Апас районы Кызылтау авылында яшәүче Фидания Садриевага, әнисе үлгәндә, нибары 12 яшь була. Әтисе Фиргать, бертуган апасы Наилә аның иң авыр вакытларында төп терәгенә әйләнә. Гел әни янәшәсендә үскән кыз ачы югалтудан үзенә тынычлык таба алмыйча интегә. Нурия әнисе рухына үткәрелгән Коръән ашында финик төшләрен җыеп бара. Күрше Сания апасына кереп: “Тәсбихне ничек ясарга?” — дип кызыксына. Шул көнне кызчык аны эшли дә. “Хәзер әнием төсен йөрткән тәсбих — минем өчен иң кадерле ядкәр, аны күз карасыдай саклыйм”, — ди Фидания апа. Күптән түгел ул биш вакыт намазга баскан. Күңеленә тынычлыкны да дингә килгәч тапкан.
— Елына берничә тәсбих ясамыйча калмыйм, — ди әңгәмәдәшем. — Аларны иң якын туганнарыма бүләк итәм. Кул эшләренә осталык әнидән киләдер. Чөнки ул безгә җылы свитерга кадәр бәйли иде. Юка пешерергә дә аннан өйрәндем. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Яман шешне җиңә алмады. Мәктәпне уртача билгеләргә тәмамладым. Апаста пешекче һөнәренә укыдым. Балалар бакчасында да эшләргә туры килде. Хәзер өйдә булсам да, бер минут та тик утырганым юк. Мунчала, оекбаш бәйлим, сорап килүчегә чалбар балагы да кыскартам. Кул эшләрен башкарганда, еш кына ирем Фәнис тә миңа кушыла. Киңәшләрен бирә, илһам өсти. Аеруча изолоннан чәчәкләр ясаганда, аның тырышлыгыннан башка булмый. Ул миңа чыбыкларны бөгәргә һәм кисәргә ярдәм итә.
— Әле яраткан эшең берникадәр акча китерсә, күңелгә тагын да рәхәттер…
— Иң беренче чиратта яраткан шөгыль табыш белән беррәттән күңелгә тынычлык алып килергә тиеш. Ирем Фәнис мәктәптә оператор булып эшли. Эретеп ябыштыручы буларак та төрле җиргә чакыралар. Аллага шөкер, үзебез тапкан мал җитә. Олы кызым Диләрә Ульян ягында кияүдә. Кечкенә кызыбыз Эльвина быел IX сыйныфны тәмамлый. Үзем кул эше белән мавыга башлагач, күңелемдә йөрткән киемнәрне, кирәк-яракларны сатып ала башладым. Бераз тырышсаң, күп булмаса да, табышы да керә. Төсле, күзгә ташлана торган балалар оекбашларын — 320, зурларныкын 380 сумга сатам. Заказ биргән кешене күз алдымда тотып эшлим. Туганнарымны да иҗат җимешләрем белән шатландырырга тырышам. Бертуган апамның улы Нариман төсле оекбашларымны үз итә. Аякка тиз һәм җайлы киелгәч, ул аны “тиз кия торган оекбаш” дип атый. Хәзер апам Наиләнең тәкъдиме белән шундый башмак бәйли башладым. Халык яратып ала.
Фидания Садриева күп сөйләшергә яратмый, тыйнак кеше. Аның тормышта никадәр сабыр, матурлыкка мөкиббән киткәнен кул эшләреннән дә чамаларга була. Көненә берничә сәгать вакытын кул эшенә багышламаса, күңеле тыныч түгел. Хәзер түземсезләнеп яз килгәнен көтә. Бакча тутырып чәчәк, яшелчәләр үстерергә ярата. Кыш көне дә дистәләгән гөлләре күзне иркәли. Яраткан шөгыльләре аңа һәрчак шатлык китерсен.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.