Беребез дә гөнаһсыз түгел. Кеше гамәлләре белән генә түгел, теле, күзе, күңеле белән дә гөнаһ кыла ала. Ислам динендә гөнаһлар ике төрле була: олы һәм кече. Олы гөнаһларны кайбер дин әһелләре — 150, икенчеләре 700, ди. Казанның “Рәшидә” мәчете имамы, Россия Ислам институтының белемне күтәрү үзәге җитәкчесе Габдулла хәзрәт ГЫЙЛӘҖЕВ белән олы гөнаһларның иң куркынычлары турында сөйләштек.
“Олысыннан саклансаң, кечкенәсеннән ерагаерсың”
— Габдулла хәзрәт, иң башта гөнаһның нәрсә икәнен аңлатыгыз әле.
— Гөнаһ ул — кешенең ахирәттә газаплануына сәбәп булачак сүзләре, эшләре, хәрәкәтләре. Ислам динендә гөнаһ ике төргә бүленә: олы һәм кече гөнаһлар, ләкин кайбер ислам галимнәре: “Гөнаһның кечкенәсе, зурысы булмас”, — дип, бу бүленешкә каршы чыга. Гомумән алганда, гөнаһларны ике төргә бүлгән галимнәр Коръән аятенә нигезләнә: “Әгәр Аллаһ тарафыннан тыелган гөнаһларның зурларыннан саклансагыз, сездән кечкенә гөнаһларны да ерагайтырбыз һәм сезне шәрәфле бер урынга күтәрербез” (“Ниса” сүрәсе, 31 нче аять).
— Иң олы гөнаһларга тукталып үтик әле. Ни өчен алар куркыныч булып санала?
— Гөнаһның кайсы да куркыныч, аның һәрберсе өчен җавап бирәсе булачак. Аллаһка тиңдәш кылу иң зур гөнаһлардан санала. Икенчесе — кеше үтерү. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Кем дә кем һич сәбәпсез бер мөэминне мәкер белән үтерсә, ул үтерүченең җәзасы җәһәннәмдер һәм ул анда мәңге калыр…” (“Ниса” сүрәсе, 93 нче аять). Кеше — Аллаһ бар кылган мәхлуклар арасында иң камил булган заттыр. Мөселман булса да, булмаса да, Аллаһ яраткан һәр кешенең бу дөньяда яшәргә хакы бар. Адәм баласын бар итү, үтерү, ягъни аңа гомер һәм үлем бирү Аллаһы Тәгалә карамагында гына. Хаксыз рәвештә кеше үтерергә ярамый, бу гамәлне Аллаһ гафу итми. Раббыбыз кичермәгәнгә дә бу гөнаһлар иң куркынычы булып тора.
“Урлау — мал талау гына түгел”
— Зина кылу да олы гөнаһлардан саналамы?
— Әйе, зина кылу барлык диннәрдә дә зур гөнаһ булып исәпләнә. Чөнки зина кылу кеше өчен генә түгел, милләт һәм җәмгыятькә дә зур зарар китерә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә боера: “Зина кылмагыз. Шик тә юк, ул бер әдәпсезлектер һәм начар бер юлдыр” (“Бәни Исраил” сүрәсе, 32 нче аять). Зина кешеләрнең вә гаиләләрнең исемен вә шәрәфен пычратыр, абруен төшерер. Зина аркасында баланың никахсыз тууы бар, шуңа аның нәселе беленмәскә мөмкин, йогышлы чирләр таралу ихтималы зур. Зина аркасында кешеләр арасында ызгыш-талаш килеп чыга, бу хәтта үлемгә дә сәбәп булырга мөмкин. Зина сәбәпле калеб каралыр, иман зәгыйфьләнер, әхлак бозылыр.
Ислам динендә гаилә тормышы никах белән башлана. Кызганыч, хәзерге заманда яшьләр никах укуга зур әһәмият бирми, никахсыз яшиләр. Бу да — олы гөнаһ. Әле ул балалар гына түгел, әти-әни өстендә исәпләнә торган гөнаһ. Шуңа күрә балаларга вакытында никах укытырга насыйп булсын.
— Гарәп илләрендә урлаган өчен хәтта кулны кисәләр дип ишеткәнем бар.
— Урлау — башка кешенең малын яки акчасын рөхсәтсез йә яшерен рәвештә алу, үзләштерү. Урлау ислам динендә хәрам гамәл санала. Бу хакта Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 188 нче аятендә, “Ниса” сүрәсенең 29 нчы аятьләрендә хәрам кыла. Урлау — малны талау гына түгел, ә бәлки, сату-алу эшләрендә киметеп үлчәү, малның бәясен нигезсез арттырып, тиз арада күп акча эшләү, мылтык белән куркытып, кибетне, кешеләрне талау.
