Бездә үстерү өчен яхшы помидор сортлары белән таныштырсагыз иде. Аларны кайчан чәчәргә икән? Помидорны бакчага да, теплицага да утыртабыз, әмма бик озын сабаклылары ошамый.
Зәйтүнә, Арча районы.
Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
— Үзем дә яңа төрләр белән кызыксынам һәм ел саен 20-25 сортны сыныйм, алар арасыннан ошаганнарының орлыгын алам. Кыска сабаклылардан иң югары уңыш бирә торган сорт — “Монгольский карлик”. Помидорлары 200 граммлы. Ул иң беренче кызара башлый һәм кырауларга кадәр уңыш бирә. Тәрбиягә талымсыз, бәйлисе, ян сабакчаларын өзәсе юк. Тамырдан 4-5 сабак чыга һәм җиргә ятып үсә. Су сип тә, помидорын җый.
Тагын “Ляна” сортының сабагы биек үсми, уңышы югары, помидорлары 100-150 граммлы. “Дамский угодник”ның помидорлары озынча, тозлар өчен яхшы, уңышы югары. Тагын кыска сабаклылардан: “Взрыв”, “Ямал”, “Сладкий мой”, “Любаша” сортларын атый алам.
Теплицада югары уңыш бирә торган һәм тәмле, эре помидорлы сортлар: “Розовый мед”, “Клюв орла”, “Русский любительский сладкий” һәм башкалар. Аларны бер яки ике сабаклы итеп формалаштырырга кирәк.
Помидорны грунтка яки теплицага утыртырга 65-70 көн кала чәчәргә кирәк. Тишелү өчен 5 көн кирәк, димәк, үсенте даими урынга утыртканда, 60-65 көнлек булырга тиеш. Тәҗрибәле бакчачылар иртәрәк тә чәчә, чәчәк ата торган үсентене утырта һәм яхшы уңыш ала. Биек үсә торган сортларны ян сабакчаларын өзеп, формалаштырырга кирәк. Үсенте озын үссә дә куркыныч түгел. 15 см очын кыйгачлап кисеп алып, банкага суга утыртырга була. 5-6 көннән ул тамыр җибәрәчәк.