Быел ураза апрельгә туры килә. Яз көне кеше болай да витаминнар җитмәүдән, хәлсезлектән зарлана. Сусыз организм талчыкмасын өчен нишләргә? Уразада дөрес туклану хакында гастроэнтеролог Диләрә МӨХӘММӘТҖАНОВА белән сөйләштек.
— Диләрә, ураза тотучы язгы авитаминозны булдырмас өчен нишләргә тиеш?
— Чынлап та, яз көне витамин җитмәү аркасында йокы килү, хәлсезлек, тиз кызып китү, тән тиресе корылану һәм башка билгеләр күзәтелергә мөмкин. Авитаминоз булмасын өчен, төрле БАДлар да кулланырга мөмкин анысы. Әмма сәламәт организм барлык витаминнарны, минералларны ризыктан ала. Шуңа да организм талчыкмасын, ураза җиңелрәк узсын өчен, дөрес тукланырга гына кирәк. Ашаган һәр нәрсә файдалы булырга тиеш. Гомумән, уразага алдан әзерләнү мөһим. Табиб белән киңәшләшеп, сәламәтлегеңне тикшертергә кирәк. Әгәр кеше физик эш йә акыл белән уйлап эшли торган хезмәт башкарса, уразада чакта ял алырга була. Тагын бер мөһим нәрсә — җитәрлек йокларга кирәк. 22.30 сәгатьтән дә калмый яту мөһим.
— Кайберәүләр уразаның беренче көннәрендә баш авырту, тән температурасы күтәрелүдән зарлана. Бу нәрсә белән бәйле?
— Моны сәламәтләнү кризлары дип атарга булыр иде. Гади итеп аңлатканда, токсиннар иң элек майда туплана. Ураза тотканда күзәнәкара матрикста патологик аксымнар, шул исәптән онкологик күзәнәкләр үз-үзләрен тарката. Токсиннар канга бүленеп чыгарга мөмкин. Бу вакытта интоксикацион синдром булгалый. Гадәттә, баш авырта һәм әйләнә, хәлсезлек, эч китү күзәтелә. Кешенең сәламәтлегендә проблемалар күбрәк булган саен, бу халәт катлаулырак уза. Шуңа да уразага кадәр алдан аз-азлап ач торырга өйрәнергә, су режимын көйләргә кирәк. Организмга су җитәрлек күләмдә кергәндә, бөер, эчәклек, лимфа системасы да дөрес эшли.
— Кемнәргә ураза тотарга ярамый?
— Моны һәр кеше табиб белән хәл итәргә тиеш. Кайберәүләр дару эчү графигын үзгәртә алмый, кемгәдер озак вакыт ризыксыз тору ярамый. Исламда авыру кешегә ураза тотмаска рөхсәт ителә. Инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә, ашказаны-эчәк системасы авырулары кискенләшү стадиясендә булучыларга, 1 нче типтагы шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, бөер чирләреннән интеккәндә ураза тотарга киңәш итмәс идем.
Хроник авырулары булганнарга ураза башланырга бер-ике ай кала сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. Гомумән, сәламәт кеше дә алдан әзерләнсә, рамазан ае башланганчы рационны үзгәртсә, атнасына бер-ике тапкыр нәфел уразасы тотса яхшы.
— Сәхәрдә нәрсә ашарга киңәш итәсез?
— Әгәр табиб күрсәтмәсе буенча кайбер ризыклар чикләнмәгән икән, сәхәр вакытында аксым һәм майларга бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Углеводлардан кергән энергия озакка җитми. Шуңа да баллы ризыкларны чамасын белеп кулланырга кирәк. Көне буена җитсен дип, күп итеп ашарга тырышмагыз. Бу сәламәтлеккә зыян китерәчәк. Сәхәргә кадәр ач карынга 1 стакан җылы су эчү файдалы. Аннары 10 минуттан тагын 1 стакан су эчәргә. 30-40 минут узгач, ашарга була. Сәхәргә яшелчәләр, эретелгән сары май, курдюк, зәйтүн, каз, ат мае, сыйфатлы атланмай, урбеч (төрле орлыклар, чикләвекләр кушылган катнашма), авокадо, брокколи, төсле кәбестә, ташкабак, глютенсыз ярма боткалары, карабодай, дөге, сөяк шулпасы, сыйфатлы балык, ит ашау туклыклы.
— Ифтарда ничек тукланырга?
— Авыз ачканда шулай ук иң беренче эш итеп 1 стакан җылы су эчү файдалы. Аннары ике финик ашарга була. Намаз, дога укыганнан соң, тагын 1 стакан су эчәргә кирәк. Ашказанына авырлык килмәсен өчен, ифтарда чамасын белеп ашарга киңәш ителә. Организм нәрсә теләгәнне ишетергә өйрәнегез. Үзегезне тыңлагыз. Клетчаткага бай ризыклар файдалы. Ул яшелчә, җиләк-җимештә күп. Шуңа да ифтарда пешерелмәгән яшелчәләрдән ясалган салатлар булсын. Кайнар ризыкка итне парда йә томалап пешерсәң яхшы. Ураза вакытында консервланган, баллы, камыр ризыкларын, ярымфабрикатларны чикләп тору дөрес булыр. Туйганчы ашарга кирәкми.
— Кайбер кеше сару кайнаудан (изжога) зарлана.
— Башта сару кайнауның сәбәбен ачыкларга кирәк. Әгәр бу еш борчый икән, уразага кадәр кимендә ике ай кала табибка барып тикшеренегез, дәваланыгыз. Ризык саруны кайнатмасын өчен, йокларга ятарга 2-3 сәгать кала ашамаска киңәш ителә. Эч катуны булдырмаска кирәк. Билдәге каешны нык итеп кысып йөрмәскә, гәүдә авырлыгын көйләргә (артык симез дә, нык ябык булу да әйбәт түгел) киңәш ителә. Сару кайнауны дарулар белән дә дәваларга мөмкин.
— Күп кеше ураза вакытында җиләк-җимеш ашый. Аның зыяны юкмы?
— Ач карынга ашасаң, кайбер җиләк-җимеш ашказанының лайлалы тышчасын ярсытырга мөмкин. Кайнар ризыктан баш тартып, җиләк-җимеш белән генә туклансаң, дөрес булмас. Чөнки бу очракта организм энергия белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәячәк. Алма, банан, груша, әфлисун, мандаринны төп ризык ашаганнан соң десерт буларак аз-азлап кулланырга ярый.
— Уразада чикләвек ашау да көч кертә, диләр.
— Чикләвекнең файдасы күп. Аны дөрес кулланырга кирәк. Чикләвектә җимешне саклый торган фитин кислотасы бар. Ул ризык эшкәртелүгә комачаулый. Шуңа да бу кислота кешегә зыян китермәсен өчен, чикләвекне ашаганчы суда тотарга киңәш ителә. Әйтик, кешьюны — 6, фундук, әстерхан, эрбет чикләвеген кимендә 8 сәгать, миндальне 12 сәгатькә кадәр суда тоту дөрес. Суны гел алмаштырып торырга туры киләчәк. Кайбер табиблар ул суга тоз, лимон кислотасы, алма серкәсе салырга куша. Аннары чикләвекне яхшылап юарга һәм киптерергә кирәк.
— Уразаның сәламәтлек өчен файдасы нидә?
— Ризык белән бергә организмга токсиннар үтеп керү кими, ашкайнату системасы җайга салына. Ураза баш мие, нерв системасына уңай тәэсир итә, организмны чистарта.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.