Олы гөнаһларның тагын берсе — исерткеч эчемлек куллану. Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыелган эшләрнең берсе бу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисе дә бар: “Кешене исертә торган һәр нәрсә хәрамдыр”. Чөнки исерткеч эчемлек һәртөрле явызлык, начарлыкка, кайгы-хәсрәткә сәбәпче булып тора. Отышлы уеннар уйнау да — гөнаһлы гамәл. Җиңел юл белән акча табу максаты кешеләр арасында үч алу теләген уятырга, дошманлыкка китерергә мөмкин. Отышлы уеннар җәмгыятьтәге татулыкны бозар. Аллаһы Тәгалә “Маидә” сүрәсенең 90 нчы аятендә: “Әй, мөэминнәр, исерткеч эчемлек эчү, отыш уены, сыннар һәм отыш уены өчен ясалган уклар — шайтан гамәленнән булган пычрак гамәлләрдер”, — ди.
“Кичерелми торган гөнаһлар нинди?”
— Олы гөнаһлар йөздән артык, аларны санап чыгып булмыйдыр.
— Әйе, иң мөһиме — гөнаһ нинди булса да, олымы, кечеме, аннан саклану кирәк. Кайчакта кеше үзе дә сизми гөнаһ кыла. Мәсәлән, тормышта күп күңелсез хәлләр ялган, хәйлә, золым кылу, дошманлык, тынычсызлык аркасында туа. Аллаһы Тәгалә безгә: “Ялган сүзләрдән сакланыгыз”, — ди (“Хаҗ” сүрәсе, 30 нчы аять).
Яла ягу — кешене ялган сүзләр белән урынсызга гаепләү, һич булмаган эшләр белән халык арасында аның дәрәҗәсен төшерү. Бу гөнаһ кешенең теленә хуҗа булмаганлыктан килә. Гайбәт сөйләү үләксә итен ашауга тиң! Гайбәт — кеше үзе булмаганда, аның артында яман сүзләр сөйләү.
Тәкәбберлек — үзеңне башкалардан өстен күрү. Ул ислам динендә хәрам. “Аллаһ мактана торган тәкәббер кешеләрне яратмый”, — диелә “Ниса” сүрәсенең
36 нчы аятендә. Һәрнәрсәдә малны һәм башка нигъмәтләрне сәбәпсез әрәм итүдән — исрафтан сакланырга кирәк. Кемнең дә булса эшеннән яки байлыгыннан сәбәпсез көнләшү дә — гөнаһ. Хөсетлек кешеләр арасындагы татулыкны, бердәмлекне бетерә.
— Гөнаһлар өчен нинди җәза каралган?
— Җәһәннәмдәге иң җиңел газап — гөнаһлы кешене күмергә бастырырлар, шушы хәлдән кешенең баш мие кайнар. Җәһәннәм уты җир йөзендәге иң көчле уттан 70 тапкыр көчлерәк. Шушы ут кешеләрне тубыкка кадәр, билгә йә бугазга хәтле йотар, бу газапка рия белән, ягъни башкаларга күрсәтер өчен генә намаз укыган, зәкәт биргән, Коръән укыган тәкәббер кешеләр дучар булыр.
Хәрам эчемлек кулланучылар җәһәннәмдәге башка кешеләрнең тир суын эчәр. Зина кылучыларның битләре яначак, ди имам Бохари. “Духан” сүрәсенең 43-46 нчы аятьләрендә: “Хакыйкатьтә, җәһәннәмдә үскән Зәккум агачының бик ачы җимеше — явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. Эрегән җиз шикелле. Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кебек кайнар”, — ди.
— Аллаһка тиңдәшлек итү, кеше үтерү — кичерелми торган гөнаһлар, дидегез, тагын кайсылары гафу ителми?
— Кичерелми торган гөнаһлардан боларга өстәп, сихерчелек белән шөгыльләнүне дә әйтер идем.
— Гөнаһлар кичерелсен өчен нишләргә?
— Тәүбә-истигъфар кылырга һәм яңадан шушы эшкә кайтмаска дип Аллаһка сүз бирергә кирәк. Аллаһы Тәгалә һәр бәндәгә рәхимле, шәфкатьле, тәүбәләрне кабул итүче, кичерүче.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фотода — Лаеш районы Каип авылы мәчете
Илназ ГАЙНАНОВ фотосы.