. Без — килгән кешеләр, димәк, аларның законнарына буйсынырга тиеш. Шул чакта гына татулык булачак”, — дип киңәш бирә. Бу фикер белән тулысынча килешәм.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
…Күңелдә шактый каршылыклы тойгы калды. Бер карасаң, буш йортларда яңадан тормыш кайный башлаган, урамнарда бала-чага йөгерешә. Икенче яктан, татар авыллары үзенең кыйбласын югалта, менә монысы бик аяныч. Дин бер булса да, гореф-гадәтләр, йолалар бөтенләй башка. Юк, аларны начар да, яхшы да димим. Алар үзгә халык. Янә бер проблема — алар татарча белми, ә бит ана телебез гомергә авылда сакланган. Тагын егерме-утыз елдан Уракчыны ни көтә? Бөтенләйгә таҗик авылына әйләнмәсме? Шундый уйлар белән кайттым Чистайдан. Хәер, Уракчы гына түгел, башка авыллар белән дә ни буласын белмәгән…