Чүлдә генә очрый торган дөяләр акрынлап үзебездә дә күренә башлады. Бу җылы як хайваннарын асраучылар сирәк булса да, бар. Шуларның берсе — Тукай районы Боерган авылында яшәүче фермер Фаил абый Хөснетдинов.
Фермерның мал-туары җитәрлек. 20 гә якын аты, 30 лап савым сыеры, 600 дән артык сарыгы, кәҗәсе дисеңме… Аларга өстәп, Оренбург өлкәсеннән дөяләр алып кайтканнар, ишәкләре дә бар.
— Африка дөяләре сыман түгел болар, салкынга чыдам, буйлары 2 метрга җитә, шуңа да биек абзар кирәк булгач, күрше Колыш авылының иске колхоз фермасы бинасын сатып алдым, — ди Фаил абый.
Дөяләр бишәү, бәләкәче бирегә кайткач туган. Йоннары яз көне үзе коелып бетә икән. Сыер кебек үк тукланалар. Печән, салам, арпа, солы ашыйлар.
— Кәбестә яфрагын яраталар. Бигрәк тә пекин кәбестәсен үз итәләр. Ашауга талымсыз. Җәй көне суны күп эчәләр, — ди Фаил абый.
Хөснетдиновлар малларга фураж, катнашазыкны да үзләре әзерли. Техникалары җитәрлек, тегермән сатып алганнар. Сөттән экологик чиста продукт әзерлиләр. Даими клиентлары бар. Люция апа белән Фаил абыйга өч баласы да булыша. Җиде оныгы да хезмәт яратып үсә. Сарыкларны, гадәттә, корбанга саталар. Дөяне дә корбанга суярга була. Әмма Хөснетдиновлар аларны башка максат белән алган: кызлары Инзилә авыл туризмын үстерү теләге белән яна башлаган.
— Без — авылныкылар. Бу канга сеңгән. Дүрт балабызга сәләтләрен камилләштерергә мөмкинлекләр булганга гына Чаллы шәһәрендә яшәргә туры килә. Ялларда, җәй көннәрендә гел авылда булабыз. Әти — тәҗрибәле фермер. Бездә мал-туар җитәрлек. Мондагы тормышны “Инстаграм”га куя башлагач, кызыксынучылар, килеп күрергә теләүчеләр артты. Шуннан авыл туризмы белән кызыксынып киттем. Авылыбыз табигатьнең гүзәл почмагында — Ык буенда урнашкан. Монда туризмны үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, — ди Инзилә.
Туризм балалар өчен дә кызык һәм файдалы булыр иде, диләр.
— Җәй көне меңләп каз алабыз. Балалар телефоннан аз булса да аерылып тора, бәбкә карыйлар. Шәһәр балалары арасында: “Бу нинди кошлар?” — дип сораучылар бар. Кошларны, мал-туарны таныту, авыл тормышы белән таныштыру өчен дә кирәк туризмны оештыру. Тик дәүләт ярдәменнән башка булмый. Койма тотканда баганалар өчен генә дә 50 мең сумнан артык акча китте. Дөя булу бер хәл, кешегә матурлык күрсәтергә кирәк. Бу — чыгымлы эш, — ди Инзилә.
Хөснетдиновлар бу проектны Авыл хуҗалыгы министрлыгына тәкъдим итәргә, авыл туризмын җәелдерергә хыяллана. Тик әлегә бу программа тулы көченә эшләмәгәнгә, грант өчен документлар кабул ителмәгән. Дөяләрне Сабан туена алып чыгарга җыеналар.
— Моңа кадәр бәйрәмнәргә ишәкләрне алып бара идек. Балалар аларны күргәч сөенә, фотога төшәләр. Быел дөяләрне дә алырбыз, мөгаен. Чыдам, сөйкемле, сабыр бу хайваннар күпләрнең күңеленә хуш килер. Дөя төкерә, диләр, тик безнекеләр андый түгел, әдәплеләр, — дип елмая Фаил абый.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.