МИЛӘҮШӘ НИК ЧӘЧӘК АТМЫЙ?

МИЛӘҮШӘ НИК ЧӘЧӘК АТМЫЙ?

Миләүшә гөле (фиалка) ник чәчәк атмый дип сорау­чылар күп. Беренчедән, зур чүлмәккә утыртылган, икенчедән, ян сабакчалар җибәреп үрчеп бет­кән гөл чәчәк атмый.

Зур чүлмәктә чәчәк ата торганы — күптәнге сортлар. Сортлы миләүшәләргә биеклеге 7 см, диаметры 9 см лы кечкенә чүлмәк кирәк. Тирән, киң чүлмәккә утыртсагыз, ул тамыр үстереп бетермичә, чәчәк атмаячак. Миләүшә ­тамырлары чүл­­мәк кырыена тия башлагач кына чә­­чәк атарга керешә. Зур чүл­мәк­тә тамыр үс­тер­гәндә, яфрак күп чыгара. Ян са­бак­чаларын даими өзеп торырга ки­рәк, аларны пин­цет белән алырга уңай­лы. Тө­бе калса, чир­ләргә мөм­кин. Сабакчасын алган урын­га активлаштырылган күмер сибегез. Зуррак ян сабакчаларны утыртып куя аласыз.

Ян сабакчаны чәчәк яфрагы белән бутамагыз. Чә­чәк яфрагы очлырак булып чыга (1 нче рәсем).  Шиклән­сәгез, яф­ракның бераз үс­кәнен ­кө­те­гез. Ян сабакча чәчәк угы җи­­бәрми. Көчен аны үс­те­рер­­гә биреп, гөл чә­чәк ат­­­мая­­чак. Аскы рәттәге карт яф­­ракларын да алыгыз (2 нче рәсем).

Туфрагы тыгыз булса, кип­­сә яки артык су сибелсә дә чәчәк атмый. Суны әз-әз­ләп чүлмәк кырыеннан гына сибегез. Бүлмә тем­пера­турасы 20-25 оС бу­лырга ти­­еш. Ике елга бер туф­рагын алыштырыгыз. Фиал­калар­га фосфор кер­гән ашлама сибе­гез. Азотлысын чәчәк атып бетергәч, яф­рак үстерсенгә генә си­бәр­­гә кирәк.

Эльмира ИСХАКОВА, Казан.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх